23 февраль Ватанны Саклаучылар көне белән котлаулар, шигырьләр

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!



Бәйрәм бүген, олы бәйрәм,
Лачын егетләр бәйрәме!!!
Кулларында һәрберсенең,
Булсын чәчәк бәйләме!!!

Дан сезгә Ватан сакчылары,
Зур хормәткә сез лаек!!!
Барыбызда чын йөрәктән,
Без аларны котлаек!!!

Хәрбер егет горурланып,
Бәйрәм итә бу көндә!!!
Саулык теләп барысына,
Кала ул теләгендә!!!

Хөрмәт сезгә, һич онытылмас,
Сезнең данлы хезмәтләр!!!
Дөньялар да тыныч булсын,
Бәхеттә үтсен гомерләр!
(Рөстәм Кәримов)

***
Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме

Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка

Байлык — муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.

***
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.

Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.

***
Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!

***
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар.

***
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

***
Туган жирдэн аерылып, еракларда –
Конне тонгэ, тонне конгэ ялгап,
Туган илнен иминлеген саклап,
Изге эштэ — хезмэттэ син, Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгэн:
Хезмэт сорый – олы рухи Биеклекне,
Куэт эстэп, армый-талмый Кунегуне,
Туземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!

Бэйрэм белэн сине, батыр солдатыбыз!
Сине хэркон искэ алып утэбез!
Изге бурычынны яхшы тэмам итеп
Исэн-имин кайтуынны котэбез.




Ватанны саклаучылар коне – кыюлык, намус hэм батырлык коне белэн котлыйбыз сезне.
Бу кочле рухлылык, чын ир-егетлəрнен батырлык, намус хəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга хəм халыкка хезмəт иту — уз илен ихлас союче гражданнарнын хəрвакыт топ максаты булды хəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнен бугенге буыны хəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнучелəр, илебезнен куркынычсызлыгы, туганнары хəм якыннарынын тормышы очен жаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгэ хэм гаилэлэрегезгэ тыныч кук йозе, ныклы сэламэтлек, бэхет, муллык , хэр эшегездэ унышлар телибез.

***

Тиздэн мужиклар бэйрэме,
Нэрсэ булэк итэбез?
Эллэ инде бу бэйрэмне,
Онытып,узып китэбез.

Носки, башмак не вариант,
Бэйрэм саен бирелэ.
Кемнэр, нэрсэ бирэ бирэ микэн,
Кадерле ирлэренэ.

Дус кызымнан сорагач,
Бик тиз жавабын тапты:
«Берни дэ бирмим быел,
Зарплатасы эз кайтты.

Утка, газга, суга житми,
Садикка тулисе бар.
Акчасы оч тиен чыга,
Еще булэген дэ ал.

Жирно булыр, обойдется,
Мин ана узем булэк,
Минем кебек хатыннар,
Булса да, бик нык сирэк!»

Икенче дустым елмаеп,
«Чэч турайткычы»,диде.
«Чонки узе уткэн елны,
Шуруповерт мина бирде.

Хэзер шулай жайлаштык,
Булэклэр эшкэ ярый.
Баш ватып та торасы юк,
Хэркем кирэген сайлый».

Оченче дустым иренэ,
Була хушбуй булэк итмэк,
Чонки ана  «AVON»да,
План тутырырга кирэк.

Уйланырга вакыт та аз,
Тиздэн бит бэйрэм житэ.
Дуслар, кемнэр ирлэренэ,
Нэрсэлэр булэк итэ??

***

Туган җирдән аерылып еракларда —
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә — хезмәттә син, солдат!

Ата -баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый олы рухи биеклекне.
Куәт эстәп армый-талмый күнегүне,
Түземлекне, батырлыкны, егетлекне.

Бәйрәм белән сине батыр солдатыбыз!
Сине һәр көн искә алып үтәбез.
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыңны көтәбез!

***

Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.

Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.

Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!

Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гаиләгезгә һичкайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.

Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

***

Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Тормышта сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез.

***

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул — тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.

Ул — солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.

***

Сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Тормыш юлы гел такыр гына түгел, бәлки шулай булуы хәерлегә дә. Алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк бит. Син шулардан тәм, ләззәт табып алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетең ташып торсын.

***

Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык — куанычлар, озын гомер телибез!

Ирләр булыйк —
мәхәббәттә жинелгәндә,
чигенгәндә.
Кайгы хәм шатлык килгәндә.
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә.
Акыл хәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә…

Ирләр булыйк — ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Бәйрәм белән!!!

***

Ватан — ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

***

Солдат хәтере

Һәр ел саен, февраль якынлашкач,
Хәтирәләр телә бәгырен.
Туган йортларыннан читкә киткәч,
Кем белә соң солдат кадерен?

Һич онытмый: армиягә дигән
Повестканы тотып кайтканын.
Сөйгән ярын кочагына кыскач,
Сизмәде дә таңның атканын.

Әти-әни фатихасын алып,
Иртәгесен чыгып киттеләр.
Иптәшләре белән кочаклашып,
«Авыл көе»н җырлап үттеләр.

Муенына тезгән яулыкларны
Болгады ул кулы талганчы.
Тау башына җитеп, туган авылы
Күренмәслек булып калганчы.

Әнисенең яшьле күзкәйләрен
Җилләр инде ерак алдылар.
Күз алдында алар ике елга
Он(ы)тылмаслык булып калдылар.

Военкомат ишек алларында,
Шеренгага алар тезелде.
Туган яклар, райондашлар белән
Бик озакка юллар өзелде.

Дулкынланып торган чәчләре дә
Пеләш башка хәзер әйләнде.
Дед-солдатлар, әллә кемнәр кебек
Тик торганда килеп бәйләнде.

Әни бәлешләрен алыштырды —
Кәбестәнең тонык шулпасы.
Авыр шинельләрдән йөгергәнне,
Һичкенә юк инде он(ы)тасы.

Солдат киемнәрен, минут санап,
Ничә тапкыр киеп-саласы.
«Марш-бросок» дигән приказларны
Килми хәзер искә аласы.

«Отбой»лары көтеп алынса да,
«Подъём»ына килми торасы.
Килә иде кайчак командирның
Авыз-колакларын борасы.

Казарманың пычрак идәннәрен
Юган чаклар һаман исләрдә…
…Иң рәхәте — туган яктан килгән
Хатлар уку иде кичләрдә!…

Җиде йөз дә утыз көнне солдат,
Минутларны санап уздырды.
Ничә күн итекнең баш(ы)на җитте,
Күпме портянкалар туздырды.

Сагындырды, бик-бик сагындырды,
Туган яклар керде төшләргә…
…Авылына кайтып җитте әнә…
Ниләр көтә??? Белмим. Нишләргә???

Туган йорты. Каршы алырга дип,
Бар туганнар килгән җыелып.
Әни елый… Әнә сөйгән кызы,
Көчкә генә тора тыелып.

Ул тешләгән ипи кисәккәен,
Куйган булган, ана, сакларга.
Шул телем бит аны исән-имин
Алып кайткан туган якларга.

…Еллар узды. Саг(ы)нып көтеп алган
Сөйгән яры әл(е)дә янында…
…Һәр ел саен, бәйрәм якынлашкач,
Хәтирәләр кайный җанында.
Гөлнара Нургаязова (Зарипова)

ИХЛАСТАН