Балага теләк (әнисеннән)

БАЛА ТУУ/С РОЖДЕНИЕМ РЕБЕНКА

Нәкь …… ел элек, Син — минем татлы җимешем, баллы балам — бу дөньяга аваз салдың! Аллаһы Тәгалә миңа иң кадерле буләк — Сине буләк итте…

Минем иң бәхетле көнем иде ул. Шул көннән башлап, Син минем тормышымның яме,яшәвемнең мәгнәсенә әйләндең, балам!  Мин синең авырлыклар күрми,тормышның сикәлтәле юлларын, җиңеллек белән генә үтүеңне телим!

Мин сине бик яратам, горурланам. Син бәхетле булсын өчен, көчемнән килгәннең барсын да эшләргә риза.. Аллаһы Тәгалә сине ярдәменнән ташламасын, хәвеф хәтәрләргә очратмасын иде…

Барлык хыялларың чынга ашып, һәрвакыт куанып, сөенеп яшәргә, туганнарыңа һәрвакыт урнәк, таяныч булырга язсын! Балам — син минем таянычым, өметем, горурлыгым!

Мәңге яратып туймас-мәхәббәт җимешем, бәхетле бул, балам!!!

ИХЛАСТАН