Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә безнең «Ихластан котлаулар сайты» сезнең якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне матур шигырләр, котлау сүзләре, теләкләр белән сөендерер дип ышанып калабыз.
Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәм йөрәк түремнән.
Бәхетегез сезнең ташып торсын,
Уңыш булсын һәрчак янәшә.
Бәйрәм бүген диеп кояш көлә,
Бар табигать котлап эндәшә.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Яшәгез сез кадер-хөрмәттә.
Куанычлар сезгә насыйп булсын,
Яшәгез лә наз, мәхәббәттә.
***
Гүзәл затлар! Сезне хөрмәт итеп,
Тәбрик итәм ихлас күңелдән.
Чәчкәләргә төреп, бик бәхетле,
Гомер телим йөрәк түремнән…
Киләчәктә барыр юлыгызны,
Урасын тик шатлык, мәхәббәт,
Язмышыгыз нурлы, назлы булсын,
Җанда булсын саулык, бәрәкәт!
Хатын-кыз — безнең дөньябыз,
Хатын-кыз — галәмебез…
Хатын-кызга багышлана
Безнең бар гамәлебез.
Без аларның Мәҗнүне дә,
Без аларның колы да…
Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми
Күңелнең бер кылы да.
Без мәңгелек тоткыннар бит
Хатын-кыз кочагында.
Яндыра алар тереләй
Мәхәббәт учагында
Жәлләп тормый алар безне,
Сабыштыра юләргә.
Ир-ат әзер хатын-кызның
Кочагында үләргә.
Хатын-кызсыз шигырь кошы
Күңелгә кунмас иде,
Әлеге шигыремнең дә
Кирәге булмас иде…
Яраттыра ала безне
Илаһи затлар гына!
Хатын-кызлар илаһилар!
Ә без — ир-атлар гына…
(Роберт Миңнуллин)
Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
Бәйрәм белән котлыйм әле кызлар!
Безнең бәйрәм-язлар бәйрәме.
Ак бәхетләр генә теләп торсын
Кулыбызда чәчәк бәйләме.
Рәхәтләнеп көлеп яшик әле
Боегу ул безгә килешми.
Сәләмәтлек, тыныч тормыш безгә
Алып килсен язлар килешли.
Барыбызга кояш нурын сипсен
Бүләк итеп якты көннәрен.
Бирсен Раббым карап сокланырга
Матур-матур тормыш гөлләрен.
Һәрбер көннең кадерләрен белеп
Яшик әле, әйдә гөрләшеп.
Иртән искән назлы җил егете
Йөрсен безгә бәхет өләшеп.
(ватсап челтәреннән)
Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.
Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!
Алла коллары түгел без,
Без – мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.
Сөюдә дә талант кирәк.
Без – талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт – Таһирлар.
Үзегез генә белмисез –
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.
Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.
Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!
Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!
Иңегезгә кунсын фәрештәләр,
Сагышлардан Сезне сакласын!
Җан әрнеткеч бала кайгыларын-
Һич күрергә Сезгә язмасын!
Әниләр һәм изге дәү әниләр,
Апалар һәм гүзәл сеңелләр!
Кодачалар… Уңган кодагыйлар,
Балдызкайлар… Алчак җиңгиләр!
Озын гомер… Якты аяз көннәр,
Чын күңелдән Сезгә юллыйбыз!
Сезгә атап котлаулар язабыз,
Сезгә атап җырлар җырлыйбыз!
Ирек Габдрахманов
Язның иң гүзәл бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Кадерлем, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Бервакытта да авырмый, дөньяларны яктыртучы кояш булып, гел балкып, елмаеп, нур сибеп, рухландырып яшә.
***
И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.
Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.
Яратырга өйрән аз булса да, үз-үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.
Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.
И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!
Түшәмгә генә төкер бүген,
Кырын ятып диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.
Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гөнаһ булыр аларга.
Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!
8-нче Март бәйрәме белән кызлар!!!
Бүгенге бәйрәм иртәсен,
Каршы алыйк елмаеп.
Сөйгәннәргә үпкә булса,
Йөрмик әле турсаеп
Безгең бәйрәм,безнең бәйрәм,
Бүген бар да алиһә!
Безне котлап бүген хәттә,
Яз җилләре дә исә!
Шатлыкка күмелсен күңел,
Гаиләбез булсын тыныч.
Салкын җилләр керә алмас,
Мәхәббәт булса корыч.
Бәхет телим һәммәбезгә,
Янда булсын туганнар.
Дусларның да булсын бары,
Ышанычлы булганнар!!!!
Халидә Асхадуллина
Ходай безне артык сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан,
Бер гүзәл зат булсын җирдә, дипме,
Кабыргасын алып ир-аттан.
Зифа буй-сын биргән, матур бит-йөз…
Әз-мәз генә акыл өстәгән.
Нечкә, моңлы йөрәк биргән безгә,
Шашып типкән назлы хисләрдән…
Безнең тырыш куллар аша Ходай
Гаилә учаклары яктырган.
Ана булу дигән изге эшне
Хатын-кызга Ходай тапшырган.
Без – әниләр, сеңел һәм апалар,
Артык булмасак та ир-аттан,
Ходай безне ныграк сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан.
Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.
Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.
Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк –
Аннан тормыш яңара.
Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын күңелдән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, Гүзәл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар күрсәтү көне.
Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сүрәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!
Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халык ара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.
Буген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстэвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшэкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакэтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!
Читтә яшәүче туганнарны, дусларны котлау
Еракларда яшәгәчтен
Күрмәсәм дә үзләрен
Юллыйм әле бәйрәм белән
Тәбрик итү сүзләрен
Кабул итеп алыгызчы
Миннән изге теләкләр
Бәхет-шатлык, сәламәтлек
Телим мин чын йөрәктән
Һәр яңа көн бүләк итсен
Сезгә бары куаныч.
Шатланышып яшик дуслар
Ил-көннәр булсын тыныч.
(Ихсан Нурисламов)
Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!
Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!
Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!
(Роберт Миңнуллин)
Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.
Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.
Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.
Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
(Роберт Миңнуллин)
Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
(Роберт Миңнуллин)
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.
Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.
Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.
Әни дә сез апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.
Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр
***
Мөхтәрәм ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.
Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!
Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине — … (апа, сеңлем)
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык нурга әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.
Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!
Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә —
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!
Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.
Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда — космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.
Без һәммәбез «әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне — дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша.
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
Менә килеп җитте тагын
Кояшлы ямьле язлар.
Бәйрәм тантанасын тоеп,
Шатлана хатын-кызлар.
Сигезенче март көнне
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кызларга бүләк итәбез
Гөлчәчәкләр бәйләмен.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!
Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Яз бэйрэме тосле, назлы шул сез,
Куз алмаслык ,хуш китэрлек — матур бит сез.
Нечкэ кунелле, чын саф союле, сихри кочле,
Яз кояшы тосле жылы, лэззэт бит сез.
Кимемэсен беркайчанда булган хислэр,
Нурлы булып янсын сезнен ,сихри кузлэр.
Чын йэрэктэн телим сезгэ — изге телэк,
Буыннарнын дэвамына сез бик кирэк
Язнын беренче бэйрэме,
Гузэл хатын — кыз коне,
Шул вакытта ачыла инде,
Бар егетлэрнен теле :
Доньянын ин чибэр кызы,
Котлыймын бэйрэм белэн,
Шигырь юлларыма кушып,
Чэчэк бэйлэме бирэм,
Сэламэт бул,озак яшэ,
Елмай да син ,кол генэ,
Соеп — соелеп кенэ тор,
Игътибар булсын кон дэ!!!
Хатын-кыз ул нэфис чэчэк,
Иркэне, назны соя;
Кадер белмэгэн кулларда
Хатын-кыз шинэ, коя.
Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сина жылысын сибэ;
Олы хормэт курсэтмэсэн,
Ул сула, аннан кибэ.
Хатын-кыз ул ал тан кебек,
Кон башлана анардан;
Хатын-кызны саклау кирэк –
Аннан тормыш янара.
Мин язларга сине тинлим, энкэй,
Якты язлар кебек карашын.
Кунелендэ бары изгелеклэр,
Якты юллар гына ярасын.
Хэрвакытта алда барасын.
Мин жэйлэргэ сине тинлим, энкэй,
Шундый жылы синен кочагын.
Яшэгез сез, этием белэн икэу
Сундермичэ яшэу учагын.
Мин жэйлэрдэ сина очамын.
Мин козлэргэ сине тинлим, энкэй,
Сары сагыш сары козлэрдэ.
Уткэргэнсен купме югалтулар,
Алар чагыла синен йозлэрдэ.
Упкэлэмэ, энкэй, козлэргэ.
Ак кышларга сине тинлим, энкэй,
Ак бэс кунган инде чэчлэргэ.
Ак чэчлэрдэй ак кунеллэр белэн
Язсын энкэй диеп дэшэргэ,
Ак кышларда бергэ яшэргэ!
Энкэйлэргэ алла ярдэм бирсен!
Аларгадыр ботен авырлык.
Энкэйлэргэ безнен
Йолдызлардан
Я кояштан хэйкэл салырлык…
Давылларга каршы китэбез без,
Утлар-сулар купме кичелэ!
Туган ойгэ юлны онытабыз —
Э энкэйлэр барсын кичерэ.
Якын дуслар ташлап китэ безне,
Хыялларын куплэр югалта.
Энкэйлэргэ кайтып егылабыз —
Э энкэйлэр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синен белэн бергэ соенэ дэ,
Кайгыларын булса — тарата.
Жан жылысын тоя кунелебез,
Энкэй кочен тоя кулыбыз…
Безгэ бер дэ упкэлэмэсеннэр,
Энкэйлэргэ сэждэ кылыгыз!
Роберт Миннуллин
Сез барында ямь бар жирдэ,
Сез булганда тэм дэ бар.
Сез булганга дэрт бар жанда,
Коч-куэт тэ тэндэ бар.
Сез булганга ижат та бар,
Сез булганга бар сэлэт.
Бу сузлэрне эйтергэ
Нэкъ сез булдыгыз сэбэп.
Эни дэ сез, апа да сез,
Хэм сойкемле сенел сез.
Сез булганга донья нурлы
Чытык йозле тугелсез.
Сездэ кешелек язмышы
Сездэ олуг ометлэр
Шундый телэклэрдэ кала
Жирдэ хэммэ егетлэр!
Кар астында эле кыр юллары,
Лэкин вакыт язга эйлэнде.
Бэйрэм белэн сине — ……. (апа, сенлем)
Котлы булсын донья бэйрэме!
Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык нурга эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл туганкаем,
Котлы булсын язгы бэйрэмен.
Бэйрэм жиле кага тэрэзэгэ,
Яшьлек кайта, жаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдэ,
Кар астында чишмэ уяна.
Ак бэхетлэр телэп, кызыл талда
Елкылдыйлар комеш борелэр.
Котлы булсын матур язгы бэйрэм
Шатлык белэн тулсын кунеллэр!
Балаларыгыз сезгэ “әни”,- диеп,
Яратып һәм назлап әндәшә.
Ирегезнең тугры хатыны сез,
Сез пар килгэн, сез гел янәшә.
Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,
Уңган килен сез бу гаилэдэ.
Эти-эниегез “балам”, — диеп,
“Кызым”,- диеп соя эле дэ.
Абыегыз очен сез — сеңелкэш,
Энегезнен туган апасы.
Сез — могаллим, буген сезнен очен,
Матур сузлэр килэ табасы.
Бэйрэм бүген, сезнең бэйрэмегез,
Эй, хормэтле, затлы хатын-кыз!
Якты тормыш юлы тели сезгэ,
Күк йозендэ янган һәр йолдыз!!!
Эйтэсебез килэ буген
Кадерле энилэргэ —
Бу бэйрэм доньяга килгэн
Кояш нуры сибэргэ!
Бу бэйрэмдэге жылылык
Гасырларга житэрлек.
Сезнен назлы кулларыгыз
Экиятне чын итэрлек.
Читкэ китми, энилэрне
Хаман саклап йорербез.
Эни кушса, эти белэн
Тауларны кучерербез!
Матурлар безнен энилэр
Данлы эшлэре белэн.
Этилэр белмэгэн эшне
Энилэр эшли белэ.
Наз голлэре усеп чыга
Сез уткэн буш жирлэрдэн.
Кабул итегез котлаулар
Безнен кебек ирлэрдэн!
Кем доньяга кеше булэк итэ,
Э кешегэ якты доньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем кунеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга булеп,
Кайгыларга тузем, сабырлы?
Кем елмая жэйге тан аткандай,
Балкып китэ шундук тирэ-як?
Нэфислеге голлэр сокланырлык,
Колэчлектэ ана тиннэр юк?
Кем куллары ойне, жирне ямьли,
Изгелеге улчэу тапкысыз?
Ул, элбэттэ, яшэу чыганагы,
Тормыш яме — Энкэй, хатын-кыз!
Кояш колмэс,
Корыч эремэс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Кол иткэн дэ,гол иткэн дэ хатын-кыз.
Хатын-кызлар табыннарнын бизэге,
Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.
Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн
Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.
Хатын-кыз — ул нур чэчкэседэй сабый,
Назлы, иркэ, баллардай татлы жаный.
Ул — ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.
Бар гузэллек аналардан башлана.
Котлы булсын 8 нче март бэйрэме,
Юлларына голлэр сибелсен,
Март аенын саф жиллэре сина
Бэхет-шатлык кына китерсен.
Кунелен турендэ хичкайчан,
Март кояшы сунмэсен.
Бэхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмэсен.
Кояш колэ, мин елмаям,
8 март буген.
Буген энилэр бэйрэме,
Шуна кунелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын жыям,
Чиста булсын, ак булсын
Энилэрнен кунеледэй
Ботен нэрсэ пакь булсын.
Бэйрэм буген, бэйрэм диеп,
Бар донья колеп торсын
Эни бэйрэме икэнен
Эти дэ белеп торсын
Эти дэ колеп торсын!
Сигезенче март
Эни бэйрэме.
Булэк итэрмен
Чэчэк бэйлэме.
Ничек табарга
кайда чэчэк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.
Энигэ шигырь
Бирдем булэккэ.
«Гомергэ»,-ди ул,-
калыр йорэктэ!
Карлар каплый эле кыр юлларын,
Эмма вакыт язга эйлэнде.
Бэйрэм белэн сине, туганым,
Котлы булсын донья бэйрэме!
Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык конгэ эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл кыз туганым,
Котлы булсын язгы бэйрэмен.
Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,
Яшьлек кайта жанга, доньяга.
Умырзая шыта бу мэллэрдэ,
Кар астында чишмэ уяна.
Чиксез бэхет телэп, кызыл талда
Елкылдаша комеш борелэр.
Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,
Алтын куллы сылу сенеллэр.
Кызларнын була чибэре,
Акыллысы, унганы,
Сойлэшкэндэ теллэреннэн
Кош очыра торганы.
Кызлар япкан ак алъяпкыч,
Озелеп тора биллэре.
Эшкэ оста, сузгэ кыска —
Юк килмэгэн жирлэре.
Кызлар! Сез, могаен, тугансыздыр
Безнен бэхеткэ генэ.
Йортер идек сезне тореп
Затлы бэрхеткэ генэ.
Йэ бэрхете булмый шунда,
Йэ вакыт житми кала,
Олы гонах булыр, сезне
Бэхетле итми кара!
Узегез генэ белмисез —
Сез безгэ бик кадерле,
Купме яшисегез килсэ
Яшэгез шул кадэрле.
Барчагызны да ин куркэм тантаналарнын берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын кунелдэн тэбрик итэм! Язгы кояш нурлары хэм сезнен ягымлы елмаюыгыз белэн яктыртылган бу конне хэрчак туземсезлэнеп котеп алабыз. Чонки ул Сезне, гузэл затларыбызны зурлау, аерата игътибар курсэту коне.
Хатын-кызнын гузэл хэм серле образы гасырлар буена меңәрлэгэн ижади чагылыш тапкан. Лэкин барыбер нидер эйтелми, нидер сурэтлэнми кала кебек тоела. Бу мэнге шулай булыр, чонки сезнен гузэллекнен хэм камиллекнен чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белэн тулып торсын, якын кешелэрегез кадерегезне белеп яшэсен. Безнен кыштан арыган йорэклэребезгэ язнын беренче жылы нуры булып керуче бугенге бэйрэм сэламэтлек, бэхет хэм бәракәт китерсен иде!
Сезне язнын тэуге бэйрэме – Халыкара хатын кызлар коне белэн тэбрик итэбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, анын кунеленэ мэхэббэт тэ, гузэллек тэ, йомшаклык та, ин кочле Ана хислэре дэ, гаилэ учагы жылысы да сыйган.
Буген хатын-кызларнын купчелеге эш белэн мэшгуль. Ул балалар да устерэ, йорт-жирне дэ карый — аны якты хэм жылы итэ, остэвенэ, карьера ясый хэм шушы мен торле мэшэкатьлэргэ чумып калмыйча, узенен нэзакэтлелеген дэ саклый белэ. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык хэм яктылык, мэхэббэт, якыннарыгызнын кунел жылысы хэм игътибары белэн тулып, йозлэрегез елмаюдан яктырып, нурлар чэчеп торса иде!
Коннен яктылыгы кояшта, кукнен бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнен ботен гузэллеге хатын-кызларда. Рохсэт итегез сезне, кешелекнен бизэге булган гузэл затны, шушы искиткеч матур яз бэйрэме
— Халыкара хатын-кызлар коне белэн тэбрик итэргэ… Шушы гажэеп гузэл бэйрэм конендэ елмаеп баккан кояштай хэрвакыт балкып яшэгез. Кунелегездэн шатлык, тэнегездэн саулык-сэламэтлек, йортыгыздан иминлек-бэракэт китмэсен! Бэйрэмегез котлы булсын!
Ир кеше гомерендэ оч эшне эшлэргэ тиеш дигэн эйтем йори халыкта. Агач утыртырга, ой салырга хэм малай устерергэ. Мин бу сузлэргэ хич кенэ дэ каршы килмим, бары тик уземнен тозэтмэмне генэ кертэсем килэ. Булган ир-ат булдыра ул, суз дэ юк! Тик утырткан агачка су сибэргэ, тэрбия кылырга кирэк, э бу эшне ин оста башкаручы — хатын-кыз. Ой салуга килсэк, ой салу — зур сабырлык, коч-хезмэт талэп итэ. Эмма элеге йортны хэрчак похтэ тоту, унайлы иту, жан жылысын ору — хатын кыз гына башкара ала торган гамэл.Малай табу, устеру, тэбиялэу турында исэ эйтеп тэ торасы юк.
Бу сузлэрем белэн нэрсэ эйтэсем килэ: ир-ат ир-ат инде ул, э хатын-кыз шул ир-атны ир иткэн, йортлы иткэн, гаилэле иткэн фэрештэ… Шуна курэ аларны Халыкара бэйрэмнэре белэн ихластан тэбриклик. Аларга сэламэтлек, гузэллек хэм мэнгегэ шулай ир-атнын таянычы булып калуларын телик.
Кояш нурларына, тамчылар чынына торенеп март ае да килеп житте. Табигатьнен язгы узгэреш кичергэн бер мэлендэ без гузэл затларыбызнын ин куркэм бэйрэмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар конен билгелэп утэбез. Язгы кояш нурына кумелгэн элеге бэйрэмдэ мэхэббэт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мэрхэмэтлелек, шэфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мэнгелек кыйммэтлэр чагылыш таба. Бу матур бэйрэм конендэ безнен ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы горлэвеклэр сезнен тормышыгызга жылылык, саулык-сэламэтлек, эшегездэ унышлар, кунел тынычлыгы, кутэренке кэеф, бэхет алып килсен!
Кадерле хатын-кызлар — энилэр,эбилэр, апалар, сенеллэр! Сезне чынкунелдэн 8 Март бэйрэме белэнкотлыйбыз. Сезгэ ин изге телэклэртелибез, якыннарыгызнын игелегенкуреп яшэргэ насыйп итсен сезгэ Ходай.Салкын, озын кышлардан сон килгэнбу беренче Яз бэйрэме, ин гузэлбэйрэмнэрнен берсе. Бу бэйрэм сезгэтормыш яме, яшэу коче остэсен. Бэхет нурында коенып, назга кумелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Кызымны 8 март белән котлау өчен матур сүзләр
Син чәчәк кебек матур! Син кояш кебек елмаясың! Син яз кебек якты! Дөньядагы иң матур, иң бәхетле кыз бул! 8 Март белән котлыйм, кызым!
***
Яраткан кызым! Сине 8 Март бәйрәме белән котлыйм! Беркайчан да төшенкелеккә бирелмә, авырлыкларга бирешмә, һәрвакыт алга бар. Иптәшләрең бары ышанычлы, яхшы кешеләр булсын. Бүгенге матур язгы көн сиңа бары шатлыклы һәм онытылмас хисләр алып килсен. Бәхет синең гомерлек юлдашың булсын! Бәйрәм белән сине!
***
Яраткан кызым минем, беренче яз бәйрәме белән сине! Яз чәчәкләредәй матур бул! Тормышта чын дуслар һәм тугры дуслар сине урап алсын, синең һәр көнең матур мизгелләр һәм якты тәэсирләр белән тулы булсын! Шундый ук шат, күңелле һәм мөләем булып кал!
***
Бүген — 8 март, һәм мин дөньядагы иң матур хатын-кызны — кызымны котларга телим. Синең барлык теләкләрең чынга ашсын, тормышыңда лаеклы яхшы кеше очрасын, якыннарың сине сөендерүдән туктамасын! Сиңа бары тик яхшылык, бәхет, уңышлар һәм шатлык телим!
***
Кызым, бүгенге язгы якты матур көндә котлауларны кабул ит! Тормышыңда һәрвакыт яз булсын, ул сиңа илһам бирсен! Бәхеттән генә күз яшьләрең тамсын, һәр көн сиңа шатлык алып килсен! 8 март белән!
***
Кызым, сине Сигезенче март белән котлыйм! Сиңа бәхет һәм сәламәтлек телим. Онытма, син безнең горурлыгыбыз һәм өметебез. Әти-әниеңне ташлама!