Ак яулыклы Әнием,
Чал чәчле Әтием!
Тик исән булыгыз, картларым!
Без әле бергәләп.
Яшәрбез, яшьнәрбез
Кадерле, сөекле, картларым.
***
Көн дэ сезне котлап кояш чыксын,
Сезне котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Калган еллар имин үтсеннәр.
***
Әни — бит ул — өй кояшы,
Әти — дөнья терәге.
Әти белән әни бергә булганда
Тыныч була бала йөрәге.
***
Яшәгез сез бергә озак-озак.
Ашыкмагыз әле сүнәргә.
Мөмкин булсын безгә, балаларга.
Аз булса да бурыч түләргә.
***
Әти-әни, ике канатым сез.
Мин бит бәхет кошы сез барда.
Сез булганга, бер дэ йөзем чытмый,
Басып барам тере кузларга.
Сез булганга, кылыч йөзлэреннән
Мин елмайган килеш барамын.
Кырыс язмышымның күзләренә
Язгы кояш булып карадым.
Сез булганга егалмады давыл.
Тамырларым сезнең йөрәктә.
Сезнең догаларга башым салам,
Рухым сынып, ярдәм кирәктә.
Әти-әни — алтын канатларым.
Хыялларга кабат юл алам.
Сезнен янда мин һаман да сабый,
Бәхетемә кереп югалам.
Исән генә була күрегез дә.
Тигез, озак яши күрегез.
Бала шатлыгыннан балкып торсын
Гомер буе күңел түрегез..
Әткәй-әнкәй — пар канатым
Язмыш йөген салып иңнәремә,
Үткән чакта тормыш юлларын,
Җан сөенә, җиңеләя адым,
Белеп, янәшәдә сез барын.
Әткэй-әнкәй — минем пар канатым.
Сез булганга, дөньям түгәрәк.
Иңне — иңгә, җанны — җанга куеп.
Яшик әле, яшик бергәләп.
Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе — ул сез икәнсез.
Сезгә саулык телим һәр догамда.
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,
Карыйм сезгә сөеп, яратып…
Ләйсән Кәшфи
***
Безнең өчен иң кадерле, газизлэрдэн-газиз булган эткэй һәм энкэй! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме — картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламэтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дэ мең-мең рәхмәт, эткәй-әнкәй!
***
Олы хөрмәт, чиксез рәхмәт сезгә,
Исән генә була күрегез.
Сезнең белән гамьле тормышыбыз.
Сезнең белән ямьле түребез.
***
Рәхмәтебез чиксез, сау-сәламәт
Күрсәк иде сезне гомергә.
Безгә сөенеч, олы шатлык бары,
Күрү сезне мәңгегә бергә.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен кечегез.
Шуңа дэ сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
***
Ни теләсәк тә аз булыр
Кадерлелэребез, сезгә теләккә.
Аяз булсын тормыш юлларыгыз
Дәрт сүнмәсен сезнең йөрәктә.
Бәйрәмегез белән котлап.
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез,
һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
***
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
***
Безнең өчен иң кадерле, иң изге булган әтиебез һәм әниебез! Сезне бергә …. яшәвегез белән тәбрик итәбез. Тынычлыкта һәм муллыкта, тигезлектә һәм бәрэкәттә үтсен сезнең картлык көннәрегез. Бер-берегезгә терәк булып яшәвегезне, сау-сәламәт булуыгызны телибез.
***
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
…бабай! … әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!
Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбаларИлле ел кулга кул тотынып
Пар былбылдай гомер итәсез
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Бүген сезгә карап сокланабыз
Сезгә ихтирамыбыз арта
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
…бабай! … әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!
Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбалары.
Бик тә җитез элдертте шул
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.
Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.
Алмалары җете кызыл —
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак — алтын көз!
Алтын көздә — яз шатлыгы,
Күңел тулы — якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!ы.
Бик тә җитез элдертте шул
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.
Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.
Алмалары җете кызыл —
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак — алтын көз!
Алтын көздә — яз шатлыгы,
Күңел тулы — якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!
***
Сез табышкан, сез кавышкан
Безнең бәхеткә генә.
Яшәтер идек сезне без
Төреп бәрхеткә генә.
Җил-давылдан саклап кына
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз-
Алтыннарга биргесез.
Безне мәхрүм итмәдегез
Ата-ана назыннан.
Сезгә нинди изгелекләр
Күрсәтсәк тә аз сыман.
Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз hәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны!
* * *
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Сезнең белән торган йорт ямьле
* * *
Сез булганга без дә бик бәхетле
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетледер,
Сезгә озын-озак гомер телибез.
* * *
Рәхмәт сезгә, әти-әни!
Ярый әле икәү яшьлектә
Бер-берегезгә очрап табышкансыз,
Кавышкансыз безнең бәхеткә.
Сез булганга, әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп
Яныгызчы йолдыз шикелле!
* * *
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни туган йортыбыз.
* * *
Әткәй белән Әнкәй булгангадыр
Бөтен яме бездә язларның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели кияү-кызларың.
Сәламәтлек сезне ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
Кайларда йөрсәм дә,
Ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле
Басса да авырлык,
Бар ике юлдашым
Җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре,
Әтинең сүзләре.
Ул күзләр күңелнең
Сафлыгын күзәтә.
Юлыңда ялгышсаң,
Ул сүзләр төзәтә.
Күк булып төбәлгән
Әнинең күзләре.
Җил булып пышылдый
Әтинең сүзләре.
Хәерле юл теләп
Калдылар кул изәп.
Йөргәндә еракта
Юлларда ил гизеп,
Беркайчан онытмам
Җанымны җылыткан
Әнинең күзләрен,
Әтинең сүзләрен.
(Рафис Корбанов)