Мөселман гаиләсендә бала туу бик зур вакыйга, зур сөенеч.Ислам кануннарына туры китереп исем кушу гакыйка корбаны чалу, малай туса сөннәткә утырту – болар барысы да мөселман кешенең изге бурычы. Мөселман кардәшеңнең сабые дөньяга килү хәбәрен ишеткәч нинди сүзләр белән котларга соң?
Баласы туган мөселманны котлау
Баласы туган әти кешегә болай дип әйтергә кирәк:
بَارَكَ اللهُ لَكَ فى الْمَوْهُبِ لَكَ وَشَكَرْتَ الْوَاهِبَ وَبَلَغَ اشُدَّهُ وَ رُزِقْتَ بِرَّهُ
Укылышы: «БәракәАллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү»
Мәгънәсе: Сиңа бүләк ителгән баладан Аллаһы Тәгалә разый булсын. Аллаһыга рәхмәтле бул, сабыегыз үсеп балигъ булсын һәм сезгә аның хөрмәтен күрергә насыйп әйләсен.
Әти кеше түбәндәгечә җавап бирергә тиеш:
Укылышы: «Бәрәкәллаһү ләкә үә барәкә галәйкә. Үә җәзакәллаһү хәйран, үә разакакәллаһү мисләһү үә әҗзәлә сауабәкә».
Мәгънәсе: Аллаһы синнән разый булсын һәм Үзенең хәер-фатыйхасын җибәрсен, әҗер-савапларын бирсен һәм мул итеп бүләкләсен.