Шомырт бәйләме җыры сүзләре һәм тыңлау

Текст песни Шомырт бәйләме

Слова песни / Җыр сүзләре Илсур Хуснутдинов
Музыка / Көе — Зуфар Хайрутдинов

Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдәге шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Шомырт чәчәкләре гел истә,
Очрашасы иде ничек тә.
Кайтсын иде шул чак әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Ак чәчәкләр кабат кулымда,
Очрасаң син бүген юлымда —
Бүләк итеп шомырт бәйләмен,
Язмышымны сиңа бәйләрмен.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Песня Шомырт бэйлэме жыры скачать песню бесплатно или слушать онлайн в исполнении Ришата Тухватуллина

Шомырт бәйләме җырын йөкләү яки тыңлау өчен түбәндәге рәсемгә басыгыз