Кадер кичәсе турында

кадер киче ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

Бүген без Кадер киче турында бераз мәгълүмат биреп китмәкче булабыз. Кадер кичәсе нинди кичә соң ул? Кадер кичэсе ничек уздырылырга тиеш, нинди догалар укырга, нинди гыйбадәтләр кылырга, барысы турында да кыскача карап китик.

Кадер кичәсе Коръәни Кәримнең пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының сәламе булсын) иңдерелә башлаган кичәседер.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйткән: «Рамазан аенда бер кичә бар — ул Кадер кичәсе, бу кичә мең кичәдән дә өстен. Кем дә кем ошбу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төннең уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, дога кылып Аллаһыдан сораса, ул кешенең догалары кабул ителер. Чөнки бу төнне рәхмәт фәрештәләре таң күренә башлауга кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торачаклар», – дигән.

Бу кичәдә изге гамәлләрнең сәвабы башка кичәләргә караганда бик күпкә артыграк. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйткән:

«Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр». (әл-Бохари, 1901; Мөслим, 760)

Кадер киче кайчан була

Кадер кичәсе турында – ул Рамазан аеның 27 нче кичәсендә дигән фикер киң таралган. Чөнки әлеге кичә елның кайсы көненә туры килүе төгәл генә билгеле булмаса да, риваятьләрнең күбесендә Рамазан аеның 27 нче кичәсенә туры килүе ихтимал диелә. Ләкин кайбер галимнәребез бу кичәне Рамазанның соңгы ункөнлегендәге так сандагы кичәләрдән эзләргә куша. Кадер кичәсе билгеләре мондый: ул кичэ бик тыныч кичәләрдән булыр, диелә. Кояш чыкканда, кояшның нуры булмас, дип тә әйтелә.

Кадер киче догасы

Бу изге кичәдә нинди догалар укырга соң? Кадер киче догасы хакында мондый хәдис китерелә. Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһының сәламе булсын) Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Кадер кичендә нинди дога укырга икәнен сорый, Аллаһның илчесе аңа бу доганы өйрәткән: «Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии». (Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!)

Кадер киче догасы укылышы:

«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии».

Кадер киче догасы татарча мәгънәсе:

(Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!)

Билгеле, бу кичә догалар кабул була торган кичәләрдән. Шуңа күрә югарыдагы догадан тыш, үзегез өчен, якыннарыгыз өчен, ил-көннәр тыныч булсын өчен һәм башка, җаныгыз ни тели, шуны Аллаһы Тәгаләдән сорап дога кыла аласыз.

Кадер киче намазы

Хәдисләрдә, бу кичәдә аерым бер төрле намаз уку тәртибе хакында күрсәтелмәгән. Ләкин кайбер китапларда Кадер кичэсе намазы хакында кайбер аңлатмалар бар. Мәсәлән «Гыйбадәте Исламия» китабының (Казан: «Дом печати 2003) 99нчы битендә бу хакта мондый мәгълүмат бар:

Кадер кичәсе намазы дүрт рәкәгать итеп укыла диелгән:

  • Беренче рәкәгатьтә — бер Фатиха сурэсе, өч тапкыр» Кадер сүрәсе укыла;
  • Икенче рәкагаттә бер Фатиха һәм өч Ихлас сүрәсе (КулхуАллаһ);
  • Өченче рәкагаттә бер Фатиха һәм өч Кадер сүрәсе;
  • Дүртенче ракагаттә бер Фатиха һәм өч Ихлас (КулхуАллаһ).

Бу намазга түбәндәгечә ният кылына:

«Йә Рабби! Бу кичә хөрмәтенә, Пәйгамбәребез хөрмәтенә, рәхмәти илаһияң хөрмәтенә минем тәүбәләремне кабул әйлә. Гафуи илаһияңә файзе-илаһияңә вә илаһи изгелеккә катнашлыгы булганнар җөмләсенә керт!».

Намаздан соң бер тапкыр:

Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Лә иләһә илаллаһу. Валлаһү әкбәр Аллаһү әкбәр вә лилләһил хәмд.

Йөз тапкыр:

«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии» — укыла.

Читайте также: Почему нужно знать Аят аль Курси

Кадер сүрәсе

Кадер сурэсе татар хәрефләре белән:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1). Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр.
2). Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр.
3). Ләйләтул кадри хайрумм-мин әлфи шәһр.
4). Тәнәззәлүл мәләәәә-икәту уәррууху фииһә би изни раббиһим минн кулли әмръ.
5). Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр.

Татарча мәгънәсе:

1). Хакыйкаттә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2). Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?
3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер.
4). Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар.
5). Кадер кичәсе — ул иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сурэсе).

Әл-Кадр» сүрәсендә математик могҗизалар
⁃ Бу сүрәдә 30 сүз. Коръән дә 30 җүздән тора.
⁃ Сүрәдә 114 хәреф. Коръәндә дә 114 сүрә.
‎ ⁃ «هى» (һийә) сүзе сүрәдә 27нче сүз булып килә һәм «ليلة القدر» (ләйләтүл кадр) сүзенә карый.
‎ ⁃ «القدر» (Кадр) сүзе сүрәдә 5, 10 һәм 12нче булып килә. Әгәр дә бу саннарны 5+10+12 кушсаң, алар 27гә тигез була. Бу да Кадер кичәсе Рамазан аеның 27нче төненә туры килүгә ишарәли.

Кадер кич Габдулла Тукай

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бу изге кичә хакында Кадер кич дигән шигырь дә язган. Биредә әлеге шигырьне дә китерергә булдык:

Кадер кич Габдулла Тукай

(Сүрәи кадердән)

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»

  • Капугъ — ишек, капка.
  • Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары.
  • Мәлаик — фәрештәләр.
  • Гарше-көрси — күктәге тәхет.
  • Кәлям — сүз.

(«Кадер кич». «Вакыт»ның 1911 елгы 6 сентябрь (839 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, аннары «Балалар күңеле»нең 2 нче басмасына (1911), «Җан азыклары»на (1912) кертелгән. Текст «Җан азыклары»ннан алынган.

Шигырьнең язылу тарихы турында күренекле композитор Мансур Мозаффаров түбәндәгечә яза: «Бервакыт әнием* Тукайдан: «Менә кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы синдә, Габдулла?» — дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу кадер кич елда бер кич…» дип башлана торган шигырен үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка китерде. Бу открытканы мин 1934-1935 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына тапшырдым »**. (*Мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария. ** Азат хатын. 1988. № 4).

Дөнья әдәбиятында Гете, Һәйне һ.б. шагыйрьләр үз иҗатларында Коръән аятьләренә (ә алар борынгы гарәп телендә шигырь белән язылганнар, шуңа күрә «аять»не руслар «стих» дип йөртәләр) мөрәҗәгать иткән кебек, бөек рус шагыйрьләре Жуковский, Пушкин, Лермонтов һ.б.лар да аңа мөрәҗәгать итми калмаганнар. Бу ике шагыйрьнең «Подражания Корану» дип исемләнгән шигырь бәйләмнәре бар. Пушкин, мәсәлән, 9 шигырьдән торган шигырь бәйләмендә генә дә Коръәннең 15 кә якын аятен ирекле рәвештә шигырьгә сала. «…многие нравственные истины изложены в Коране сильным и поэтическим образом», — ди Пушкин мөселманнарның изге китабына карата. Коръәннең 5, 21, 24 Һәм 31 нче сүрәләрендәге аерым аятьләргә Нәзыйрәсенең 1 нче строфасына (Земля недвижна; неба своды, Творец, поддержаны тобой, Да не падут на сушь и воды И не подавят нас с собой) Пушкин мондый искәрмә бирә: «Плохая физика; но зато какая смелая поэзия!»

Бу шагыйрьләр кебек, Тукай да үз иҗатында күп тапкырлар Коръәнгә мөрәҗәгать итте. «Кадер кич» шигыре — Коръәндәге «Кадер» дип аталган 97 нче сүрә һәм бүтән сүрәләрдә дә кабатланган аятьләр җыелмасының татарча шигъри яңгырашыннан гыйбарәт. Шунысы кызык: Пушкин кебек үк, Тукай да аять кысасында гына калмый:
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын, —
дип, әсәргә социаль-гуманистик яңгыраш бирә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

Урыс шагыйрләре Кадер кичэсе турында

Урыс язучысы һәм шагыйре Иван Алексеевич Бунин әлеге бөек кичә хакында менә шундый шигырь иҗат иткән:

Ночь Предопределения

В эту ночь ангелы сходят с неба. Коран (97:4)

Ночь Аль-Кадра. Сошлись, слились вершины,
И выше к небесам воздвиглись их чалмы.
Пел муэдзин. Еще алеют льдины.
Но из теснин, с долин уж дышит холод тьмы.

***

Ночь Аль-Кадра. По темным горным склонам
Еще спускаются, слоятся облака.
Пел муэдзин. Перед великим Троном
Уже течет, дымясь, Алмазная река.

***

И Гавриил — неслышно и незримо —
Обходит спящий мир. Господь, благослови
Незримый путь святого пилигрима
И дай земле твоей ночь мира и любви!
1903 г.
И.А. Бунин (1870-1953) «Ночь Аль-Кадра»

Урыслар да бу кичәне хөрмәт итеп шигырьләр язган, ә без хөрмәт итәбезме икән?

Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга шушы кичәне тиешенчә уздырып Үзенең рәхмәтенә мәгъфиратенә ирешергә насыйп итсен!

Ихсан Нурисламов әзерләде

ИХЛАСТАН