Изге кичә — Бәраәт кичәсе

Бәраәт кичәсе ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

Быел 2023 елда Бәраәт кичәсе 6 март киченә туры килә. Әлеге изге кичә – гөнахлардан азат булу, бәхеткә һәм иминлеккә ирешү кичәсе булып тора. Күп төрле уңышларның, изгелекләрнең иңә торган кичәсе булып санала.

Нәкъ менә шул көнне Аллаһ Тәгалә һәр адәмнең язмышын билгели. Бу көндэ кешелэрнең бер еллык бэхет-сэгадэтлэре билгелэнеп куя.

Бәраәт кичәсе — мэрхумнэрнең гонахларын ярлыкауны сорап догалар кылу, мохтаҗларга садака тарату һәм дә мөэмин-мөселманнар бер-берсе белән кунакка йөрешү өчен яхшы көн.

Бу кичәне гыйбадәт кылып, Коръән-кәримне укып, намазлар кылып үздырыру бик күркәм.

Ошбу көнн икенде намазыннан соң, кояш баер вакыт алдыннан кырык кат: “Субехәналлаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр расулебез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават-шәрифне әйтү киңәш ителә.

Бәраәт кичәсе ндә ахшам намазы укылганнан соң ике рәкәгать итеп, өч нәфел намазы уку күркәм эш. Аннан соң изге теләк-максатларны өмет итеп һәм мәрхүм-мәрхүмәләр рухына багышлап “Йәсин” сүрәсен уку яхшы.

Бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү киңәш ителә. Беркем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын исеннән чыгарырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә — ул зур өстенлекләрдән мәхрүм була. Ошбу вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү дә бик саваплы. Чөнки Шәгъбан ае нәфел уразаларны күпләп тота торган ай.

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин (“Йәсин” сүрәсе тулысынча) уку яхшы.

Беренче тапкыр Йәсин сүрәсе дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:

“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Ясин сүрәсе укыла аңардан соң бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

“Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” Һәм тагын икенчегә Ясин укыла аннары шулай ук бәраәт догасы.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәраәт кичәсе догасы:

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.

ИХЛАСТАН