«Н» хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Надан булу

Надан булуны төштә күрү. Язучы кеше үзен төшендә надан булуда күрсә, ягъни надан дип күрсә, хәйләдән китәр һәм тәүбә итәр, диелә төш юрау китабы «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Намаз

Төштә чистарынып намаз кылсаң, рөкүгъ, сәҗдә, әбдәст күрсәң, Шәех Ибраһимнан билгеле, кайгылардан котылырсың, бурычларыңны үтәрсең, борчуларыңнан арынырсың, бәлаләрдән азат ителерсең.

Төшеңдә намаз укысаң, ил эчендә олуг булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төштә иртәнге намаз вакытын күрү, шул намазда гаебең алыну, Аллаһы тәгалә каршындагы тәүбәң кабул ителү, барча гөнаһларыңнан котылырсың.

Төшеңдә намаз укыганыңны күрсәң, иманың ныклы булуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә намаз-камәт күрсәң, өнеңдә сөенәчәксең һәм дусларыңнан файдалар ирешеп, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Әгәр дә бер кеше төшендә курыкса, аннан соң төшендә намаз укыганын күрсә, иманлы һәм намус иясе кеше булса, хаҗга барыр, әгәр дә бозыклык иясе икән, яхшы эш табар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә намаз һәм зикр-хәйа, ягъни Аллаһы тәгаләнең исемен әйтеп гыйбадәт кылуны, суфилар тәкыясен күрү — кызы һәм улы тууга, сөннәт иясе булуына юралыныр.

Төшеңдә намаз уку — бәхетле илдә яшәвеңә дәлил ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»нең илле өченче бүлегендә.

Шулай ук, бу китапта, төштә намаз уку — гомерең озынлыгына дәлилдер, диелә.

Төшеңдә иртәнге намазны укысаң, хаҗга барырсың, яисә бер олуг кеше белән күрешерсең. Төштә җомга намазын укысаң, олы мәртәбәгә ирешерсең.

Төшеңдә кыйблага каршы утырып намаз укыганыңны күрсәң, эшең тәмам булыр.

Төшеңдә җеназа намазын укысаң, гөнаһ кылган булырсың, тәүбә итәргә кирәктер.

Төштә мәчеткә кереп намаз укырга карар кылсаң, ил эчендә газиз булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә мәчеттә намаз укыганыңны төшеңдә күрсәң, күп эшләрең кабул кылыныр һәм дә максатың хасил булыр.

Төшеңдә җомга вакытын күреп, шунда мәчеткә кереп, җомга намазын укысаң, бер яхшы гамәл кылып, оҗмахлы ителерсең.

Мәчеттә намаз уку, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабының сигезенче бүлегендә, бик яхшы бер гамәлең өчен кулыңа хәләл мал керер һәм ул бик бәрәкәтле булыр.

Төштә әгәр дә азан әйтеп намаз укысаң, фарыз хаҗга барырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ә төштә намаз укуны күрү — диндә ныклык ул.

Әгәр дә Кәгъбәгә төбәлеп намаз укысаң, диелә шушы ук китапта, өеңдә хатының белән итагатьле гомер кичерерсең.

Әгәр төшеңдә аяз төнне көндез дип белеп өйлә намазын укыганыңны күрсәң, шатлык ирешер.

Намаз укыган вакытың болытлы көн икән дип төшеңдә күрсәң, сагышлы гамәлләр икән дип юралыныр.

Төшеңдә икенде намазын укысаң, гамәлең тәмамлануга дәлилдер.

Әгәр дә төшеңдә икенде вакытында өйлә намазын укыганыңны күрсәң, бурычларын үтәлер.

Төшеңдә икенде һәм өйлә намазын бозганыңны күрсәң, бурычың яртылаш кына үтәлер.

Әгәр дә төшеңдә мунча чарачасында (ләүкәсендә) намаз укысаң, хатының белән ләвәта, ягъни күтләклек кылырсың.

Төштә гозерсез намазны утырып уку — гамәлеңнең кабул сызлыгыдыр.

Төшеңдә госелсез хәлеңдә намаз укыганыңны күрсәң, рәнҗеш һәм сырхаулык булыр.

Төшеңдә намаз укып мәчеттән чыкканыңны күрсәң, хәер һәм яхшылык булыр.

Атка менеп намаз укыганыңны күрсәң, каты курку ирешер, үтерешү булуга юралыныр.

Төшеңдә намаз укып бал ашасаң, хатыныңа якынлык кылырсың, әмма хатыныңның тыелу — ураза вакыты булыр, ягъни кан килгән чагы булыр.

Төшеңдә намаз укырга урын тапмасаң, дөнья эшләреңдә тарлык булыр.

Төшеңдә көнчыгышка карап намаз укысаң, мәзһәбеңдә ялгышлык булыр. Әгәр дә көнбатышка карап намаз укысаң,

Ислам динен ташларсың, гөнаһлы кылынырсың.

Төшеңдә Кәгъбәгуллаһ өстендә намаз укысаң, динсезлек буларак юралыныр.

Төшеңдә намазыңны тәмамлаганыңны күрсәң, гамәлләрең тәмам башкарылырлар һәм олы эшеңне бетерерсең.

Төштә намазны арттырып уку — сәхабәләр белән очрашуга булыр.

Төшеңдә намазны тәмам итеп, сәлам биреп чыкканыңны күрсәң, барча сагышларыңнан котылырсың.

Уң тарафыңа сәлам бирсәң, кайбер эшләреңнең төзәтелүе булыр, сулыңа сәлам бирсәң, кайсыбер эшләреңнән борчылырсың.

Төшеңдә намазны михрабта укысаң, бәхет ирешүгә юралыныр.

Нарат

Тоштэ нарат агачларын куру, бер симез ир булыр, тавышы юандыр, әмма изгелеге һәм малы аз булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Нефть

Төштәге нефть — зиначы хатындыр, хәрәм малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Никах

Әгәр төштә никах кылсаң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, гамәлләрең яхшы, малың күп булыр.

Төшеңдә никах укытып, хөтбә кылуны күрсәң, Аллаһы тәгаләнең фәрманын үтәү буларак юралыныр.

Төшеңдә никах булса, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, өнеңдә сату-алу булыр.

Төштәге ногыт борчагы (нөхуд) — гамь һәм госсадыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

«Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында шундый хәбәр сөйләнелә: Көннәрнең берендә Ибне Сирин хәзрәтләренә бер кемсәнә килде, әйтте: «Мин төшемдә ногыт борчагын күрдем, исе килеп, ашадым»,—диде. Ибне Сирин аңа җавабында әйтте: «Рамазан аенда хатыныңны үбәрсең»,—диде. Юралмышы нәкъ шулай булды.

Нур

Төштә нур күрү — мөселманлык һәм тугрылык ул, шулай ук туры һәм дөрес юл булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН