Роберт Миңнуллин шигырләре

Телен саткан татарга

Нигә татар булып тудың,
Үз телең дә кирәкмәгәч,
Балаңны һәм оныгыңны
Үз телеңә өйрәтмәгәч?

Юк, татардан тумагансың,
Син уйнаштан тугансыңдыр…
Юк, син безгә туган түгел,
Син урыска тугансыңдыр…

Син сатасың нәселеңне,
Һәм анаңны, һәм атаңны…
Ходай гафу итмәячәк
Син эшләгән бу хатаңны!

Нәкъ менә синең ишеләр
Шушы көнгә илтте безне:
Илсез итте, телсез итте.
Мескен милләт итте безне…

Тик синең кебек маңкортлар
Үзенә зур гөнаһ ала!..
Әгәр туган телсез калсаң,
Чукынасың гына кала…

Чукынып кит! Минем халкым
Телсез калмас! Калмаячак!
Телсез татар булмаганны
Ул барыбер аңлаячак!

Татарлык ул күп татарның
Барыбер бар калебендә.
Ә синең кебек татардан
Ерак булсын каберең дә.

Усал булырга кирәк

Инде беләм: бу тормышта
Усал булырга кирәк.
Хәтта иң усалларга да
Мисал булырга кирәк!

Тыйнакларга көн юк бездә,
Әрсез булырга кирәк…
Чукынып китсен дөньясы,
Гамьсез булырга кирәк!

Мөлаемлык кирәк түгел,
Кырыс булырга кирәк.
Нечкә күңел белән авыр,
Корыч булырга кирәк.

Моңлыларга яшәү кыен,
Моңсыз булырга кирәк.
Тизрәк баеп калыр өчен
Комсыз булырга кирәк.

Бакыр булсаң да, мөнбәрдә
Алтын булырга кирәк.
Безнең халык ышана ул
Болтун булырга кирәк.

Кеше төсле яшим, дисәң,
Карак булырга кирәк..
Кирәк, ләкин азрак кына
Саграк булырга кирәк.

Гомумән, шәп кешеләрдән
Ерак булырга кирәк.
Иң әйбәте бу дөньяда-
Дурак булырга кирәк!

Ә мин дурак булалмадым,
Бик аңлыйм, бик тә кирәк!
Ләкин дурак булыр өчен
баш җитми- акыл кимрәк…

Ветераннар

Ветераннар килә бәйрәмнәргә
Кичәләргә, очрашуларга.
Орденнары балкый
Ә малайлар
Карап тора әнә шуларга.

Малайларга кызык
Әнә алар
Истәлекләр тыңлап утыра
Тере батырларның батырлыгын
Тыңлаулары үзе ни тора.

Истәлекләр…
Йөрәкләрдә алар
Онытылмаган бит берсе дә
Кем онытсын,
Ут эченә үзе
Аягурә барып керсен дә.

Бирешмиләр әле
Ә шулай да
Чәчләр ап-ак
Йөзләр талчыккан
Күкрәкләре тулы орден-медаль
Күкрәкләре тулы ярчыклар.

Ветераннар китә берәм-берәм
Йөрәкләрдә тынмый «Ур-ра»лар
Юк үлмиләр алар ә сугышта
Батырларча һаләк булалар.

Хатын-кызларга

Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!

Алла коллары түгел без,
Без – мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.
Без – талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт – Таһирлар.

Үзегез генә белмисез –
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.

Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.

Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!

Яраттың безне син

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!

Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!

Әнкәй дә картайган инде

Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.

Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

Әнкәй дә картайган инде.
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

Әнкәйләр

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Р.Миннуллин

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның 30 ел бергә тору юбилеена

Җәвит ул татар халкының
Талантка бик бай улы!
Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул
«Татар халык маймылы»!

«Маймыл»ның да иң чибәре,
Ә таланты — шаккаткыч!
Шуның иң әйбәт мисалы —
Башкатыргыч «Башваткыч».

Бер карасаң, бик көйле ул,
Бер карасаң, кире ул…
Шунсыз булмый, ни дисәң дә,
Зөлфиянең ире ул!

Зөлфия дә һәм Җәвит тә,
Әлбәттә, бик сөйкемле?
Икесе дә бик популяр,
Почти минем шикелле!

Сәхнәгә чыгып бассалар,
Икесе дә — канатлы!
Икесенә тигез итеп
Биргән Ходай талантны!

Уйлап карагыз, алар бит
Утыз ел бергә һаман…
Үзләренең мәхәббәте
Үзләренә тап-таман!

Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте
Пүчтәк алар янында.
Таһир-Зөһрә мәхәббәте
Ерундарак тагын да…

Нишләр иде икән алар
Өйләнешкән булсалар?
Өйләнешеп, гомер буе
Көн дә бергә торсалар?…

Утыз елга түзмәс иде
Ул Зөһрәләр, Таһирлар…
Өйләнүгә аерылып
Бетәр иде бахырлар…

Утыз ел бер караватта…
Вәт мәхәббәт ичмасам!
Аларның бу мәхәббәте
Сүрелмәсен һичкайчан!

Сезнекенә кушылсыннар
Теләкләрем минем дә!
Бергәләп тагын утыз ел
Интексеннәр кимендә!..