Хәрби диңгез флоты көне белән котлаулар

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Моряклар көне, хэрби дингез флоты ВМФ коне белэн котлаулар!

Һәр елны июль аеның соңгы якшәмбесе көнне илебездә Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләнеп үтелә. Бу көнне Ватан каршындагы хәрби бурычларын диңгез флоты белән бәйле булган гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм хезмәт итүче ватандашларыбызны котлыйбыз, ветераннарны искә алабыз.

Хәрби диңгез флоты көне белән котлаулар

Хәрби Диңгез Флоты көне белән кыю егетләребезне тәбрик итәбез! Сез Ватанны саклау вазыйфасын намус белән үтәдегез. Рәхмәт сезгә! Диңгез флотында хезмәт иткән көннәрегез белән горурланып, шатланып, якты истәлекләр белән уртаклашып, хәерле тормышта, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын!

***
Хәрби бурычын диңгез флотында үткәргән ир-егетләребезне чын күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, диңгез һавасыдай саф мәхәббәт, бәхетле киләчәк телибез. Тормыш дулкыннары ярга чыгарып атмасын, сайга утыртмасын. Гомер диңгезегез һәрвакыт тыныч булсын.

***

Июльнең соңгы якшәмбесе диңгезчеләр көне. Хөрмәтле матрослар, старшиналар, офицерлар! Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары! Сезне Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Хәрби-диңгез флоты көне — ул изге бәйрәм. Аны хәрби диңгезчеләр генә түгел, һәркем билгеләп үтә. Бу көн — Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт иткән, батыр йөрәкле, кыю чын ир-егетләр бәйрәме. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч үтсен. Сезгә уңышлар, яңа үзгәрешләр, зәңгәр күк йөзе телибез, барлык өметләрегез дә тормышка ашсын

***

Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан, хәрби бурычын диңгездә үткәргән ир-егетләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Хезмәт итеп кайтканнарга тыныч тормыш гаилә бәхете, хезмәттә булганнарга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Уңышлар сезгә һәрчак юлдаш булсын, сәламәт яшәгез, якыннарыгыз һәрвакыт шатландырып торсын!

***

Диңгезчеләр көне белән! Суда да, җирдә дә уңышлар юлдаш булсын! Диңгезчегә өч теләк телисем килә: ныклы исәнлек, яхшы хезмәттәшләр һәм ярда һәрвакыт сагынып көтеп алучылар булуын.

***

Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән егетләргә телибез диңгез кадәрле зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлык. Тормышыгызда давыллар булмасын, күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын!

***

Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән ир-егетләр! Барыгызны да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас тәбрик итәбез. Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телибез.

ИХЛАСТАН