«Кояшлы ил». Балалар җыры (текст, минусовка, плюсовка)

Матур җыр, балалар җыры «Кояшлы ил». Җырның сүзләре, аудиоязмалары (минусовка, плюсовка)

Кояшлы ил безнен ил текст

(Әхмәт Рәшитов сүзләре, Луиза Батыр-Болгари (Батыркаева) көе)

Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да –
Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Һәр тарафка яңгырый
Безнең бәхет җырлары.

«Кояшлы ил безнен ил» минусовка

«Кояшлы ил безнен ил» плюсовка (балалар жырлый)

**********

Видео: Кояшлы ил безнең ил балалар башкаруында

ИХЛАСТАН