Татарча энине котлау сузлэре. Әнкәем күз нурым…

ӘТИ-ӘНИЕМӘ КОТЛАУЛАР/ПОЗДРАВЛЕНИЯ РОДИТЕЛЯМ

Сөекле әнкәем! Әнкәебез!

Моннан … ел элек шушы көнне син тугансың. Син дөнь­яга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтә­релгәннәр, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе — булачак Ана туу шатлы­гыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә гүзәл гөлләр үскән, җимешләр пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган, үз артларын­нан тагын әллә никадәрле чишмә-елгаларны ияртеп, диң­гезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмый­ча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурлан­дыра, тулыландыра.

Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкем­леләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһа­дир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы бул­ган бер егетне — безнең әтиебезне — үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган бар­лык матур сыйфатларны биргәнсез.

Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр икәнбез, тор­мышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җы­елганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел, ә сезнең дә уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек.

Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, ан­нан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, без­не бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормыш­ның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен һәм сезнең ярату тулы карашы­гызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы ала­сыз, борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алын­сак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәс­лек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез.

Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бу­рычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм яр­дәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.



Әнкәем, күз нурым!

Бүген сиңа … яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдә­ге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде без­не. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.

Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын бул­сын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең ту­ган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә баш­лый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.

Ата-ана өчен бала, инде үзе әни, әти булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри — шушы самими балалык хис­ләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр бе­ренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән бул­сак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп уты­рабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.

Мин бу мәҗлестә әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әткәемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу көнне күрә алыр идек микән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, аны ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әткәй! Бүгенге көндә хатыннарыбыз алдында дәрәҗәбез бар икән, бу — синең аркада, әткәй. «Хатын-кызны ихтирам итә белмәгән кеше үзе дә ихтирамга лаек була алмый», — дип син безне үзең өйрәттең бит.

Ә инде кыз балаларың ир җәмәгатьләре тарафыннан яра­тылып, кадер-хөрмәт күреп яши икән, әнкәем, бусы инде си­нең хезмәтең. Син безгә ир-атны хөрмәт итәргә генә түгел, үз кадеребезне белергә дә өйрәттең. «Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый», — дидең, хәтерлисеңме?

Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әнкәй!

Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китер­сеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.

Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз, яратачакбыз, яра­тырбыз.

ИХЛАСТАН