Бала тапкан әнине, гаиләне котлау

БАЛА ТУУ/С РОЖДЕНИЕМ РЕБЕНКА

Сезнең тормышыгызда күңелле вакыйга булды – сез (кабат) әти-әни булу бәхетенә ирештегез. Без сезнең белән бергә шатланабыз. Кызыгыз (улыгыз) үзе белән өегездә тагын да күбрәк бәхет, шатлык, иминлек, бәрәкәт алып килсен.

Балалар устерү – җиңелләрдән түгел. Шуңа да Аллаһы Тәгалә мәхәббәт җимешләрегезне тәрбияләүдә сабырлык, зирәклек, көч-куәт бирсә иде. Балаларыгыз сау-сәламәт, бәхетле, иманлы, тәкъвалы, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә файда китерүчеләрдән булып үссеннәр һәм күркәм холыклары белән әти-әнисен һәм барча кешеләрне шатландырсыннар дигән теләктә калабыз.

Гаиләгезгә — мәхәббәт, бәхет, иминлек, тыныч тормыш телибез… Бәхетле булыгыз!



Җир йөзендә әни булудан да бәхетлерәк көн юк! Сине көтеп алган шундый матур бүләк — балаң тууы белән котлыйм. Сәламәт булыгыз, Аллаһ сезне барлык бәла-казалардан сакласын. Балагыз игелекле булып, әти-әнисенә шатлык булып, кайгы белмичә үссен.

ИХЛАСТАН