Никах ничек укыла

ТУЙ, НИКАХ / СВАДЬБА, НИКЯХ

Дини никах түбәндәгечә кылына: никахны рәсмиләштерәчәк дин әһеле — имам. Ул кияү белән кәләшнең һәм аталарының, шаһитларның да исемнәрен яза. Араларында килешкән мәһәрне дә теркәп куя. Кызның исеме Гөлназ, егетнең исеме Рөстәм, әтиләренең исемнәре Йосыф һәм Кәрим булсын. Кыз белән кияү имамның каршысында утырырлар. Имам аларга шаһитлары белән бергә тәүбә-истигъфар иттерә, өйләнү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә бәйле булган бер-ике сүз сөйли. Аннан соң башта кызга:

— Аллаһның әмере. Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, Гөлназ туташ сез, Кәрим улы Рөстәмне килешенгән ( ) сум мәһәр белән хәләл тормыш иптәше итеп кабул иттегезме? — дип сорар. Кыз: «Әйе», — дигәннән соң кияүдән:

— Сез, Рөстәм әфәнде, Йосыф кызы Гөлназны, Аллаһның әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, килешенгән ( ) сум мәһәр белән алдыгызмы? — дип сорар. «Әйе» җавабын алганнан соң, шаһитларга:

— Сез дә бу җавапларга шаһит булдыгызмы? — дип сорар. Аларның да уңай җавабын алганнан соң түбәндәге доганы укыр. Теләсәләр, кыз һәм кияүнең урынына никах эшен аларның вәкилләре башкара ала. Ләкин иң дөресе — хатын-кыз һәм ир-атның бу эштә шәхсән катнашулары.

Аннан сон шушы дога укыла:

«Аллаһүммәҗгаль һәзәл-гакъдә мәймүнән мубаракан, вәҗгаль бәйнәһүмә үлфәтән вә мәхәббәтән вә карара, вәлә тәҗгаль бәйнәһүмә нәфратан вә фитнәтән вә фирара. Аллаһүммә әллиф бәйнәһүма кәма әлләфтә бәйнә Әдәмә вә Һавва вә кәма әлләфтә бәйнә Мухәммәдин вә Хәдиҗәтәл-Кубра вә кәма әлләфтә бәйнә Галиййин вә Фатиматәз-Зөһра.

Аллаһүммә әгътый ләһүмә әүләдан салихан вә ризкан васиган вә гумран тавилән.

Аллаһүммә йәссири әмраһумә вә кәссир гумраһүмә вәр-зукъһүмә йә хайрар-разикыйн. Вә кәррим халькаһүма вә хас-син хулүкаһума вәхълүф ләһума халәфән йа ахсанәл-халикыйн.

Аллаһүммә кәссир уммәтә Мухәммәдин бихурмати нәбиййикә Мухәммәдин саллаллаһу галәйһи вә сәлләм.

Раббәна һәб ләна мин әзвәҗина вә зурриййатина курратә әгьйунин вәҗгальна лил муттәкыйнә имама. Раббәна атина фид дунйа хасәнәтән вә фил ахирати хасәнәтән вәкыйна газабән-нар».

(Аллаһым! Синең әмереңә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә буйсынып, ике яшьнең никахын укыдык. Син аларга гомерләре буенча саулык һәм бәхет бүләк ит. Ризыкларына бәрәкәт, эшләрендә җиңеллек бир. Динебез, милләтебез һәм Ватаныбыз өчен хәерле балалар бүләк ит. Үзләрен Исламның нурлы юлыннан аерма, гөнаһларын кичер. Кальбләре Синең һәм Пәйгамбәребезнең сөюе белән тулсын.

Аллаһым! Коръәннең хөрмәтенә, сөекле Пәйгамбәреңнең хөрмәтенә догаларыбызны кабул ит, әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган Аллаһ!)

Сөбханә Раббикә раббил-гыйззәти әмма ясифун вә сәламун галә мурсәлин, вәл-хамду лиллаһи раббил-галәмин.

Марсель Бакировның «Котлы булсын туегыз» китабыннан өзек

ИХЛАСТАН