«У» хәрефенә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Угыл (ул)

Төшеңдә улыңны йоклаган итеп күрсәң, яхшыдыр, хәерле һәм шатлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә чибәр йөзле угыл күрсәң, ул — фәрештәдер, фәрештә кебек юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әмма ямьсез угыл күрсәң, кайгы булыр.
Төшеңдә үз яныңда угылан күрсәң, кайгыдан котылырсың.
Төшеңдә сәүдәгәр кеше угылан күрсә, яхшыга юрасын, кыз күрсә, начаргадыр.
Бер хатын төшендә үз улы белән җенси мөнәсәбәткә кергәнен күргән булса, шул улыннан яхшылык күрер һәм аның ярдәмендә рәхәт чигәр, әмма ярамас бер эш башкарыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Уеннар, уен-көлке

Төшеңдә уен коралларында уйнау, уен-көлке күрсәң, яисә уен коралларында уйнаучы уенчы булса, бозык эш- гамәл кылырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә уен коралларында уйнауны күрү — шул йорт иясенә кайгыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшеңдә шашка-шахмат уеннарын күрү, кәрт сугу, кызларның уен-көлкеләрен, маймыллануларын, чикләвек уенын уйнауларын һ. б. шундый уеннар уйнауларын күрү— мәкер, хәйлә, дошманлашу булыр.
Төшеңдә берәү шахмат-шашка, кәрт һәм дә шуның ише теләсә кайсы уенны уйнаса, ул кеше дошманың булыр.

Ук

Төшеңдә җәя угын күрү—туры хәер булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә ук күрсәң, илчелеккә китәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә ук күрү — яхшы хәбәр, диелә шул ук «Төхфәтел- мөлек»тә.

Укроп

Төштә укроп күрсәң, хәрәм мал һәм явыз сүзләр ишетүгә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Уку

Төшеңдә Коръән укысаң, иминлек, гыйззәт һәм дәүләт, тәүбәңнең кабул булып, Аллаһы тәгаләдән гафу ирешү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә намаз уку—динең куәт алуына ишарәдер.
Төштә кәгазьдән бер-бер язу укысаң, укыганыңны күрсәң, мирас алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Укытучы, мөгаллим

Төшеңдә укытучыны, яисә балалар укытучы мулланы, хәлфәне яки мөгаллимне күрсәң, надан халыкларның юлбашчысыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Улак

Төшеңдә чишмә яки кое улагыннан су эчсәң, бәлаләрдән котылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә улак янында торсаң, бер файдалы кешегә якын булырсың. Шул улактан су эчсәң, бер олы кешедән файда табарсың.
Төштә улак суына керсәң, яңа гамәлне, яңа эшне башларсың.
(Төштәге «Арык» та шушы рәвешле юралыныр.)

Умарта

Төшеңдәге умарта — падишаһ, ил башыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә үзеңне умарталар иясе дип күрсәң, гыйззәт һәм байлыкка юралыныр.
Төштәге умарта корты, бал корты — кәсеп итүче, хәтере олы һәм бәрәкәте күп ирдер.

Умыртка

Төшеңдә умыртка сөягең сынса, яисә умырткаңны чабып өзсәләр, һәлакәт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби. Бүтән кешене шулай күрсәң, аның һәлакәтедер.

Ураза тоту

Төшеңдә ураза тотканыңны күрсәң, бәклектер, яисә бер-бер төбәккә түрә итеп куярлар, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә ураза күреп, ашасаң, уразаңны бозсаң, авырырсың.

Урам

Төш күрсәң, төшеңдә бара торган юлыңда урамнар очраса, мәзһәпләр һәм гамәлләр булыр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Урам эзләгәнеңне төшеңдә күрсәң, хәйран калугадыр.
Төшеңдә туры урамнан барсаң, дөрес юлда булуыңдыр.
Шакшы һәм караңгы урамнар, яшерен урамнар — алдау һәм бозыклык булыр.

Урын-җир

Төшеңдәге урын-җир — хатын-кыз, гаурәт булыр, алардан күңелең хушланыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Урындык

Төштәге урындык—солтан, яисә ил башлыгыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә ил башы булуга, яки солтанлыкка лаеклы икәнсең, шул дәрәҗәгә ирешерсең. Андый булмасаң, бер мәшһүрлеккә ирешерсең.
Хатыннар төшләрендә урындык күрсәләр, нәсыйхәттер.

Усаллык

Әгәр дә төшеңдә бер-бер солтан, яисә ил башлыгы усал итеп караса, динеңдә бозыклык бардыр, гамәлләрең ялгыштыр, ә аларның моңа бер дә ризалыклары юктыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә усаллык кылучы адәмнәрне күрсәң, гаҗәп сүзләр һәм ялган хәбәрләр булыр.

Ут

Төшеңдә ут күрсәң, явыз эшләреңә тәүбә итү кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, чөнки кайгылы булырсың.
Төшеңдә утка төшсәң, тәүбә кыл, әҗәлең якын килгән, яки бер олы бәлагә тарырсың.
Әгәр дә төшеңдә берәү кулында янар ут тотса, ялгыз икән, чибәр хатын алыр, үзе матур хатын исә, күркәм иргә кияүгә барыр, тормышта икән, гүзәл бала тудырыр, читтә йөрсә, иленә кайтыр, фәкыйрь булса баер. Шушы төшне сәүдәгәр күрсә, файда табар. Дәрәҗә иясе бу төшне күрсә, дәрәҗәсе артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә бер-бер җирдә ут чыкканын күреп, икенче урынга куйсаң, авырлык һәм бәла ирешер.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне ут эчендә күрсәң, падишаһтан, яисә ил башлыгыннан, яки милиция ишедән, чиновник- түрәдән берәр кайгы ирешер.
Төштә әгәр дә җирдән ут чыкканын күрсәң, һәм дә ул утлар бер-берсенә бәрелсәләр, яшерен мал кулыңа керүгә юралыныр.
Төшеңдә ут белән кешеләрнең бер-берләрен яндырганнарын күрсәң, малыңнан зәкәт бирмәгәнең өчен Ахирәт көненең газабын татырсың.
Әгәр дә төшеңдә бик күп утлар һәм төтен күрсәң, гыйлем һәм дә хикмәт өйрәнерсең, бүләк алырсың.
Төшеңдә әгәр дә йортыңа ут керсә, зыянга юралыныр һәм хәрәм мал булыр.
Төшеңдә үзеңне ут эчендә күрсәң, вәли һәм әмирләрдән, түрәләрдән зыян-зарар күреп, хәвефле булырсың.
Төштә утта бер-бер нәрсә пешерсәң, яхшылык, сихәтлелек, яңалык ишетерсең.
Төштә ут капкан, янучы җир күрсәң, ятимнәр малын ашарсың.
Әгәр дә чакма чагып ут чыгарсаң, куркудан котылырсың, теләкләреңә ирешерсең.
Чакма чагып, утны яндырсаң, кулыңа мал керер.
Төштә ут күрү — сугыш, һәлакәт, хәрәм мал булыр, анысы да кулыңа зәхмәт белән керер, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Утта нәрсәнедер пешерү — ярамас нәрсә булыр.
Төшеңдә бер өйгә ут төшкәнен күрсәң, ул өйнең кешеләре авырырлар.
Төштәге көчле ут—үлемдер.
Төшеңдә шәһәр, яки вилаятьтә, базар эчендә ут янса, бу җирләрдә кешеләр күп ялган сөйләрләр һәм дә мөэминнәрне яман дип белдерерләр.
Төшеңдә бер шәһәргә ут төшсә, моны аларга падишаһның, яки ил башының кул озайтуы дип тә юрарлар.
Бер-бер өйгә ут төшсә, хуҗасы зыян күрер һәм кулына хәрәм мал керер.
Төшеңдә төтенсез ут күрсәң, кайгылардан котылуга да юралына, ят кешенең таныклыгы булыр.
Әгәр дә кулыңда ут яндырсаң, малың күп булыр.
Әгәр дә төшеңдә ерак җирдә ут янса, гыйлем һәм хикмәт булыр.
Әгәр дә төшеңдә үз өеңә ут төшсә һәм аның януын күрсәң, бәлагә очрарсың, ул ут — хәрәм мал зәхмәте булыр.
Әгәр дә төшеңдә өеңне янгын-ут эчендә, ут өе дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында, куштан булырсың.
Төшеңдә утка табынсаң, бер рәис-хуҗага якын булырсың.

Утрау

Төшендә бер утрауны күргән, анда йөргән кешегә көтмәгәндә мирас килүе ихтимал.

Утын

Төшеңдә утын күрсәң, кулыңа мал керер һәм дә надан-динсез гаурәт булыр.
Әгәр дә төшеңдә утын ватсаң, дошманыңны җиңәрсең.
Төштә утын сындыру яманлык һәм усаллык ирешү буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә утын ташучыны күрүне гайбәт сөйләүче, сүз йөртүче кеше буларак юрарга кирәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Утыру

Төшеңдә тәхет өстендә утырсаң, мәртәбәгә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә сарык өстендә утырсаң, олылык һәм дәрәҗә булыр.
Сыерга утырсаң, кулыңа мал керер.
Төшеңдәге утырып йөри торган маллар һәм машиналар дәүләт, гыйззәт буларак юралынырлар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә тау өстендә утырсаң, мал һәм куәт булыр.

Учак

Төшеңдә учак күрсәң, ул иң бөек кеше булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә мичтә учак күрсәң, ул өйгә Аллаһы тәгалә бәрәкәт ирештерер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә учак һәм күмер күрү—газаптыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН