Гаһеднамә догасы

ДОГАЛАР

Догаи — гаһеднамә

«Гахеднамэ» догасының гарәпчә укылышы, татарча текст:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим.

Аллаһүммә фатыйрәәс-сәмәвәәти вәл-әрдый галимәл-гайби үәшшәһадәти иннии үә кәфаа бираббикә шәһиидән инни әгһәдү иләйкә гәһдән фии һазиһил-хәйәәтид-дүнйа иннии әшһәдү әл ләәә иләәһә иллә әнтә үәхдәкә ләә шәрикә ләкә вә әшһәдү әннә мүхәммәдән гәбдүкә үә рәсулүкә фәиннәкә ин тәклини илә нәфсии тукаррибни минәш-шәрри үә түбагиднии минәл-хайри үә иннии ләә әсику иллә бирәхмәтикә йәәә әрхәмәр-рахимин.

Фәҗгәлнии иннәкә гәһдән тәүәффиинииһи йәүмәл-кыйәәмәти иннәкә ләә түхлифүл-мигади бирәхмәтикә йәәә әрхәмәр-рахимин хәсбийәллаһу гиндәл-мизәни, хәсбийәл-лаһу гиндәс-сыйратый,’ хәсбийәл-лаһул-ләзии ләәә иләәһә илләһү раббил-гәршил газыйм.

Гаһеднамә догасының хасиятләре

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Габдулла бине Мәсгуд риваять китерде: Мин Пәйгамбәр галәйһиссәламнән ишеттем ки, һәркем бу гаһеднамәне көн дә бер тапкыр укыса, әлбәттә иман илә килер, дип вәгъдә бирмештер. Мин аңа Кыямәт көнендә шәфәгатьче булырмын димештер.

Вә дахи Җабер бине Габдулла разый Аллаһе ганһе әйтер: Мин Пәйгамбәребездән (с.г.в.) ишеттем ки, адәмнең тәнендә өч мең хасталык булыр. Ике меңен белерләр — гыйлаҗ итәрләр, бер меңен белмәсләр — дару итмәсләр инде. Бу гаһеднамәне үзе берлә тотса, хак Тәгалә аңа өч мең хасталыктан иминлек бирмештер.

Вә дахи Әмирел-мөэминин Әбубәкер Әс-Сыйддик разый Аллаһу ганһе әйтер: Мин Пәйгамбәребез (с.г.в.)нән ишеттем ки, һәркем гаһеднамәне үзе берлә тотса, елан вә чаян, вә гыйкраб чакмый, ерткычлар зыян кыйлмый. Әгәр бер хастаның авыруы булса, бу гаһеднамәне кайнап чыккан суга пакь игътикад илә өшкереп эчсә, хәле хуш буладыр (яхшырадыр).

Вә дахи Фатыйма разый Аллаһу ганһә әйтер: Мин Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән ишеттем ки, һәркем бу гаһеднамәне шәфыйгь күтәрсә, аның хажәте ривә буладыр (үтәләдер).

Дахи Гали разый Аллаһу ганһе әйтмештер: Мин Рәсулүллаһедән ишеттем ки, һәркемнең авыруы булса, бу гаһеднамәне язып, су белән чайкап эчеп ятса, хәле вә кәефе яхшырып китәдер, йокы арасында авыруы, таралып китәдер. Һәркем бу гаһеднамәне көн дә үзе белән йөртсә, аны багламага кемсәнең киче җитмидер. Әгәр үзендә сихре бар икән бу гаһеднамәне үзе белән йөртсә, шулвакыт сихре ачыладыр.

Вә дахи Мигазь разый Аллаһу ганһе әйтер: Мин Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән ишеттем ки, һәркем бу гаһеднамәне мөшек вә зәгъфран, вә гөл суы белән язып, яңгыр суы белән өч кашык эчсә, Хак Тәгалә аны гыйлем вә хикмәт белән күңелен тутырадыр.

Вә дахи Гомәр разый Аллаһу ганһе әйтер: Мин Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән ишеттем ки, һәркем бу гаһеднамәне каберләрдә укыса, савабын кабер әһленә багышласа, Хак сөбханә вә тәгалә ул кабер әһелләренең һәркайсына кырык фәрештә күндерер. Нурдан әүвәле вә газапларын күтәрә.

Вә һәркем бу гаһеднамәне укыса, җитмеш пәйгамбәр савабын бирәдер.

Бу гаһеднамә бәрәкәтендә вә дахи Хак Тәгалә аңа бер гүзәл җимал бирмештер. Әүвәлге күргән гүзәл җимал аңарга яр буладыр.

Аңа кыямәт кубарылганда җитмеш мең фәрештә хезмәтлек итәдер, вә Бөрак китереләдер, вә башына таҗ кигезеп, аны җәннәткә илтәләрдер. Ризван (җәннәт бакчалары сакчысы) аңа каршы килә. Хәзрәти Гыйззетдин иннәһи намәсендә язылмыш ки: Әй мөэмин, мин сиңа гаһед иттем, аннан соң җималымны бирдем.

Вә дахи гарасат мәйданына килгәндә Шәфәгать нуры белән яктыртылган бер намә эчендә бу аять буладыр:

(Кауләһү Тәгалә Ләә йәмликүүнәш шәфәәгәтә илләә мин иттәхәзә гиндәллаһи гәһдән).

Аннан гарасат мәйданына килә. Моны күрәләр; Гаҗәеб бу зат пәйгамбәрдер, вә фәрештәдер диләр. Мәләкләренә (хезмәтче фәрештәләргә) әйтәләр: бу әүвәл мөэминдер ки, дөньялыкта гаһеднамә догасын укыды – диләр.

Гарасат әһелләре офтанып әйтәләр: Без дахи дөньяда вакытта гаһеднамә догасын укысак иде, вә күтәрсәк иде, вә йә каберемезгә куйса идек диләр.

Бу гаһеднамә догасының башка хасияте һәм күптер.

ИХЛАСТАН