Мәзәкләр

Адвокат клиентка:

–  Миннән бернәрсә дә яшермәгез.

Һөҗүм ясап, банктан бер миллион сум акча алуыгыз дөресме?

–  Ант итәм, юк!

–  Ул вакытта мин сезне яклаудан баш тартам. Кем миңа
гонорарны түләр?

***

Хатыны төнлә саташып уяна да ирен төрткәли башлый.

– Сыптыр тизрәк, ирем кайтты!

Ире күлмәк-штанын эләктерә дә тәрәзәдән сикерә. Үзе
очып бара, үзе уйлый: “Тукта, мин кем булып чыгам соң алайса?”

***

Укытучы үзенең коллегасына зарлана:

–  Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам – аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам – аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.

***

Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:

– Якын-тирәдә милиция юктыр бит?

–  Юк, – дип җавап бирә икенчесе.

–  Ул вакытта өс киемеңне сал.

***

Хатын иренә:

–  Кадерлем, син “Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә?” –
дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм.
Кая китте икән ул?

–  Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым.

***

Татлы җимешем, синнән бер нәрсә сорыйм әле.

–  Сора, кадерлем.

–  Син мин үлгәннән соң бүтән беркемне дә яратмаска ант
итә аласыңмы?

–  Әгәр үлмәсәң?

***

Мәзәкләр

Төрмә камерасында:

–  Сине ни өчен утырттылар?

–  Яңа елга бүләкләрне бик иртә әзерли башлаганга.

–  ?!

–  Кибет әле ачылмаган иде…

***

Суд бара.

–  Хатын-кыз булып киенгән кешенең җинаятьче икәнен каян белдегез?

–  Ул бер витрина янында да тукталмады.

***

Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.

–  Әй, син, нәрсә эзлисең анда?

–  Акча!

Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.

–  Тапсаң – уят.

***

–  Әнием, мин тыныч кына утырсам, син бер теләгемне үтим дидең.

–  Әйткән идем шул. Я, нинди теләгең бар?

–  Хәзер кычкырыйм әле?

***

Рушан мәктәптән кайткач, әтисе сорый:

–  Улым, сине бүген такта янына чакырдылармы?

–  Әйе.

–  Я, шуннан!

–  Иртәгә сине чакырырлар.

***

Ит сата торган кибеткә ашыгып бер хатын-кыз килеп керә.

–  Сездә тавык бармы?

Сатучы суыткычта калган бердәнбер тавыкны чыгарып үлчәүгә куя. Үлчәү төгәл бер килоны күрсәтә.

–  Ы-һы. Ә зуррак юкмы?

Сатучы тавыкны кире куя да яңадан шуны ук алып сала һәм үлчәүгә бармагы белән баса. Үлчәү кило ярымны күрсәтә.

–  Шәп! Миңа икесен дә бирегез!

***

Ике дус сөйләшә:

–  Рәшиттән хатыны киткән.

–  Шулаймыни? Кәефе ничек соң?

–  Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан хыялланыр дип курыккан идек.

***

–  Илдус, Ирекнең башына таба белән син суктыңмы?

– Әйе. Тик аның аяклары моңа кадәр үк кәкре иде.

–  Нишләп кәефең юк?

***

–  Ахыры күңелсез тәмамланган бер китап укыдым.

–  Нинди китап соң ул?

–  Минем саклык кенәгәм.

***

Шотландияле редакциягә хат җибәрә. “Әгәр дә сез шотландиялеләрнең саранлыгы турында мәзәкләр язуны туктатмасагыз, мин газетагызны күршеләремнән алып укымаячакмын!”