Фирдүс Тямаев — биография, җырлары

Җырчылар

Фирдус Тямаев биография

Фирдүс Фәрит улы Тямаев Татарстанның Нурлат районы, Тубән Нурлат авылында дөньяга килә.  Танылган эстрада җырчысы, автор-башкаручы, Татарстан республикасының атказанган артисты.

1998 елны, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка училищесының баян бүлегенә укырга килә. Бик яратып укый, үзе дә көйләр иҗат итә башлый, КВНнарда катнашып беренче урыннарны ала.

Соңгы курсны тәмамларга ярты ел калгач, 2001 елның 8 октябрендә әтисе вафат була. Укуын тәмамлаган елны Азнакай шәһәренә күчеп китә. Әлеге шәһәрдә дүрт ел эшли һәм 40-ка якын көй яза.

2005 елда яңадан туган ягына кайта. Группа җыеп, төрле артистлар белән гастрольләргә йөри башлый. Татарстан, Башкортстан, Самара, Сембер өлкәләре шәһәр-авылларында, Мәскәүдә концертлар куя. Бүгенге көндә 50 дән артык язган көе бар, күптән түгел студия ачылды, беренче дискы дөнья күрде. Туйлар, юбилейлар алып бара.

Гаиләсе: Өйләнгән хатыны Резедә Әхмәтвәлиева

Фирдүс Тямаев җырлары (Фирдус Тямаев песни 2020)

Ялгыз торна

Фирдус Тямаев — Без бергэ бэхетле

Фирдус Тямаев «Сандугач»

ИХЛАСТАН