Мәһәр — кәләшкә никах бүләге

мәһәр ТУЙ, НИКАХ / СВАДЬБА, НИКЯХ

Мәһәр (кәләшкә никах бүләге) мәсьәләсендә Коръәндә нәрсәләр әйтелә? Мәһәр килешүеннән башка өйләнешкән очракта нишләргә?

Коръәндә, ир-ат (мөселман) өйләнгәндә, булачак хатынына туй бүләге — мэхэр бирергә тиеш, дип әйтелә.

Мәһәр — Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән хатын-кызның хокукы ул. Аллаһы: «Кыенлыклар тудырмый гына, үз ихтыярыгыздан хатыннарга аларга тиешле мәһәрне бирегез», — дигән («ән-Ниса» сүрәсе, 4 нче аять). Әгәр дә ир булачак хатынына мәһәр бирми икән, ул аны мәхкәмә аша алырга мөмкин. Мәһәрне алганга кадәр аның иренә хокукы үз көчендә кала. Әмма ул хатын бурычын үтәмәскә дә хокуклы.

Әгәр мәһәр кияү белән кәләш арасында килешү буенча билгеләнсә, аны мәһәри месиммә, ягъни уртак килешү буенча билгеләнгән мәһәр дип атыйлар. Аның үзенчәлеге шунда: мондый мәһәрне өлешләп түләргә мөмкин. Шул ук вакытта аны тулысынча бирергә дә була. «Әгәр дә никахка кадәр мәһәр билгеләнмәгән булса, никах дөрес дип санала һәм никахтан соң мәһәргә хокук мәсьәләсе үзеннән-үзе күтәрелә (ягъни хатын-кыз аңардан баш тарткан очракта да). Мәһәр түләү мәсьәләсе үзеннән-үзе күтәрелгән очракта, ул мәһәри мисил дип атала. Мондый мәһәрнең гомуми күләме билгеле бер җәмгыятьтәге хатын-кызның тормыш хәле буенча билгеләнә. Бу очракта түбәндәгеләр: хатын-кызның яше, матурлыгы, байлык дәрәҗәсе, акылы, дингә ни дәрәҗәдә ышануы, моңарчы кияүдә булу-булмавы, белеме, әдәплелеге, әхлаклылыгы һәм баласы булу-булмавы исәпкә алына.

Мәһәри мисил турында Коръәндә: «Һич кагылмыйча яки мэхэр күләмен билгеләмичә хатыннарны аерсагыз, өстегездә гөнаһ булмас. Бүләкләгез аларны. Билгеле булган кагыйдәгә ярашлы рәвештә, игелек буенча малы киң булучы да, ярлы кеше дә үзләренең көченнән килгәнчә бүләкләсен. Яхшылык кылучыларга шул тиешледер», — дип әйтелә («әл-Бәкара» сүрәсе, 236 нчы аять).

Шуны ассызыклап әйтәсе килә: аятьтә әлегә мәһәр билгеләнмәгән хатын-кыз белән аерылышу турында сүз бара.

Аерылышу турында сүз баргач, димәк, никах инде булган.

Аерылышу очрагында мәһәр турында Аллаһы Тәгалә: «Әгәр дә сез бер хатынны икенче бер хатын белән алмаштырырга теләсәгез һәм аларның берсенә бүләк биргән булсагыз, аннан бернәрсә дә алмагыз! Сез алдау белән, ачыктан-ачык гөнаһ ясап алмассыз бит инде?!» — ди («ән-Ниса» сүрәсе, 20 нче аять).

Монда әле мэхэр белән «башлык», «сөт хокукы» (кайбер халыкларда киң таралган гадәт-йолалар) һәм башка бүләкләр арасыңдагы аерманы билгеләргә кирәк. Ул бүләкләр барысы да әти-әниләргә, туганнарга тиешле була. Ә мәһәр исә тулысынча бары тик хатын-кызның үзенә генә тиеш. Кияүгә чыгучы хатын-кыз моңа хокуклы.

Исламда мәһәр — никах килешүенең үтәлергә тиешле шарты, ә бирмәү — тыелган гамәл дип каралган.

НИКАХ КӨНЕНДӘ
Никахлашкан яшьләр өчен Аллаһыга ялвару:
Укылышы: Бәрәкәллаһү ләкә вә барәкә галәйкә үә җәмәга бәйнәкүма фи хәйр.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, сезнең кушылуны хәерле кылсын.

ИХЛАСТАН