«Бәйрәм бүген» җыры сүзләре Габдулла Тукай

бәйрәм бүген ТАТАРЧА ШИГЫРЬЛӘР / СТИХИ НА ТАТАРСКОМ

«Бәйрәм бүген» шигырен Габдулла Тукай изге мөселман бәйрәме — Ураза гаетен күз алдында тотып язган диелә. Бу шигырь 1908 елда язылган, ул елны Ураза гаете 1-2 октябрь көннәренә туры килгән булырга тиеш.

Бу шигырь иң әүвәл «Әлислах» дип аталучы, 1907-1909 елларда Казанда нәшер ителгән татар милли-демократик газетасының 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санында «Төлке һәм йөзем җимеше» исемле мәсәл белән бергә, Г. Тукай имзасы астында басылып чыга.  «Габдулла Тукаев диваны»на 1908 елда кертелгән. «Диван»нан алып, Петербургта нәшер ителгән «Нур» газетасының 1910 ел, 29 ноябрь чыгарылышында күчереп басыла.

«Әлислах» газетасында басылган вариантында икенче юл «Нәрсәдән бу? — Билгеле, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген» рәвешендә килә.

Бәйрәм бүген!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Сегодня праздник

Веселье во всем мире, есть одна прелесть сегодня!
— Отчего это? — Я знаю: сегодня праздник, сегодня праздник!

Каждый охвачен одним волнующим чувством;
И моя душа играет праздничный мотив: сегодня праздник!

Солнце светит ярче обычного, я вижу;
— Оно приоделось наверно! — говорю, сегодня праздник, сегодня праздник!

Чувствуешь везде один и тот же душистый запах;
«Мир надушился аромамаслами!» — говорю, сегодня праздник!

С берега слушал я волны вод:
Говорят между собой: « Сегодня праздник, сегодня праздник!..»

Подслушал тихонько когда веял я праздничный ветер;
И он говорит: Сегодня праздник, сегодня праздник!..»

ИХЛАСТАН