Шигырьләр / Стихи на татарском

ТАТАРЧА ШИГЫРЬЛӘР / СТИХИ НА ТАТАРСКОМ

Кызык чаклар бар иде
И-и кызык та чаклар бар иде,
Капка башыннан ук кар иде
Карга баткан авыл юлларын,
Трактор ачкач, барыбер тар иде
Бик бәхетле чаклар бар иде,
Әти-әни исән , пар иде
Уйнап кергәч алар орышыр иде ,
Безнең кием тоташ кар иде
Иртә-кичен авыл өстендә
Тәмле иде , төтен таралгач
Мич алдында ,әни кулында
Уйнап торыр иде табагач
Каен тузы белән учак кабызып,
Сулар кайнар иде казанда
Мал-туарны ашатып-эчергәч
Уен дәвам итәр иде һаманда
Каты суыклары булыр иде
Сузылыр иде атна-ун көнгә
Мәктәпләрдә уку булмый дигән
Белдерү көтә идек без көн дә
Ә суыклар комачау итәмени,
Бала-чага һаман уенда
Окоп казый идек тирләп, пешеп
Бакчаларда, койма буенда
Бала тавышыннан шау-гөр килеп
Торыр иде кичен тау бите
Инештәге бозда уйнап,шуып
Ялтырар иде хәтта яр чите
И-и рәхәт та чаклар бар иде,
Кышлары да озын, ак иде
Безнең генә узган балачакны
Сагынып искә алыр чак инде!
Автор: Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

 

ИХЛАСТАН