Шәрипова Гөлара Вәкил кызы Арча районы Иске Төрнәле авылында дөньяга килә, шунда үсә.
1994 елда Арча педагогия училищесын тәмамлый, югары белем ала. Һөнәре буенча укытучы.
1995 елда тормыш иптәше Ингел белән гаилә коралар. Дүрт малай тәрбияләп үстерәләр.
Шигырьләрен 2014 елда, төпчек улы дөньяга килгәч, иҗат итә башлый.
2017 нче елның көзендә Ак бүре нәшриятында “Баллы көзләрем” исемле шигырь китабы басылып чыкты.
Бүгенге көнгә Гөләра Шәрипованың шигырьләренә күп кенә җырлар язылган, юморчы, нәфис сүз остасы Раил Садриев кебек күренекле артистлар аның шигырьләрен яратып укыйлар.
Тормыш сәгате
Тормыш авыр, диеп зарланабыз,
Кем күргән соң мондый тормышны?
Тәмле ашый, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?
Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән, ни кирәк?
Автобусны хәттә туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк.
Кер юмыйбыз, автоматка гына,
Тапшырдык без шушы эшне дә.
Мультиварка, микровалновкалар,
Эшләп тора һәрбер кешедә.
Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз.
Дөньялары биргәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.
Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,
Начарланды хәзер үзебез.
Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез.
Шөкер итик әйдә булганына,
Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.
Элек кеше ничек яшәгән, дип,
Бераз гына әйдә уйланыйк.
Кәнәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр.
Булганына шөкер итә белеп,
Тыныч кына дөнья көттеләр.
Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.
Бер киемне кидек ничә еллар,
Зарланмадык, җырлап яшәдек.
Өй тутырып үсте бала-чага,
Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз.
Арттырмыймын әле хәерче, дип,
Хәзер инде бала тапмыйбыз.
Машина да кирәкмәде элек,
Җәяү йөрде халык, үлмәде.
Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,
Төшендә дә хәтта күрмәде.
Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәттә артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате…
Гөләра Шәрипова
***
Авырлыклар килгән чакта җиңәр өчен
Бирсәң иде көч — күәтең, газиз Аллам.
Дөрес сукмак күрсәтсәңче мин балаңа,
Җиде юлның чатларында басып калсам.
Какшап китсә тазалыгым, күңел төшсә,
Җаннарыма иңдерсәңче тынычлыклар.
Киптерсәңче җылы, якты нурың белән
Керфегемә эленгәндә тозлы чыклар.
Сагыш- борчу, шөбһә басса йөрәгемне,
Сәбәпләрең әйләсәңче таратырга.
Чәчкәләрен сугарсаңчы мәхәббәтнең
Бар җиһанны, кешеләрне яратырга.
Авыр сүздән, начар күздән сакласаңчы,
Артык нечкә күңел кылым, өзелмәсен.
Ышанычлы дусларымнан, якыннардан,
Күңелләрем беркайчан да сүрелмәсен.
Теләкләрем күпкә китте, кичер зинһар,
Кемгә сөйлим, кемнән сорыйм, син барында.
Бер сөйләшсәм үзең белән, искитмәле,
Сагышлардан, борчулардан җан арына.
*****
ӘНИ ЧӘЕ — ИҢ ТӘМЛЕ!!!
Чәйнең кайсы тәмле, диеп,
Чәй сайлыйбыз кайвакыт.
Әни пешергән чәйдән дә,
Тәмлесен булмый табып.
Әнинеке кебек чәйне
Мөмкин түгел кайнату.
Бу чәйнең бит үз сере бар,
Иксез-чиксез ярату.
Яратуын кушып ясый
Әниләр чәйләренә.
Шуңа күрә искитәрлек,
Бу чәйнең тәмнәренә.
Иң хуш исле, тел йотарлык,
Чәй эчәргә теләсәң.
Вакыт табып ешырак бас,
Туган йортның келәсен.
*****
ОНЫТМА, КАДЕРЛЕМ!
Эзләмә яктылык, үзең сип нурыңны,
Ярдәмең кирәктә суза бел кулыңны.
Җылылык эзләмә, үзең ян, үзең көй,
Ярату эзләмә, өзелеп үзең сөй!
Яктылык сүнмәсен, дөрләсен җаныңда,
Иң газиз кешеләр булсыннар яныңда.
Йөрәгең җылысын тойсыннар үзеңнән,
Елмаю китмәсен беркайчан йөзеңнән.
Мәхәббәт яшәсен йөрәгең түрендә,
Дәрьялар кичсәң дә сагышка төренмә.
Һәр мизгел, һәр көннең белеп кал кадерен,
Гомер ул бер генә, онытма, кадерлем!
*****
Бәбкә саклый бер кыз бала,
Шулкадәрле таныш йөзе.
Сары чәчле, яшькелт күзле,
Самими һәм ихлас үзе.
Бәбкә саклый бик бирелеп
Үлән үскән киң болында.
Сыйпап ала, сыйлап ала
Икмәк салып бер учына…
Шуны гүзәл күренештән
Күзне сарды яшь пәрдәсе.
Янәшәмнән үтте сыман
Балачакның пакъ шәүләсе.
Мич артында агач оя,
Ә ояда сары салам.
«Каз утырттым, артык шаулап
Куркытмачы, яме, Балам..»
Каз салуга йомыркасын
Әнкәй алып суга санын.
Бутарга һич ярамый бит,
Һәрбересе чутта аның.
Вакыт җиткәч йомыркалар
Каз астында борын төртә.
Бүректәге бәбкә җырын
Көтә сыман җәйге иртә.
-Пумалалы таяк әзер,
Сакла, кызым. бәбкәләрне!
Тартма тулы Каз бәбкәсе,
Ә өстендә әнкәй шәле.
Кыйгак- кыйгак, аваз биреп
Каз тагылып арттан килә.
-Каптыра, дип, сыйрагыңны,
Мине үртәп Әни көлә.
Куркыта да, куңелле дә,
Бәбкә саклау җаваплы эш.
-Балаларың таптый күрмә,
Чү, әнкә каз, көш, димен, көш.
Күргәч шушы шаян кызны,
Чарасыздан күз яшьләнде.
Тартма тулы каз бәбкәсе,
Ә өстендә әнкәй шәле…
Бугенгедәй истә әле…
истә әле… (Гөлара Шәрипова)
*****
Югалтмыйча һаман саклыйм
Сиңа язган соңгы хатны.
Уртасында чәчкә ята
Хәтерләтеп үсмер чакны.
Ак юлдагы хисләрнең дә
Кайнарлыгы сулган кебек.
Күңел кылын тибрәтсә дә,
Бәгырьләрне үтми телеп.
Чын күңелдән язган хатым,
Ни сәбәптер китми калган…
Соңгы хат бу — соңгы өмет,
Татлы сагыш җаннан тамган.
Кипкән нәфис чәчкә кебек
Сулган инде сөю гөле.
Вакыт-вакыт айкый бары
Күңелләрне хәтер җиле.
Кайчакларда шушы хатны
Үткәннәргә юллар булам.
Уйлыйм аннан, хыялый җан,
Яшьлек гөлең күптән сулган..
Терелтергә тырышма да,
Үз чәчкәңә сип син сулар.
Хат эчендә калсын бары
Яшьлек белән бәйле уйлар.
Ядъкәр итеп саклыйм хатны,
Сагынганда укыйм ачып.
Ә эчендә саф, самими
Яшьлек гөлем калган качып.
*****
Нәрсә соң бәхет? Нинди була хәсрәт?
Хәсрәт йөге авыр… Бәхет — җиңел, рәхәт!
Бәхет бит ул — тамчы, иртән кояш күргән,
Сагыш дәрья сыман, үзе күлдәй тирән…
Бәхет иңнәреңә очар канат куя,
Хәсрәт килсә кеше шул канатны җуя.
Бәхет мизгел генә, тоеп калу җитә,
Хәсрәт кеше җанын бик бәхетсез итә…
Бәхет чишмә кебек, сагыш исә — диңгез,
Вакыт үлчәвендә икесе дә тигез.
Хәтер булып кала икесе дә җанда,
Өмет белән карыйк һәр туасы таңга!
Бәхетлесе булыр, кайгы — сагышлысы,
Авыр көннәреңне җиңелләре җиңәр.
Һәрбер үткән көнне кеше тормышының
Кабатланмас, үзгә кыйпылчыгы, диләр….
*****
Елга булсам, күптән ташыр идем,
Урман булсам, туймас идем шаулап.
Кошчык булсам, күктә очар идем,
Канатланып, үз иркемне даулап.
* * *
Мин елга да түгел, карурман да,
Күкләрне дә кочмый канатым.
Җир кызы мин, әллә инде шуңа,
Тезләремне бик еш канаттым.
Күз яшемне йотып елмайдым да,
Шатлыгымнан үксеп еладым.
Таптым да мин, кайчак югалттым да,
Җан ачысын булды тойганым.
Елга булып минем күңел ташый,
Урман булып шаулый уйларым.
Хыялларым зәңгәр күкне коча,
Ирек даулый йөрәк җырларым.
Елга, урман, иксез-чиксез күкне
Сыйдыра ала олы йөрәгем.
Беркайчан да, хаттә эчемнән дә:
Нигә тудым җиргә, димәдем.
Сынатмыймын, нигә сиздерергә,
Кемгә кирәк минем яшьләрем.
Гомеремнең һәрбер яңа көнен
Мин яшисем килеп яшәдем.
Шулай яшим, чөнки язмыш миңа
Гомерләрнең биргән ярсуын.
Бу хәләтем, күңелемне айкап
Ярларымнан чыгып ташуым…
Голара Шарипова