Социаль хезмәткәрләр көне белән котлаулар

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклим. Сезнең яхшылыкларыгыз, мәрхәмәтлекләрегез, якты йөзегез һәм тәмле телегез өчен ЗУР РӘХМӘТ. Сезгә озын гомер, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

***

Хөрмәтле Социаль яклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезнең шәфкатьлелек, сизгерлелек, күңел җылысы, кайгыртучанлык белән янып эшләүегез бик күпләрнең тормышына мәгънә бирә, ялгышканнарга туры юл, рухи ярдәм күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрүегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын! Үзегез һәм якыннарыгыз исән-сау булсын!

***

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм — социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйбыз. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Бу олы вазифаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу — бу үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу — шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә иминлеге телибез.



Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калучыларга ихлас ярдәмегез бу истәлекле көннең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтә. Алар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Башкалар борчуын үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Заман алга киткән, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе арткан саен, социаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык сезгә күбрәк мөрәҗәгать итә. Сезгә җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Шулай ук бу көнне күп еллар ярдәмгә мохтаҗларның мәнфәгатьләрен кайгырткан хөрмәтле социаль хезмәт ветераннарына да иң изге теләкләребезне юллыйк. Гомер көзегез бәхетле булсын, йөзегездән елмаю китмәсен!

***

Хөрмәтле социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән социаль хезмәткәр көне белән котлыйбыз! Сез үзегезне бик мөһим һәм кирәкле эшкә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышлыйсыз. Бу зур эш сездән җаваплылык һәм югары профессиональлек таләп итә, һәм сез үз вазыйфаларыгызны лаеклы башкарасыз. Бүгенге көндә коронавирус пандемиясе чорында килеп туган шартларда сез алдынгы сафларда каласыз: өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерәсез, сезнең карамактагыларга хезмәт күрсәтүегезне дәвам итәсез. Сезнең эштә иң мөһиме — игелек һәм шәфкатьлелек. Бу бәяләп бетергесез сыйфатларыгыз, эшегез өчен рәхмәт сезгә! Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына, бай тәҗрибә туплаган яшь белгечләргә, шулай ук мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан барлык кешеләргә – иҗтимагый оешмалар вәкилләренә, актив тормыш позициясе булган кешеләргә рәхмәтебезне белдерәсебез килә.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаилә иминлеге, яңа һөнәри казанышлар, коллективта үзара аңлашу, уңышлар, күңел күтәренкелеге телибез!

Соц. работниклар көненә котлау шигыре

Социаль хезмәткәрләр көне белән

Бүген изге кешеләр көне
Фәрештәдәй изге кешеләр…
Нур алып килүче һәр йортка
Ярдәм итүче карчыкка-картка.

Сезнең кебек олы йөрәкле
Сездәй изге җаннар булганда
Шатлык балкыр һәрчак йөзләрдә
Сез ярдәм куллары сузганда.

Сез күрсәткән ярдәмнең әҗере
Кайтсын меңе белән әйләнеп.
Ак бәхетләр килсен йортыгызга
Шатлык-сөенечкә бәйләнеп.

ИХЛАСТАН