Азан әйтү: сүзләре, догасы, мәгънәсе һәм тарихы

Азан әйтү: сүзләре, догасы, мәгънәсе һәм тарихы ДИН ТУРЫНДАГЫ ЯЗМАЛАР

Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “азан” сүзе “белдерү”, “белгертү” дигәнне аңлата. Дини термин буларак ул билгеле бер сүзләр белән мөселманнарны мәчеткә, ә мөселман булмаганнарны ислам диненә чакыру мәгънәсен аңлата. Азан беренче тапкыр Милади белән 632 елда, Һиҗринең 1 нче елында әйтелә башлый. Азан әйтүчене мәзин диләр. Ислам динендә беренче хәзрәт – Хәзрәти Мөхәммәд (саллалаһу галәйһи уә сәлләм). Ә аның беренче азанчысы-мәзине Билал Хәбәши хәзрәтләре була. Ул азанны бик матур әйткән, диләр.

Пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) һәр мәсьәләдә дә Аллаһтан хәбәр, ягъни вәхи көткән. Ә азан әйтү турында аңа бер хәбәр дә килмәгән. Шул чакта ул Коръән-Кәримдәге: “Эшләреңдә иптәшләрең белән киңәш”, – дигән аятькә таяна һәм иптәшләре белән киңәшләшә. Төрле тәкъдимнәр әйтелә. Берәүләр: “Халыкны мәчеткә чаң кагып чакыртыйк”, – ди. Әмма Пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) бу гадәтнең христианнарда булуын әйтеп, без аларга охшарга тиеш түгел, ди. Шуннан: “Сыер мөгезеннән ясалган быргы белән чакыртыйк”, – дип әйтәләр. Андый гадәт яһүдләргә хас булгач, монысы да кабул ителми. “Алай булганда намаз вакытында байрак элик. Халык шуны күреп мәчеткә килсен”, – диләр. Әмма ястү һәм иртәнге намазларның вакыты караңгы вакытка туры килгәнлектән, кешеләр аны күрмәстер дип, монысы да кире кагыла. Шулай итеп, бер фикергә дә килә алмыйча таралышалар. Шул төндә Абдулла бин Зәед хәзрәтләре төш күрә. Аңа бер фәрештә азан сүзләрен өйрәтә. Ул уяну белән иртәнге намазга кадәр моны Мөхәммәд (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) Пәйгамбәргә барып сөйли. Пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) дә: “Бу турыда миңа да хәбәр килде”, – ди. Билал Хәбәшигә барып сүзләрен өйрәтергә һәм иртәнге намаз алдыннан укырга куша.

Азан уку – ваҗиб дәрәҗәсендәге көчле сөннәттер. Азан укуның савабы бик зур. Пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи уә сәлләм): “Азан укуның савабы шулкадәр күп, аны белсәгез, азан уку өчен бер-берегез белән ярышып, арагызга шобага салып, азан укыр идегез”, – дигән.

Азанны намаз алдыннан гына түгел, балага исем кушканда, яңа йортка күченгәндә дә әйтәләр. Мисал өчен, бала тугач та азан әйтү – сабыйның беренче ишеткән сүзе “Аллаһ” булсын, ул тугач ук дин юлына өндәлсен һәм аның яныннан шайтаннар качып китсен өчен эшләнә. Чөнки шайтаннар Аллаһ исемен ишетүгә кача. Әгәр дә азан әйтелмәсә, шайтаннар бала янына җыелышып, аңа зарар китерергә мөмкин. Иблис балаларының берсе – Хаффәф исемлесенең вазыйфасы кешеләрне куркыту һәм газаплаудан гыйбарәт. Ул куркыныч хайваннар сурәтенә кереп куркыта. Кечкенә вакытта бала янына килергә, шуннан бала куркып калырга мөмкин. Пәйгамбәребезнең (саллалаһу галәйһи уә сәлләм): “Азан авазын ишетсә, шайтан 30 чакрым ераклыкка качар”, – дигән хәдисе бар. Төрле сихер-зәхмәтләрдән азан әйтеп дәвалануны шушы хәдиснең мәгънәсе белән дә аңлатырга була.

Азан сузлэре (азан текст на татарском):

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Иртәнге намазга азан әйткәндә “әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм” (мәгънәсе: намаз йокыдан хәерлерәк) сүзләре өстәлә, башка намазларда азан барысына да бертөрле әйтелә.

Иртәнге намазага азан эйту:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм
Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Азан догасы:
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ
وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ
مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ
Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ.
Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ.
Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.
Иннәкә лә түхълифү-мигадь.

Мәгънәсе:
Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ.
Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир.
Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит.
Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.

ИХЛАСТАН