Әүвәбин намазы безнең борынгы бабаларыбыз укыган, бик изге, саваплы намаз ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтеннән санала һәм ахшам намазыннан соң укыла. Ул нәфел намазы кебек ике рәкәгать укыла. Кайбер китапларда исә 4 рәкәгать укылырга тиеш дип тә язылган.
Уку рәвеше: гади нәфел намазы кебек, әмма «әүвәбин намазын укымакка» дип ният кылырга кирәк. Кайбер китапларда, әүвәбин намазының ике рәкәгатендә дә «Әлхәм»нән соң «Аятел-Көрси», өч «әл-Ихлас» сүрәсе укыла, дип әйтелә. Икенчөләрендә, «Әлхәм» сүрәсеннән соң биш «әл-Ихлас» сүрәсе укыла, дип әйтелә.