Пәйгамбәребезгә салават әйтү хикмәтләре

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү – мөселманнарның аңа карата яратуларын, рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен, Расүлебезнең Кыямәт көнендә шәфәгатенә өметләнүен белдерүе ул.

Пәйгамбәребезгә салават эйту – аның исемен әйткәннән соң «Салләллаһү галәйһи вә сәллам» дип өстәү ул.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:
«Һичшиксез, Аллаһы һәм фәрештәләре Нәби салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр. [Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәрәкәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып, шәрәф казана һәм аның зикере белән бәрәкәтләнәләр]. Ий иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм [«Ий, Нәби, сиңа сәлам булсын», – дип] сәламләү белән сәлам бирегез». («Әл-Әхзәб / Гаскәрләр», 33:56)

Биредә Аллаһы Тәгаләнең салават әйтүе – аны фәрештәләр алдында мактавын белдерә, фәрештәләрнең салават әйтүе – аның өчен дога кылуларын аңлата.

Суфьян Әс-Сәуридән китерелә: «Аллаһының салаваты – рәхмәт, фәрештәләрнең салаваты – истигъфар» (Имам Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Мөэминнәрнең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтүләре аңа дога булып бара һәм аны олылауларын белдерә.

Нәрсә ул салават?

Әбү Галия исемле хәзрәт әйтүенчә, салават – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне, Раббыбызның хәбибен мактауны аңлатыр. Фәрештәләрнең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлары – аларның истигъфарларыдыр.

Кешеләрнең салаваты – хәер-дога әйтү, игелек теләүдер. Аллаһы Тәгалә Үзенең хәбибен яраткач, якын күргәч, аңа салават әйтү Аллаһы Тәгаләдән үзеңә хәер-дога алу белән бер. Хәзрәти Габдулла бине Гамер әйтүенчә, кем булса да Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә бер салават әйтсә, әйтүче Аллаһы Тәгаләдән һәм Аның фәрештәләреннән 70 салаватка ирешер.

Пәйгамбәребез үзе дә: «Кем булса да миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават булдырыр, кем 10 салават әйтсә – Аллаһы Тәгаладән 100 гә ирешер. Кем миңа 100 салават әйтсә – Аллаһы Тәгалә аңа икейөзлелектән котылуны һәм уттан котылуны насыйп итәр һәм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны шәһитләр белән бергә булдырыр», – дигән.

Хәтта, күп риваятьләргә күрә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабере янында, Аллаһы Тәгалә тарафыннан вәкил итеп куелган фәрештә торадыр. Ул фәрештә, Пәйгамбәребез әйтүенчә, аның исемен искә алганнар белән салават әйткәннәрнең авазларын ишетеп торыр. Салават әйтелү белән, ул фәрештә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: «Сиңа фәлән углы яки кызы фәлән салават әйтте», – дип җиткерер.

Шундый әҗерле, бәрәкәтле, саваплы, хөрмәтле салават ничек яңгырарга тиеш соң? Заманында Пәйгамбәребез бу сорауны якын сәхабәләреннән дә ишеткән була.

Фазыйләтле салаватның берсе – «Әллаһүммә салли галәә Мүхәммәдин вә галә әәли Мүхәммәдин вә сәллим» дип әйтү. Тик әйтүче кеше бу салаватларны әйткәндә, «салли» сүзендә басымны «а» авазына куярга тиеш, чөнки «салли» дигәндә басымны «и» авазына куйса, бик олы көферлек кылуы бар!

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтергә кушып, Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек, өстенлек булдыра. Ишеткән кеше ишетмәгәнгә җиткерсә – изге бурычын үтәр, тагын да әҗерлерәк булыр.

Аллаһы Тәгалә шулай безгә хәлебездән килгәнчә салават әйтүне, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең исеме искә алынганда аңа хәер-догада булуны насыйп әйләсен! Дәһшәтле Кыямәт көнендә иман әһелләренә вәгъдә ителгән Пәйгамбәребез шәфәгатенә ирешүләрне җиңеллек белән насыйп итсен!

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Әл-Мостафа хәзрәтләренең хәмед байрагы астында туплануыбызны насыйп итсә иде!

Салават әйтү фазыйләтләре

Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһедән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип әйткәне китерелә: «Кем (бер тапкыр) салават әйтсә, Аллаһы аңа моның өчен ун кат рәхмәтен бирер».

«Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер».

«(Бүтәннәрдән) ешрак салават әйткән кешеләр Ахирәт көнендә миңа башкалардан якынрак булыр».

«Хакыйкатьтә, җомга көне − иң хәерле көннәрегезнең берседер, шулай булгач, бу көндә миңа ешрак салават китерегез, чөнки салаватларыгыз миңа китерелеп күрсәтелер». Кешеләр: «Әй, Аллаһының Расүле, син инде туфракка әйләнгәч, ничек итеп без кылган салаватлар үзеңә китереп күрсәтелер», – дип сорадылар. Шуннан соң Пәйгамбәребез болай дип
әйткән: «Хактыр ки, иң кодрәтле һәм бөек булган Аллаһы пәйгамбәрләрнең җәсәден җир өчен харам кылды». «Аның янында мине искә алган чагында салават китермәгән кешене түбәнсетелү көтсен!».

салават әйтү

Салават әйтү файдалары

Салават әйтү – догаларыбыз кабул булуына сәбәп ул. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Дога кылыр алдыннан, иң баштан Аллаһыга мактаулар әйтегез, аннары миңа салават һәм сәлам сүзләрен ирештерегез. Болардан соң үзегез теләгәнчә дога кылыгыз», – дип әйткән.

Салават сүзләре: «Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд».

Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер».

Салават әйтүнең файдаларын карап узыйк:

  • Аллаһының әмерен үтәү. Коръәндә әйтелә: «Ий иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм [«Ий, Нәби, сиңа сәлам булсын», – дип] сәламләү белән сәлам бирегез». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56
  • Салават эйту, Аллаһының рәхмәте белән, безнең гөнаһларыбызның кичерелүенә китерә.
    Пәйгамбәребез: «Миңа бер салават әйтүче кешегә Аллаһы 10 салават әйтер, 10 гөнаһын ярлыкар һәм 10 дәрәҗәгә күтәрер», – дигән.
  • Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенә салаватлар әйткән кеше белән бергә булыр. Ул: «Кыямәт көнендә кешеләр арасында миңа иң якыннары булып, миңа иң күп салаватлар һәм сәламнәр әйтүче булыр», – дигән.
  • Пәйгамбәребез әйтелгән сәламнәргә җавап кайтара. Ул: «Әгәр кем дә булса миңа сәлам бирсә, мин ул кешенең сәламен кабул итә алсын өчен, Аллаһы Тәгалә миңа җанымны кайтарыр», – дигән.
  • Шулай ук Расүлебезгә салаватлар әйтүче кешенең холкы күркәмләнә, ул начар гадәтләрдән арына, Аллаһының ризалыгына ирешә, ике дөнья бәхетенә лаек була һәм тормышына бәрәкәт иңә.

Салават шәрифәләр

Бөтен мөселманнар салават шәрифәне бик күп итеп укырга тиеш. Салават шәрифәне күп укыган кеше бәла һәм афәтләрдән, кайгы-хәсрәттән һәм фәкыйрьлектән имин булыр, хәерле максатларга ирешер. Бигрәк тә җомга көннәрендә күп итеп уку яхшы.

Раббыбыз Коръәни Кәримдә иман вә ислам әһеленә Үзенең һәм фәрештәләренең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйткәнне тантаналы хәлдә ачыклый, белгертә. Моның хакында югарыдагы аятьтә искә алынды.

Димәк, киресенчә эшләү Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Аллаһы Тәгалә каршында булган дәрәҗәсенә әһәмият бирмәү белән бердер. Кем ул Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм? Күрше абыймы? Туганыбызмы? Танышыбызмы? Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – барча галәмгә, кеше, җен кавеменә дөньялык мәшәкатьләреннән котылу юлын, шәйтан сукмакларына басмас өчен чараларын күрсәтеп калдыручы Пәйгамбәр кеше исемедер. Кыямәт көнендә өммәтенең халкына шәфәгать кылып, башын сәҗдәдән күтәрмичә торучы Аллаһы колы исемедер.

Белмибез дисәк, дөрес булмас. Ишетмәдек, дисәк тә, хак булмас. Бу сөйләү-язуларга, вәгазьләргә чукрак та игътибар бирәдер. Тик, күңелләрдә усаллык, явызлык хисләре булу сәбәпле, күрер күзләр күрмәсләр, ишетә торган колаклар ишетмәсләр. Күзләр күрүен күрерләр – тик күрсәләр дә, нәрсә икәнен аңламаслар. Ишетә торган колаклар ишетсәләр дә, ишеткәнгә игътибар бирмәгәч, ишетмәгән белән бер булырлар.

Газаплы, авыр, җәфа чиктерә торган нәрсә турында сүз бармый бит! Сүз ихлас күңел белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен хәер-догада булу, аңа салават-сәлам әйтү турында бара. «Аллаһүммә салли галәә Мүхәммәд» дип әйтүнең бер авырлыгы да юк. Тик күпләр, күңелләре кырыс булганга күрә, бу сүзләрне әйтә алмаслар. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе: «Мине искә алганда, үземә салават әйтмәс кешенең күңеле кырыстыр», – дип әйткән.

Бүгенге көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең исеме китапларда, язмаларда язылганда бик күп очракларда янында «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип язу урынына, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дәрәҗәсенә игътибар итмичә, «г.», «г-м», «с.г.в.с.», «с.л.г.м.» кыяфәтле кыскартмалар очрый. Кыямәт көнендә шәфәгатен өмет итеп, азаннар әйтелгән саен «вәрзүкънә шәфәгатәһү Йәүмәл-Кыйәмәһ» («вә Кыямәт көнендә безгә аның шәфәгатен насыйп әйлә!») дигәндә, Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исеме янында «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» җөмләсен язудан нәрсә өчен үз-үзебезне тыябыз соң? Кәгазь саклыйбызмы? Әллә буяунымы? Бәлки бу нәрсә ялкаулыктан килеп чыгадыр? «Белмәдем, белмәдек» диючеләр булса, киләчәктә болай эшләүдән сак булсагыз иде.

Расүлебезгә салават эйтунең мөһимлеге

Раббыбыз әманәткә биргән нәрсәләрне ияләренә кайтаруны, әманәт үтәүне таләп итә, әманәткә хыянәт кылудан катгый хәлдә кисәтә. Шул әманәт дигән нәрсәләрнең берсе – дөньяларга Аллаһы Тәгаләнең Үз рәхмәтеннән күндерелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә салават әйтү булыр.
Салават әйтүнең хикмәтләре, фазыйләтләре турында күп сөйләнә. Тик без әманәт үтәүдә күбесенчә гафил булып калабыз. Шул мәсьәләгә янә кайтып, гакыл ияләренең игътибарын җәлеп итәргә булдык. Аллаһы Тәгалә бу эштә безгә иң олы ярдәмче, иң олы киңәшче булса иде!

Рувәйфәгъ бине Сәбит ӘлӘнсаридән риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Кем дә кем «Аллаһүммә салли галәә Мүхәммәдин вә әнзилһүл-мәкъгадәлмүкаррабә гыйндәкә йәүмәл-кыйәмәһ» (мәгънәсе: Йә Аллаһым! Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватың булса иде! Һәм Син аны Кыямәт көнендә Үзеңә якынайтылган хөрмәтле дәрәҗәгә ирештерсәң иде!) дип әйтсә, аңа – минем шәфәгатем тиеш булыр», – дигән.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләнең каршында олы дәрәҗәгә, Мәками мәхмүдкә ирешсә иде, дип без һәр азан әйтелгән саен дога кылабыз. Безнең дога кылуларыбыз, иншәАллаһ, бушка китмәс.

«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» – дигән Расүли Әгъзам. Хәзрәти Гали радыяллаһу ганһенең риваятендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең исемен ишетеп тә, аңа салават сәлам әйтмәүче саранның сараны булыр, дигән мәгънәдә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен тапшырып калдырылган.

Хәзрәти Әбү Һөрайра риваяте буенча бу кисәтү: «Хур булсын шул кеше, кем дә кем мине искә алу белән үземә салават әйтмәсә», – дип яңгырый.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исемен «Мөхәммәд» дип кенә, ягъни «Пәйгамбәребез Мөхәммәд», «Расүлебез Мөхәммәд» дип әйтмичә сөйләшү, Расүлебезнең дәрәҗәсенә карата илаһи әмерне үтәмәү була.

Шәех яки ишан-хәзрәт Габдулла Сираҗеддин «Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү» дигән китабында салават әйтә торган вакытлардан иң хәерлеләренең егермесен санап күрсәтә. Ул 20 төрле вакытлар түбәндәгеләрдер:

  1. Азан әйтеп бетергәч, азан догасыннан соң.
  2. Дога кылганда салаватны доганың башында, уртасында һәм ахырында әйтү.
  3. Мәчеткә кергәндә.
  4. Бер мөселман икенче берәү белән очрашканда.
  5. Берәр мәҗлескә җыелганда.
  6. Берәр язуда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исемен язудан соң.
  7. Һәр хәерле сүз, фикер әйткәндә.
  8. Вәгазь сөйләгәндә, дәрес укыганда.
  9. Көннең башында һәм ахырында.
  10. Йокы килгән вакытта.
  11. Төнлә йокыдан торып, төнге намазларга басканда.
  12. Колаклар тонган вакытта.
  13. Хәдис-шәриф онытылганда.
  14. Салаватлар әйтүдән соң.
  15. Коръәнне хәтем итүдән соң.
  16. Гамь, хәсрәт вакытында.
  17. Берәр теләк-хаҗәт булып дога кылганда.
  18. Никах хотбәсен укыганда.
  19. Җомга көнендә һәм кичәсендә.
  20. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә.

Әлбәттә, салават бу 20 вакытта гына әйтелер дә, башка чакта әйтелмәс дигән сүз түгел. Бу 20 урын салават әйтүгә бик хөрмәтле булган вакытлар гына.

салават эйту

Җомга көн салаватлары

Җомга хотбәсенең икенче өлеше (хотбә-и сәния) укылганда, имам: «Йә әййүһәл-ләз̣инә әмәнүү саллүү гәләйһи вә сәллимүү тәслимән» дип әмер итә. «Ий, сез, иман китереп инанучылар! Шушы җомгада хазир булучылар! Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтегез һәм сәламнәр белән сәламләгез, аның өчен дога кылыгыз!» – дигәч, әлбәттә, җомгада катнашучы бәндә күңеленнән салават әйтергә тиеш. Әгәр үзеңне иман әһеле дип исәплисең икән, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтә! Тик бер әмерне үтәп, икенчесен онытма! Күршеңә «сөйләгәнне тыңла» дип әйтсәң дә, өеңә җомгасыз яки җомга савабына ирешмичә яки аны югалтып кайтып китүең бар. Шуңа күрә бу очракта салават күңелдән әйтелергә тиеш. Салават әйтүнең дәрәҗәсе менә шул аятьтә күренеп тора.

Әш-Шибли радыяллаһу ганһедән болай дип риваять ителгән, ул: «Күршеләремнән бер ир үлгәч, мин аны төшемдә күрдем һәм хәле хакында сораштым. Ул миңа: «Ий Шибли! Минем башымнан олы куркулар узды!

Миңа сорау бирелде дә, минем телем аннан тетрәнеп бәйләнде, Минем яныма, ике фәрештә килде дә, берсе мине газапларга омтылды. Шулвакыт янымда бер бик матур зат пәйда булды. Минем андый матур йөзле затны беркайчан да  үргәнем булмады. Ул фәрештә белән минем арага кереп басты. Мин аннан: «Син кем?»– дип сорадым. Миңа үзенең дәлилен бәян иткәннән соң, ул: «Мин – фәрештә. Аллаһы мине Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү савабыннан яратты, ә син Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватны күп әйтә идең. Шунлыктан, Аллаһы рөхсәте белән мин сине барлык кайгылардан һәм җәһәннәм уты газабыннан азат итәрмен. Мин сине җәннәткә кертмичә калдырмам һәм синнән аерылмам», – дип әйтте», – дигән.

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә: «Ий Муса! Әгәр телең – сүземә, карашың нуры – күземә, ишетүем – колагыңа якынрак булуын теләсәң, дустым Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватны күп әйт!» – дип вәхи кыла.

«Догалык» китабыннан

ИХЛАСТАН