Әниләр көненә котлаулар / Поздравления с днем матери на татарском

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Әниләр көненә котлаулар (поздравления с днем матери на татарском). Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган  изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Энилэр коне белэн котлаулар

Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.

Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.

Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.

(Әлфия Ситдыйкова)

* * *
Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул — канаты.

Канатларны Раббым каермасын,
Сау-сәламәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына,
Тыныч яшәр җирдә аналар.

Бала бит ул, җаның кебек газиз,
Алар өчен йөрәк өзелә.
Бала хәсрәтләре күрми генә
Җитсәк иде гомер көзенә!!!

(Гөлара Шәрипова)

Күңелдәге барлык җылы, матур сүзләр,
Бүген ,Әни, сине зурлап яңгырасын.
Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен,
Килә ,Әни, бары сиңа яудырасым.

Күктә кояш ничек балкып, көлеп торса,
Син дә ,Әни, безнең өчен кояш кебек.
Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың,
Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген.

Сәламәт бул, мәңге шулай балкып яшә,
Сабыр, тыйнак, уңган-булган әниебез.
Сине, Әни, үрнәк итеп, өлге итеп,
Тормышларны гөлгә күмеп яшибез без.

Җаның тыныч, тазалыгың ныклы булсын,
Ак әби син, саф күңелле әниебез.
Котлап сине шушы матур бәйрәм белән,
Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез!

(Гөлара Шәрипова)

* * *

Әнидән дә бөек кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? — беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? — һич кем дә юк!

Абынганда кул бирүче — әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче — әни генә!
Шатлык барда куанучы — әни генә!
Бала диеп җан атучы — әни генә!

Әниләрнең йөрәгенә бар да сыя,
Ут кайгыра бала өчен үзе генә.
Әниләрне кайгыртмыйча яшәтергә,
Бирсен Аллам барыбызга гомер генә.

Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен,
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңга калмый йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен…

(Гөлсем Нәбиуллина)

* * *

Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!

Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

* * *

— Бердәнбер кызым! — дип, иркәләп һәм сөеп,
Үстердең син мине, Әнкәем!
Җил-яңгыр тидерми, яшисең хәзер дә.
Кадерләп ниләр соң әйтәем?!

Гомерем буена, тоям мин, Әнием,
Наз тулы йөрәгең җылысын.
Телимен мин сиңа, бәйрәмең көнендә.
Саулыкның корычтай ныклысын.

(Әлфия Ситдыйкова)

* * *

Таң җилләре һәрбер иртә саен
Безнең сәламнәрне китерсен.
Күңелеңә яшәү дәрте бирсен,
Күзеңдәге яшьне киптерсен!

Ап-ак карлар кебек ак бәхетләр
Телимен мин сиңа, әнкәем.
Бәйрәмеңне ел да бергәләшеп
Үткәрергә язсын, Ходаем!

Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул,
Нур сирпелсен синең күзеңнән.

Әйдә, әйдә, гомер үтсә үтсен,
Ә йөрәккә кырау төшмәсен..
Килер көнгә сәламәтлек белән
Куанычлар гына өстәлсен.

* * *

Синең бүген зур бәйрәмең, әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты!
Синдә булган йөз яктысы, әни,
Йөрәкләрдә безнең учак якты.

Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
“Бисмилла” дип, син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңыңда.

* * *

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.

* * *

Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.

***

Кайчан барсак – киң күңелле,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Авырлыклар җиңеләеп китә,
Синең әйткән җылы сүз белән.

Бу дөньяда, әни, “балам”, диеп,
Күпме җәза, газап күргәнсең.
Соңгы телемеңне, үзең капмый,
Безгә өлеш итеп биргәнсең.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

* * *

Бу тормышның агын-караларын,
Кайгы-шатлыкларын күп күрдең.
Көнне-төнгә, очын-очка ялгап,
Безне кадерләп син, әни, үстердең.

Онытмамын сине беркайчан да,
Рәхмәтлемен барысы өчен дә!
Изге, әни, синең күңелкәең,
Озын гына булсын гомеркәең.

* * *

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

* * *

Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

* * *

Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һэм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һэм сөендереп мең-мең яшә!

Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрен, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тынлыйсың да, анлыйсың да узең.

Чал чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син, әнкәй,
Картаюны белмә гомергә.

* * *

Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әнием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әтием.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.

* * *

Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк буса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

* * *

Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Киләчәгең матур, күркәм булсын,
Очрамасын сиңа киртәләр.
Ак бәхетләр генә алып килсен
Киләчәктә туар иртәләр.

* * *

Әнкәем!
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Шатлыкларның телим көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын.

Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр,
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа, әнкәй,
Исәнлегең белән йөз яшә!

Син булганда гына без бәхетле,
Син булганда якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп кар яугандай,
Ап-ак бәхет-шатлык телибез.

* * *

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.

Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

Син булганга күрә, әни, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен –
Озак яшә, исән бул гына.

* * *

Котлы булсын, әнкәй, бәйрәмең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер юлларың.

* * *

Әнкәй, бәгърем!
Синең йомшак куллар
Назласа да, иркә итмәде.
Без үскәндә кыенлыклар күрсәң,
Шатлыклар да читләп үтмәде.
.
* * *

Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын –
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

* * *

Әнкәй, синнән еракларда яшәсәм дә,
Һәр көн сине күңел сагына.
Рәхмәтләрем чиксез, теләкләрем изге,
Уй-хисләрем сиңа табына.

* * *

Һәр гомернең кышы, көзе була,
Ә синеке һаман җәй килеш.
Кешелегең, кечелегең сине
Яшәтәдер шулай яшь килеш.

Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да.

* * *

Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.

Сәламәт бул, озак еллар яшә,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Кайгы күрми, шатлык-куанычта
Үтсен синең килер көннәрең.

* * *

Әни көне белән сине котлыйм
Матур булып атсын таңнарың!
Рәхәт яшә — игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер балаңның.

Таң калабыз синең батырлыкка,
Сокланабыз синең сабырлыкка.
Йөзләреңә чыгармыйча хәсрәт төсен,
Үстердең син безне ялгызлыкта.

* * *

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Сызламасын аяк-кулларың.
Әткәебез, балаларың, туганнарың белән
Матур үтсен гомер юлларың.

* * *

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

* * *

Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен,
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшебез, терәгебез булып
Яшә әле, яшә йөзгәчә.

* * *

Озак яшә, бер дә авырма син,
Хәер-савап кайтысын үзеңә!
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә!

* * *

Күз нурыңны түктең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш!
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач!

* * *

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл
Синең белән туган йорт ямьле.

* * *

Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә,
Син бит минем йөрәк түрендә,
Озак яшә, Әни, авырмыйча,
Син – бу дөньяда бер генә.

Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

* * *

Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.

Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана,
Баласының йөрәк тибешен.

Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:
Борчулар да, шатлык — барсы да.
Сөенечле язлар, якты җәйләр,
Көзе-кышы, моңы-зары да.

Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.

Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!

(Әлфия Ситдыйкова)

* * *

Безнең бәйрәм җитә,
Кыз кардәшләр.
Бәйрәм белән һәммәбезне дә!
Әни кеше йортның учагы ул
Әни кеше ирнең терәге!

Әни бит ул сине юатучы,
Шатлыкларны безнең бүлүче.
Кайгы-хәсрәт булса,
Бары әни кеше
Күзләреңнән аны белүче!

Әни бит ул изге җанлы кеше.
Бала өчен бирә барсын да,
Кадерләрен белик янда чакта,
Котлап торыйк туар һәр таңда.

* * *

Һәрбер Ана тели үз баласын
Гел бәхетле итеп күрергә.
Әзер алар, газиз баласына,
Ярты җанын бүлеп бирергә.

Инсаф, әдәп үрнәге ул һәрчак.
Бөек аның куйган хезмәте.
Ана хакын хаклап, күрсәтик без
Аналарга тиеш хөрмәтне.

(Әлфия Ситдыйкова)

* * *

Безнең өчен яшәү өлгесе син.
Бар назыңны безгә багышладың.
Ап-ак карлар яуган шушы көндә.
Таралсыннар барлык сагышларың.

Көчле бит син. Әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен.
Ходай олыласын үзеңне.

Без яшибез. Әнкәй, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без.
Исәнлектә үтсен гомерең.

(Әлфия Ситдыйкова)

* * *

Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.

Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.

* * *

Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары

* * *

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенэ тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,

Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.

* * *

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә
Нигә кояш көлеп карый
Беләбез һәммәбез дә

Әни!Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни”диеп аңа дәшәргә.

* * *

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.

Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.

Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.

Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

(Люция Аблеева)

* * *

Нихәл кызым? Хәлең ничек?
Әйбәт әни — вакыт юк…
Ачуланма инде кызым,
Сагындым, түземлек юк!

Әни хәзер мин ашыгам,
Үзем шалтыратырмын!
Эшләремне бетерим дә
Бәлки сезгә кайтырмын!

Көттем,көттем дә мин кызым-
Шалтыратырга булдым!
Синнән хәбәрләр булмагач,
Кайгы-хәсрәткә тулдым!

Күп тапкырлар шалтыратты-
Әнисе хәл белергә!
Ә кызының вакыты юк,
Эше тыгыз күренә!

Бер үзем мин… бигрәк моңсу
Сезне күрәсем килә!
Кызым кайчан кайтырсың син?
Йөрәгем ярсый, тибә!

Вакыт үтә, көн дә көтә
Тәрәздән күзен алмый!
Әни күңеле йомышак-
Күзләре ничек талмый?

Шулай бер көн… караңгы төн
Әнисе шалтырата!
Хәлем авыр, бик тә яман
Кайт кызым исән чакта…

Нигә әни шулай итеп
Төнлә шалтыратасың?
Көн җитмәде мени сиңа-
Йокы бүлеп ятасың!

Иртәгесен кинәт тагын,
Телефон шалтырады!
Бу юлы әнкәсе түгел-
Күршесе шалтыратты!

Әниегез җанын бирде,
Бүген иртән, таң аткач!
Җирләргә кайтып җитегез-
Эшегез калсын бераз….

Шулай итеп әни кызын-
Башка күрә алмады!
Бәхилләшми китеп барды,
Күңел тыныч калмады!

Әнкәйләрне онытмагыз,
Кайтыгыз исән чакта!
Үкенечле булып кала-
Әни булмас шул чакта!

(Фирая Габдуллина)

* * *

Бәйрәм җитә,
Әни, төп нигездә
Котлар идек сине җыелып…
Андый чакта,
Кемдер кайтыр диеп,
Куя идең алдан җыенып.

Камыр басып,
Иртүк мичкә ягып,
Көтә идең чәйләр кайнатып.
Әйтерсең лә,
Бәйрәм сиңа түгел,
Безгә иде кебек һәрвакыт.

Их, әнием!
Үз бәйрәмеңдә дә
Һич утырып тора белмәдең.
Хәзер инде
Чөйдә генә тора
Мич алдында йөргән күлмәгең.

Ял белмәдең,
Бәйрәм дә күрмәдең,
Гел почмакта йөрден тыпырдап.
Юк, ялгышам…
Әгәр авыр булса,
Әйтер идең бер сүз уфылдап.

Әйтми идең…
Әллә инде түздең,
Я, чынлап та, шулай яраттың:
Мичтән чыккан бәлешләргә кушып,
Бар җылыңны безгә тараттың

Бәйрәм булган:
Безгә – сине күрү,
Синең өчен – безне бер сыйлау.
Кинәт.. синсез
Һәм бәйрәмсез итте
Көтмәгәндә килгән зур сынау.

Бу көннәрдә
Уллар, кызлар сөенеп
Туган йортларына ашыгыр.
Котлый алмыйм, әни,
Рухларыңа
Дога булып барсын бу шигырь.
(Исхак Фәйзи, 22.11.21)

* * *

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!

Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!

(Роберт Миңнуллин)

* * *

Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.

Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

Әнкәй дә картайган инде.
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

* * *

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!

* * *

Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

(Роберт Миннуллин)

* * *
Кичләр җиткән саен моңсуланып
Чыгасыңдыр капка янына.
Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
Чыдамлыклар бирсен җаныңа.

Капка төпләренә чыгасыңдыр
Басылмасмы ярам диеп.
Ярты төнгә кадәр торасыңдыр
«Кайтып төшмәс микән балам» — диеп.

Кайтмый калсам әгәр әрнүләре
Көчәядер синең күңелеңнең.
Гомер буе әрнеп һәм кичереп
Яшәүләре җиңел түгелдер.

Күзкәйләрең тулы сабырлыктыр,
Күңелләрең тулы ярадыр.
Почтальоннар үтеп киткән саен
Йөрәкләрең чәнчеп аладыр.

* * *

Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.

Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.

* * *

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.

Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

* * *

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә —
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

* * *

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

ИХЛАСТАН