Ураза тотканда укыла торган догалар (сәхәр, авыз ачу)

ураза догалары ЯЗМАЛАР

Ураза догалары түбәндәгечә укыла:

Уразага керү догасы (ният):
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татарча да ниятлэргэ мөмкин: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Кич белән авыз ачкач (хөрмә яки су кабып куйгач) укыла торган дога:
Авыз ачканда укыла торган дога:
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Читайте также: Дуа Рамадана на русском

Изге Рамазан аенда Ураза тоту — Ислам диненең биш нигезенең берсе булып санала. Әлеге гыйбадәт эченә бик күп нигъмәт һәм бәрәкәт яшеренгән. Аллаһының илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) әйткән:

«Хактыр ки, оҗмахка керә торган капкаларның «Ар-Раян» дип атала торганнары бардыр, ошбу капкалардан Кыямәт көнне бар тик  ураза тотучылар гына оҗмахка керер, алардан башка бу капкадан бүтән беркем дә керә алмас. Ул көнне соралыр: «Кая ураза тотучылар» — дип, һәм алар алга чыгарлар, аларны җәннәткә кертерләр һәм ар-Раян капкаларын ябарлар һәм башка беркемне дә ул капкадан кертмәсләр» — дигән.

Ураза догасы, иртән сәхәр ашагач ният

Иртән таң беленә башлаганчы мөселманнарга сәхәр вакытында ашап алу сөннәт гамәл (пәйгамбәребез өйрәтеп калдырган эш). Ашап эчкәч авызыбызны чайкыйбыз һәм ният кылабыз:

Уразага керү догасы (ният):
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татар телендә ниятләргә дә ярый.: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.

Авыз ачканда укый торган дога (ураза догалары)

Рамазан ае дәвамында, көн саен кояш баегач мөселманнар кичке ашка, «авыз ачу», ифтар ашына керешәләр. Бер хәдистә пәйгамбәребез (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) болай дип әйтә: «Ураза тотучы өчен ике шатлык бардыр, берсе кич белән авыз ачканда, ә икенчесе Аллаһ каршына җавап тотар өчен баргач булыр» — дигән. (Бохари, Мөслим җыентыгыннан)

Кич белән авыз ачу вакыты — дога кабул була торган вакытларның берсе булып санала. Аллаһының расүле (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм)әйткән: «Ураза тотучының авыз ачкан вакыттагы догасы кире кагылмас» — дигән. (Ибн Мәҗҗә)

Икенче бер хәдистә әйтелә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас. Алар: гадел җитәкче, ураза тотучы, рәнҗетелгән кеше».

Шуңа күрә бу хәдисләргә нигезләнеп без әйтә алабыз авыз ачканда кылына торган дога иң кабул булучан догаларның берсе икәнен. Димәк безгә һәрбер «авыз ачу», ифтар вакытында Аллаһтан гөнаһларны кичерүне һәм башка хәерле нәрсәләрне сорарга кирәктер.

Авыз ачканда укыла торган махсус дога да бар.

Авыз ачканда укыла торган дога:

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Татарчасын гына укырга да ярый.

Шулай ук укыгыз: Рамазан ае башлану белән котлаулар

***

Тамгалар: ураза тоту догалары, ураза тотканда укыла торган догалар, иртэнге, ураза вакытында, нинди догалар укырга кирэк, сэхэр ифтар

ИХЛАСТАН