Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Нефтьчеләр – максатчан, үз һөнәрләренә тугрылык саклаучы, көчле рухлы кешеләрнең олы бер гаиләсе ул. Ә нефть һәм газ чыгару – илебез икътисадының тотрыклы үсешендә төп фактор булып тора.
Хөрмәтле нефтьчеләребез, сезгә бәйрәм көнендә хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез, киләчәктә дә эшләрегез уңышлы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле имин тормыш телибез.
***
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате тармагы хезмәткәрләре!
Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек-саулык, авыр һәм хөрмәткә лаек хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз!
***
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Тармакның кадерле ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Сезгә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
***
Нефть һәм газ сәнәгате тармагында эшләгән һәм эшләүче барлык хезмәткәрләребезне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Гаиләләрегезгә сәламәтлек, имин тормыш, яңадан-яңа хезмәт үрләре яулауда зур уңышлар һәм оптимистик рух телибез. Киләчәктә яңа биеклекләргә ирешеп, иртәгесе көнгә нык ышаныч белән яшәргә, нәтиҗәле эшләргә язсын!
Нефтяниклар коне белэн котлаулар
Нефтьчеләр көне белән