Белем бәйрәме белән котлау сүзләре, шигырьләр

белем коне белэн котлау ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз.

Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

1 сентябрь белем коне белэн котлау сүзләре

Кадерле укытучыларыбыз, сезне Беренче сентябрь Белем бэйрэме белән тәбриклибез! Безнең өчен сез – гаилә, һәрчак безне кайгыртасыз, олы тормышка әзерлисез, дуслыкның кадерен белергә һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтәсез. Сез – акыллылык, көч һәм тәҗрибә чишмәсе. Чын йөрәктән рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең янәшәдә гел иминлек, матурлык һәм мәхәббәт булсын.

***

Менә Белем көне дә килеп җитте. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгы, ә кемдер өчен ул чираттагы. Һәрбер кеше өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм. Сезне, кадерле укучылар, котларга рөхсәт итегез: белемгә таба юлыгызны лаеклы итеп, кыю үтәргә язсын. Ә яраткан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез сезне дөрес юлга бастырырлар һәм ярдәм итәрләр.

***

Сине 1 сентябрь бәйрәме белән котлыйм! Белем көне – искиткеч, гаҗәп бәйрәм, ул сине рухландырсын. Тормышыңда бик күп шатлыклы вакыйгалар булсын, бөтен изге теләкләрең чынга ашсын! Яңа уку елның бик кызыклы булуына өметләнәм. Ул төрле вакыйгалар, яңа җиңүләр алып килсен!

***

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телим. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!

***

Белем көне белән! Яңа уку елы изге сәгатьләрдә башланып барлык балалар, оныкларыбыз исән-имин укырга язсын, дөньялар тыныч, үзебез сәламәт булыйк!

Белем коне белэн котлау шигырьлэре

Бүген бит белем бәйрәме!
Сентябрьнең бересе!
Мәктәпкә баралар бүген
Олысы да, кечесе.

Чәчәк бәйләмнәре тоткан
Урамдагы һәр бала,
Зур уңышлар теләп кала,
Барсына ата-ана!

Беренчеләр яңа башлый,
Унберләргә – соңгы ел,
Бик күп яңалыклар белән
Уку башлана быел.

Сәламәтлек һәм сабырлык
Һәрвакыт юлдаш булсын!
Хәерле юл барчагызга,
Илебез тыныч булсын!
1.09.2021. Фәймә Зайнуллина

***

Нәни дус!
Син атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.

Бик күп нәрсә белерсең син
Туган илең турында.
Син бит хәзер бик зур кеше –
Әлифбаң бар кулыңда.

Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә!

***

Нәни дустым! Мәктәп бусагасын
Атлап кердең бүген тәүге кат.
Сәламәт бул, уңыш юлдаш булсын!
Күңелләрең булсын һәрчак шат!

***

Бу көнне, нәни дус,
Бик озак көттең син.
Бакчаны калдырып,
Мәктәпкә килдең син.

Укырга, язарга
Өйрәнерсең тиздән.
Акыллы, сабыр бул –
Теләкләр шул бездән

***

Нәни дустым, бәйрәм белән
Сине кояш та котлый
Ал нурларын сибә-сибә
Ул янәшәңнән атлый.

Мәктәп дигән серле дөнья
Белем эстәргә дәшә,
Укытучы апаң – терәк
Булыр һәрчак янәшә.

***

Һәр көн, һәр ай – һәрвакытта
Белем алырга омтыл!
Йөзгә кызыллык китермә
Тыңлаучан һәм зирәк бул!

Укытучы апаң сиңа
Булышыр, ярдәм итәр
Белем дигән серле илнең
Нәкъ үзәгенә илтер!

***

Белем көне белән сине!
Син укучы бүгеннән.
Йолдызларның иң яктысын
Җый син белем күгеннән.

Якты дөнья, бөек җирләр
Ачарга була хәзер.
Мәктәп дигән серле җиһан
Ишек ачарга әзер.

***

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.

***

Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.

***

Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.

Безнең өчен борчылдыгыз һәрчак,
Зур тырышлык куеп йөрдегез.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Чиста намус белән кердегез.

Кемнәр үлчәр сезнең хәзинәдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк бирсен Ходай саулыгын.

Сезгә юлдаш булып кала бирә
Зур ихтыяр көче, сабырлык
Рухыгызның җылы нурын сибә,
Яшь буынны җылыта алырлык.

***

Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.

Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.

Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.

Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.

***

Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым —
Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасын
Күптән чыксак та атлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,
Син һәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә.

***

Өйрәттең син хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга,
Күзәттең син һаман гомерем юлын
Ялгышларым булса төзәттең,
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәттең.

Кыенлыклар килсә әле дә син,
Бирешмә! – дип гүя дәшәсең
Күңелемдә шулай гомерем буе,
Укытучым, син гел яшәрсең!

* * *

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син.
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

(белем коне белэн котлау)
***

Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.

Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.

Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.

Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.

***

Нәни дус!

Син атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.

Бик күп нәрсә белерсең син
Туган илең турында.
Син бит хәзер бик зур кеше –
Әлифбаң бар кулыңда.

Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә!

***

Халкыбызны күркәм иткән көн бу,
Урамнарга шатлык тулган көн.
Нәниләрнең керсез күңеленә
Бетмәс хатирәләр уйган көн.

***

«Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне, –
Сорасалар, – багышларга кемгә», диеп.
«Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма», дияр идем, башым иеп.

«Иң бәхетле кеше кем?» – дип сорасалар,
Әйтер идем, сүзләремне гөлгә төреп:
«Ул – Укытучы, елмайганда, каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп…»

***

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

***

Тырыш хезмәт җимешләрен
Сөенечләр белән татыгыз.
Бүгенгедәй көләч йөзле булып,
Һәрвакытта шулай балкыгыз.

***

Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне бүгенге көләч бәйрәм – Белем көне – Беренче кыңгырау бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Сәламәтлек белән, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын әйбәт билгеләргә генә бетерергә насыйп булсын. Укучылар, белем дигән могҗизалы ил ишекләрен сезгә киң итеп ачсын. Бәйрәм белән!

(белем коне белэн котлау)

***

Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…

Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә.

***

Үстерәсең балаларда канат
Очырасың, мәктәп, югары
Уй-хыяллар чәчәк атар җирдә
Алып китәр тормыш аннары.

***

Укучылар, укытучылар, сез яраткан йорт бүген тагын сагынып сезне каршы ала. Сау-сәламәт, исән-имин булып, яңадан-яңа үрләргә ирешеп укып, укытып йөрүегезне тели ул. Бу бәйрәм, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелсын, шатлык-куанычларга, матур билгеләргә бай булсын ул!

***

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.

(белем коне белэн котлау)

ИХЛАСТАН