Яңа ел белән котлаулар, шигырьләр / Поздравления с новым годом на татарском

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Яңа 2022 ел белән котлаулар, яна ел котлаулары, шигырьләр матур теләкләр!



Сезгэ телэгем!

Ап-пак карлар ява салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып
Табигатьнен олы булэге бу,
Кабул итик эйдэ куанып.

Ап-ак тоскэ кумеп жир-ананы,
Яшерэ кук кара тослэрдэн
Кешелекне аерырга телэп,
Начарлыктан, конче хисләрдэн.

Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз
Гамэлебез торса изгелектэн,
Күркэм итеп яши алырбыз.

Ап–ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге
Карлар булып яусын бәхет сезгә
Һәммәгезгә шундый теләгем.
Дамир Әхмәтҗанов
***
Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.

Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.

Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.

Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын алар
Бәхет телик, бергә, Аналар!

Парсызлар да үз парларын тапсын,
Парлыларга — парлы мәхәббәт.
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!!

Яңа елны көтеп ала һәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итәр янган йөрәген.

Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.

Фәрештәләр килеп кунакласын
Сез яшәгән өйгә көн саен.
Җан җылысын гына юллый сезгә
Чыршы белән сылу ак каен.

Алмашына еллар, үтә чорлар,
Тарих булып кала үткәннәр.
Яңа елда түргә чакырыгыз,
Безне сөеп янып көткәннәр.

Чакырыгыз түргә дус-ишләрне…
Берүк, беркем читтә калмасын…
(Җырда гына явыз уйлар булмый).
Җырны һәркем җырга ялгасын.
Фердинанд Гайсин

* * *

Яңа елның йолдызы —
Кар кызы ул, Кар кызы.
Энҗе, мәрҗән, асылташ —
Кар кызы ул. Кар кызы.

Ул — кызларның асылы.
Кар кызы, әй, Кар кызы!
Нурлы бәйрәм Яңа елда
Кояш булып балкыды.

Кичәбезгә тулган айдай
Нур сирпеде, нур сызды.
Күкләрдә юк йолдыз бит син.
Кар бөртеге — Кар кызы!

Йолдызлар бит бар да якты.
Юк йолдызның нурсызы.
Иң нурлысы, иң яктысы.
Иң гүзәле — Кар кызы!
Г. Гарипова

***

Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.

Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…

Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.
Фэнис Яруллин

***

Сине якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм.Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыңа яусын. Гомереңнең һәр мизгеленнән тәм табып, сөеп-сөелеп яшә. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, саф мәхәббәт хисләре гомерлек юлдашың булсын.

Яңа елның сихри иртэсендэ
Күңелеңә җырлар уралсын
Якты елмаюың белән тарат
Ак кышларның салкын буранын.

Сөю ялкыннарыннан балкып китсен
Аллы-гөлле бәйрәм утлары.
Яңа елда яңа бәхет белән
Тулы булсын гомер юллары

* * *

Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!
Г. Закирова

***

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

* * *

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

* * *

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

* * *

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән  Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын.  Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

* * *

Яңа ел төнендәге
Теләкләр чынга ашсын!
Әти-әни, туганнарым
Барысы сәламәт булсын!

Насыйп ярлар табышып
Яңа гаиләләр корсын!
Җир шарында: тынычлык,
Туклык, иминлек булсын!
Лилия Сәлахетдинова

***

Яңа елда бар да яңа:
Яңа шигырь, яңа җыр.
Якты күзләрдән сирпелә
Яңа бәхет, яңа нур.

Яңа елда бар да яңа:
Яңа шәмдәл, яңа сер.
Шәмнәре дә, ялкынланып,
Өр-яңача яна гел.

Яңа елда бар да яңа:
Яңа чыршы, яңа сүз.
Йөзләребез яшәрә күк.
Үзебез дә яңа без.

Ләкин…
Үткән яктысыннан
Яктырган йөрәкләрең.
Онытырга һич ярамый
Иске ел теләкләрен.

Яңалык кадерле була,
Сакласаң аклыкларын.
Онытмыйча мәңге саклыйк
Иске ел шатлыкларын.
Г. Гарипова

* * *

Читтә яшәүче туганнарны, дусларны котлау

Еракларда яшәгәчтен
Күрмәсәм дә үзләрен
Юллыйм әле бәйрәм белән
Тәбрик итү сүзләрен

Кабул итеп алыгызчы
Миннән изге теләкләр
Бәхет-шатлык, сәламәтлек
Телим мин чын йөрәктән

Һәр яңа көн бүләк итсен
Сезгә бары куаныч.
Шатланышып яшик дуслар
Ил-көннәр булсын тыныч.
(Ихсан Нурисламов)

***

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
Гөлфия Гизатова (Мортазина)

* * *

Төн уртасы. Сәгать унике.
Теләкләр агыла күңелдән.
Борынгыдан калган гадәт шундый:
Һәр кеше хыялга күмелгән.

Яңа ел теләксез булмый ла,
Хыялсыз йөрәкләр сүрелә.
Ак уйлар, саф хисләр — һәммәсе
Чынлыкка ашар күк күренә.

Изге теләкләрне генә телик,
Мәхәббәт барын да эретә.
Уникене суга сәгать теле —
Өметкә бәхетләр үрелә.
Г. Закирова

***

Урманнарга керик, бәсләр коеп,
Тормасыннар, йоклагандай оеп.
«Яңа е-ел!» — дип аваз салыр җилләр,
һәм болытлар йолдыз-карын сибәр…

Җем-җем итәр безнең киемнәрдә!
Тылсым көче бардыр бу көннәрдә —
Уй-хисләрнең иң сафлары калыр.
Киләчәккә безне алып барыр.

Яңа елга бары шундый теләк!
Күрәсезме, бүләкләрен төяп.
Кыш бабай да инде юлга чыкты,
Агачлардан коела ап-ак сыкы.
Ф. Мөслимова

* * *

Талгын гына бөтерелеп
Энҗе тәңкә иңә җиргә.
Карлар яуган ап-ак кичтә
Ак теләкләр телим илгә.

Имин булсын көннәрегез.
Ишетәсезме, әй, кешеләр!
Якты булсын уйларыгыз —
Яңа төшкән кар төслеләр.

Күңелләрдән күңелләргә
Бары шатлык күчеп йөрсен.
Сабый һәрчак әнкәсенең
Елмайганын гына күрсен.

Бар күзләрдә, бар йөзләрдә
Чагылсыннар якты нурлар.
Күңелләрдә һәм телләрдә
Яңгырасын дәртле җырлар.

Ак тәңкәләр иңә җиргә.
Ак тәңкәләр — ак теләгем.
Илгә-көнгә, күңелләргә
Бәхет тели хак йөрәгем.
С. Әхтәмова

* * *

Яңа ел белән!

Дусларым! Бәйрәм җитә бит!
Бер ел буе алдык аны көтеп.
Онытыйк та иске борчуларны.
Яңа елга атлыйк кыю итеп.

Якты хыялларны юлдаш итик,
Шатлык сәгатьләрен онытмыйк.
Якын иптәш, дус-ахирәт белән
Кулларны да кулга тотыныйк.

Яңа елның яңа кары безгә
Яңа бәхет нуры өстәсен.
Өстәлләргә — муллык, күңелләргә —
Ихлас теләкләрнең көлтәсен!
Г. Закирова

***

Нечкә күңел кылларын тибрәтә
Яңа елның сихри ал таңы.
Йомшак карга төренгән бар җиһан, —
Аклык, сафлык сарган дөньяны.

Һәрбер өйдә мәгърур чыршы балкый.
Янар шәмнәр белән бизәлгән.
Һәр кешедә бүген зур куаныч,
Нур түгел, ә якты йөзләрдән.

Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар —
Яңа елның гүзәл бизәге.
Уртаклашып бүгенге шатлыкны.
Тели безгә изге теләген.

Яңа елда яңа зур уңышлар.
Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.
Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә
Кайгы-хәсрәтләрне юсыннар.

Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын,
Шат көлүгә дөнья күмелсен.
Йөзләрегез һәрчак балкып торсын.
Яңа елның алсу таңы сезгә
Иксез-чиксез бәхет китерсен!
* * *

Яна ел

Яна елга булэк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һэр балага
Булэклэр бирде.

Кар кызы да яна елга
Кунакка килгэн.
Кыш бабай бездэ икэнен
Ул каян белгэн.

Уйнап — биеп яна елны
Каршы алабыз.
Яна елда матур телэк
Телэп калабыз

* * *

Чыршы

Булмэдэ чыршы агачы:
Ул яшелдэн киенгэн.
Чыршы да урманнан безгэ
Бэйрэм итэргэ килгэн.

Уенчыклар белэн аны
Бизэдем торле тоскэ.
Кызыл йолдыз ясап куйдым
Балкысын очен оскэ.

Нур Гайсин

* * *

Чыршы янында

Айда кар яумый икэн,
Җиллэр дэ исми икэн.
Безнен яшел дустыбыз
Чыршы да усми икэн.

Егет булып усеп җиткэч
Айга очып китэрмен.
Булэк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.

Айга юл ачык хэзер
Сез дэ очып барырсыз.
Килэчэктэ яна елны
Айда каршы алырсыз.

Голшат Зэйнэшева

***

Рэхмэт сина кыш бабай

Рэхмэт сина, Кыш бабай,
Безнен белэн дус бабай,
Сагынып килеп җиттен,
Яна ел булэк иттен.

Берэр яшькэ устерден,
Һэммэбезгэ коч бирден,
Рэхмэт сина, Кыш бабай,
Безнен белэн дус бабай!

Д.Гарифуллин

* * *

Кыш бабай килэ

Котлап ботен кешелэрне
Яна ел белэн,
Җилдереп кенэ пар атта,
Кыш бабай килэ.

Зур капчык салган чанага,
э анда булэк:
Уенчык толке, аюлар,
Бизэкле чилэк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һэм туплар…
Җанына ни кирэк,анда
Ботенесе бар.

Кыш бабай килэ җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Анын юлында.

Д.Гарифуллин

* * *

Ак бэхетлэр алып килсен

Кон артыннан коннэр утэ,
Гуя еллар йомгак сутэ.
Иске елнын матур киче
Саубуллашу кичен котэ.

Ботерелэ ак оермэ
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килэ тугелме,
Ак бизэкле чанасында?

Котэбез без эйдэ килсен,
Ак бэхетлэр алып килсен!
Шул бэхетне барыбызга,
Тигез итеп булеп бирсен.

* **

Кыш бабай, тырыш бабай

Кыш бабай килгэн, ап-ак тун кигэн.
эллэ сагынып коткэнне белгэн.
Алып килгэн ул зур шугалаклар,
оеп тэ куйган ботен җиргэ кар.

Тэрэзэлэргэ ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗэпкэ калам,
Ничек ясый? — дип сокланам ана.

***

Кыш

Салкын кыш килде,
Тышта бик суык.
Кошлар җим эзли
Агачка кунып.

эйдэгез, дуслар,
Кошларны саклыйк.
Һэрбер агачка
Җимлеклэр ясыйк.

***

Кыш бабай ясадык

Җыелып җепшек кардан,
Кыш бабай ясап куйдык.
Матурлап анын кузлэрен,
Авызын хэтта уйдык.

Нинди эш кушыйк ана дип
Кичен уйлап тордык та –
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.

Д.Гарифуллин

***

Кыш бабай

Җилкэсенэ капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Торле кызык сузлэр эйтеп,
Булэк олэшеп йорде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,
Бик шэп бии башлады.
Биемэскэ, аягында:
Безнен апа башмагы.

М.Файзуллина

***

Кар яуды

Менэ нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир осте.

Чаналарга, чангыларга
Җиткереп булмый эшне.

Ботен донья чаж да чож,
Тауда — тау шуучылар.
Тау асты да чуп-чуар,
Тау осте дэ чуп-чуар.

Тау башыннан тошкэндэ
Мэтэлеп тэ китэлэр.
Ничек итсэ-итэлэр,
Барыбер тошеп җитэлэр.

Гел шома гына булмый шул,
Кайчакта егылалар.
Егылсалар егылалар,
Алар бит чыныгалар.

Галимҗан Латыйп

***

Кар яуган

Тэрэзэгэ куз салдым
Тордым да буген иртэн.
Кургэч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткэн?

Урамда нишлэгэннэр:
эллэ он сипкэннэрме,
эллэ зур мичкэлэрдэн
Бик куп сот туккэннэрме?

Ботен җирдэ ак юрган…
Белдем-белдем — кар яуган!
эй шэп булган, шэп булган —
Без шуарбыз таулардан.

Зэки Нури

***
Ни арада узып китте
Яңа елның яллары?
Ярты көнгә кадәр йоклап
Сизелмәде узганы…

Тәмнүшкәләр ашый-ашый
Артты ахры килолар
Калмады каралмый калган
Мультфильмнар,кинолар.

Өйләрне җыештыруның
Файдасын да күрмәдек
Көн дә симәнке чиертеп,
Залда гына чәйләдек.

Кунаклар кайта да килә
Чыж да пыж таба кыза
Шәһәр кешесенең ялы
Бушлай,авылда уза.

Ниһаять таралышалар
Балаларга укырга..
Без дә чыгабыз «эшкә»! дип
Кесәләрдә зур «дыра»

Арыйбыз икән ялда да
Булмый ярап кешегә
Ярый әле эшебез бар
Арып бетеп эшләргә!
(Г.Шигапова)

***

Яна ел җыры (“Айфара”)

Узып бара елнын сонгы минутлары,
Бар доньяда балкый Яна ел утлары.
Балаларнын бэхетле йозлэре
Сабый чакны искэ тошерэ.
эйтерсен, барып кайттым балачак иленэ.

Яна ел, яна омет,
Шатлык, яна бэхет килэ.
Каршы алыйк, эйдэгез,
Бергэ-бергэ дуслар белэн.
Кар кызы бэхетле, Кыш бабай да.
Шаулап-горлэп бэйрэм итэ бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри тондэ.

Чыршы тосле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, куктэн йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бэхетлэр телик барсына.
Яна елга язсын бергэ аяк басарга.

Яна ел, яна омет,
Шатлык, яна бэхет килэ.
Каршы алыйк, эйдэгез,
Бергэ-бергэ дуслар белэн.
Кар кызы бэхетле,
Кыш бабай да.
Шаулап-горлэп бэйрэм итэ бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри тондэ.

Яна елда безгэ кирэк:
Бэхет-шатлык булсын кубрэк.
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хэсрэт утсен читлэп.
Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бэйрэм итик бергэ-бергэ,
ор-яна ел белэн, дуслар.

Яна ел, яна омет,
Шатлык, яна бэхет килэ.
Каршы алыйк, эйдэгез,
Бергэ-бергэ дуслар белэн.
Кар кызы бэхетле,
Кыш бабай да.
Шаулап-горлэп бэйрэм итэ бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри тондэ.

***
Яна ел белэн, дуслар!

(Виталий Агапов кое һэм сузлэре)

Искэ тошэ балачакнын
Шау-шулы бэйрэмнэре,
Яшел чыршы эйлэнэли
Яна ел тугэрэге.

Ак карлардай ак бэхетлэр
Телим мин яна елда.
Соенечлэр, куанычлар
Сез дусларга.

Куз алдымнан бер дэ китми
Балачак Кыш бабае.
Шундый матур Кар кызларын
Хэзер кайдан табасын?

Ак карлардай ак бэхетлэр
Телим мин яна елда.
Соенечлэр, куанычлар
Сез дусларга.

Оныта алмыйм бугенгедэй
Кыш бабай булэклэрен —
Нечкэ билле перэннеклэр,
«Барбарис» кэнфитлэрен

Ак карлардай ак бэхетлэр
Телим мин яна елда.
Соенечлэр, куанычлар
Сез дусларга

******

Тагын бэйрэм

Яна Ел тагын килэдер
Иске кондэлек белэн.
Гуя уфтана бэйрэмгэ
Чыршы терэлгэн тушэм.

Биюдэн купкан тузаннан
Ул узенчэ саклана.
Биючегэ нэрсэ кирэк —
Ул бэйрэмдэ мактала.

Тэрэзлэрдэн агылачак
Яна Елнын җырлары.
Былтыр да кунелле иде —
Бердэ ким-хур узмады.

Яна Елны каршылыйбыз
Сэбэп табып искечэ…
Тормыш кына дэвам итсен
Кайгы-хэсрэт курмичэ…

Роберт Шаймарданов

*****

Яна Елга телэклэр

Йогерэ-атлый килеп Яна Ел,
Тупса аша атлый һэр ойнен.
Уникедэ сэгать теллэре-
Башлана Яна Ел бэйрэме!

Җыелыша дуслар, туганнар,
Һэммэседэ якын булганнар.
Кавышалар сойгэн яшь парлар,
Туа җиргэ нэни сабыйлар.

Имин булсын һэрбер иртэлэр-
Яна Елда яна телэклэр!
Ак бэхетлэр, ап-ак шатлыклар,
Алып килсен безгэ ак кышлар!

Гульсум Набиуллина

***

Яна тонебездэ…

Бэйрэм, менэ шэмнэр кабынды,
Алдыбызда бэллур савытлар.
Яна кон буген, яна елыбыз коне,
Югалдылар корсену,сагышлар.

Яна елыбызга, яна конгэ кердек,
Яна сукмаклардан барабыз.
Хыяллар, омерлэрне алдын куеп,
Бэхетебезгэ юрап калабыз.

Шэмнэр уты бездэй бер-берсенэ,
Якынырак тартылып яналар.
Айлы, йолдызлы яна тонебездэ,
эзсез югалдылар яралар.

Ильдар Бикмуллин

*****

Яна Ел белэн, кадерле дусларым!

Иске елда калсын, эйдэ, авырлыклар,
Яна елда тормышка ашсын бар телэклэр
Еллар буе ак мамыктай яусын бэхет,
Аяз куктэ кояш торсын нурын чэчеп!

Гульсум Набиуллина

***

Әйлэн-бэйлэн уйный ап-ак карлар,
Яна елны коткэн коннэрдэ.
Җемелдилэр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек тоннэрдэ.
Кутэрелеп куктэ очкан чакта,
Ак йолдызлар койлэр чыгара.
Ак энҗелэр кургэч кунеллэрдэ,
ошер очен юктыр,юк чара.
Ап-ак кына энҗе бортеклэре,
эйлэн-бэйлэн, уен уйныйлар.
Һэр туасы яна матур конгэ,
Яна елда бэхет юрыйлар.
Ак карларын, ак хислэрен белэн,
Хуш килэсен безгэ Яна ел!
эйлэн-бэйлэн уйный ап-ак карлар,
Яна елга җэеп яна юл!

Гульфия Гизатова

***

Кыш килгэн, ап-ак карларын
Тояп Ат чанасына.
Мамык кына кечки кэҗэ
Тагылган бит артына!
эй ашыга, куып-җитеп,
Узып алга чыгарга!
Ике мен дэ унбишенче
Елны каршы алырга!
Ике мен дэ ундуртенче
Ел саннары тулганда,
Хуш килсеннэр яна коннэр
Гыйнвар ае туганда.
Яна елда һэр кемнен дэ
Янарсын язмышлары,
Кунеллэрен китеп торган,
Тозэлсен ялгышлары.
Аякларын җинел булсын,
Ак елгыр җитез кэҗэ.
Сикергэлэп, ми-ки-ки ди(е)п
Чыршы тирэсен бизэ!

Венера Латыпова

***

Атлады токле аягын

Мизгеллэр ашыгып каршыга йогерэ,
Җитэклэп Яна ел бэйрэмен,
энэ ич, энэ, тылсымчы Кыш Бабай
Тэрэзгэ элэ чэчэклэр бэйлэмен.
Куренми йори ул экияти тоннэрдэ,
Ин татлы булэклэр олэшеп
Тошлэргэ керэ дэ сакалын селкетеп
Алгалый елмаеп сойлэшеп.
Җиллэрен сызгыртып экияте эчендэ,
Ул безне озаклап йорткэли
Ин олы кешедэй назларын таратып,
Башларны, битлэрне серткэли.
Ашыгып каядыр, сиздерми югала,
Болгый да бизэкле таягын,
Ин беренче булып, ак кэҗэ елына,
Атлады ул энэ токле аягын.
э без таннарда уянып торырбыз,
Курербез тэрэздэ бизэклэр
Һэм чыршы астында серле елмаер,
Ин татлы котелгэн булэклэр.

Ильдар Бикмуллин

***

Кыш бабай

Боз чанага утырып,
Кучтэнэчлэр тутырып
Бабай килгэн кунакка,
Кунакка безнен якка

Ак кардан тунын кигэн,
Сакалы җиргэ тигэн .
Пимасы ап-ак карда,
Боз таягы кулында,

Алтын чэчлэрен ургэн,
энҗе кардан киенгэн
Янында сылу кызы,
эйтерсен тан йолдызы

Кыш бабай белэн бергэ
Килгэн кыз Яна елга
Дуслары да янында
Чыршы эйлэнэсендэ

Ак сакалын селкетеп,
Боз таягын сикертеп,
Кыш бабай йори биеп
Киез итеген киеп.

э бабайнын янында
эйлэнэ дэ эйлэнэ
энҗе бортеге булып
Сылу кыз да бэйрэмдэ.

Озын тон бабай бии
Ара-тала ул белми
Гармонда матур уйный
Туктатып аны булмый.

Биеп йори барысы
Олысы да кечесе
Чыршы торган майданда
Яна елда, бэйрэмдэ

Лилия Гиматдинова

***
Яна ел килэ

Баскан җирдэ ут чыгарып,
Чаба зэнгэр аргамак,
Урман, кырлар аша чаба,
Ял да итми тукталып.

Куз ачып йомганчы утэ
Иллэр, континентларны,
Һэрбер ойгэ олгерэ ул,
Чамалап минутларны.

Сэгать сугар, килеп җитэр
Безгэ дэ ул аргамак.
Тэрэз кагыр, ишек шакыр,
Яна ел белэн котлап.

Каршы алыйк Зэнгэр Атны,
Олылап, хормэт итеп,
Озатыйк Кара Еланны,
уткэнгэ шокер итеп.

Турдэн уз эйдэ, Яна ел,
Токле аягын белэн!
Яшэргэ язсын тагын да
Бэхет, шатлыклар белэн!

Нур Ахунов

***

Кыш бабайга ни булган?
Тышта тушэк туздырган…
Кубэлэктэй мамык белэн,
Бар доньяны тутырган!
Чыксам тышка, тамаша
Кар кызлары куыша,
Бергэлэп биеп алалар
Гел тик тормый наяннар.
Җил малайлары аларны,
Пыр туздыра, тузгыта
Кыш бабай таягын болгап
Елмаеп карап тора.
Кыш бабай да хэйлэкэр,
Бэйрэмгэ эзерлэнэ
Кар кызлары, җил малае,
Анын оен җиллэтэ.
Белэ шул ул бэйрэм алды,
Чистартырга доньясын…
Шатлык остэп бар Җиһанга,
Җир остен аклык бассын!

Халисэ Гэрэева

***

Искечэ Яна ел коне
Якынлаша тагын да.
Яратабыз бэйрэмнэрне,
Очрашабыз табында.

Дус-ишлэрне,туганнарны
Котлыйбыз бер кат тагын.
Каршылыйбыз бергэлэшеп,
Яна килгэн ат елын.

Искечэ булса да бэйрэм,
Сый-нигъмэтлэр ор-яна.
Матур сузлэр һэм телэклэр,
Ямь остэр буген ана.

Матур килсен елларыбыз
Тынычлык булсын илдэ.
Һэрбер ойдэ, һэр гайлэдэ,
Бэхетлэр булсын гел дэ!

Шатландырып торсын эле
Нурга чумган коннэре.
Соендерсен һэр мизгеле,
Тыныч булсын тоннэре!

Гульфия Гизатова

***

Иске елны иске дуслар белəн
Озатырга əзерлəнəбез.
Кирəгенчə ризык, кирəгенчə җимеш,
Кирəгенчə эчемлегебез.
Китəсе ел иске башыбыздан
Иске хатирəлəр актара.
Кирəгенчə майлап, кирəгенчə җайлап,
Кирəгенчə баллап “җиппəрə».
Иске җырлар тели иске кунел
Искəйлəре китми янага.
э урамда… яна карлар ява
Яна елга кала аз гына.
Яна елга кала бик аз гына
Шушы мизгел серле-сихерле.
Иске авызнын да оп-ор яна
Телəклəрне килə телисе.
Китəсе ел белəн хушлашканда,
Иске йорəк бераз чеметə.
Мин типкəндə кайгырма, дип узе,
Килер язга ишарə итə.

Люция Аблеева

***

Утэ еллар, тагын бер ел утэ…
Чигэлэргэ энҗе сибеп китэ.
уткэннэрне хэтер арбасына тояп,
Ат елы да безне ташлап китэ.
Булды анда шатлык-соенечлэр,
Донья булгач булды коенече дэ.
Яна дуслар таптык, кул бирештек,
Авыр чакта ташлашмаска
Суз бирештек…
Ат елында илдэ тыныч булды,
Тик «козгыннар» гел каркылдап торды.
Бер гаепсез җаннар корбан итеп,
«Сугыш чукмарлары» план корды.
Рэхмэт эйтеп без дэ Ат елына,
узебезнен кыю Илбашына.
Тынычлыкта гомер итсэк иде,
Барыбызны шатлык котсэ иде
Балаларга бэхет-шатлык килсен,
Сугышларсыз гына яшэу тисен!
Бер Алламнан утенеп сорыйм,
Кэҗэ елы соенечле килсен!

Халисэ Гэрэева

***

Яна ел белэн дуслар

Иске ел белэн хушлашып,
Керэбез Янасына,
Зур могҗиза котеп алда,
Кунел тузми ашкына.

Һэр килгэн елнын исемен,
Торсалар да янартып
Тик яхшыга гына юрыйк,
Шик-шобһэне таратып.

Юк-бар упкэ, кунелсезлек,
Калсыннар Иске елда,
Дуслык, туганлыкны тоеп,
Горлэп яшик тагын да.

Яна елда чын йорэктэн,
Телэнсен зур телэклэр
Кунеллэргэ нур остэсен,
Котлап биргэн булэклэр.

Яна ел белэн дусларым
Куркэм бэйрэм белэн сезне
Уныш, шатлыклар бизэсен,
Һэр туар конегезне!

Дамир Ахметзянов

***

Саумы, Кыш бабай

Саумы, саумы, Кыш бабай,
Ник ашыгасын болай?
Алып килэсен нилэр,
Гизден син нинди иллэр-
эйдэле сойлэп җибэр!?

Нинди хэбэрлэр илдэ,
Барда тынычмы җирдэ?
утеп океан-дингезлэр-
Ашыктынмы килергэ,
олгерергэ бу кичкэ
Яна ел белэн безгэ!?

Котэ кызлар-малайлар,
Котэ эби-бабайлар.
Җил-бураннар туздырып
Пар атларда сыздырып,
Килденме, җилдэй җитез.
эйдэ ут син, тургэ уз.

…Тиздэн унике булыр,
Сихри тон монга тулыр.
Чыршы тобе булэклэрдэн,
Кучтэнэчтэн — мул булыр.
Яна Ел, иске ел белэн
Хушлэшып тургэ узыр…

Гульсум Набиуллина

ИХЛАСТАН