Әлеге көннең тарихы 19 гасыр ахыры белән тоташкан. 1895 елның 7 маенда урыс галиме Александр Попов беренче радио тапшыргычны уйлап таба. Бу ачыш кешелек тарихында яңа телекоммуникация эрасын башлап җибәрә.
Хөрмәтле элемтәчеләр, радио һәм телевидение хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән радио һәм элемтә көне белән котлыйбыз!
Бу истәлекле көндә элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр тармагының барлык хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерәбез. Сезнең эшчәнлегегез һәм иҗади активлыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләр дөньяда барган вакыйгалар турында хәбәрләр алалар, тормышта кирәк булган мәгълүматка тиз арада ия булалар.
Сезгә нык сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар һәм планнарыгызның тормышка ашуын телибез!
***
Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Үз вазифаларыгызны җиренә җиткереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ярату,ихтирам хисләре уятасыз. Башкарган хезмәтләрегезнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез, олы рәхмәтебезне һәм изге теләкләребезне җиткерәбез. Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүгезне телибез. Киләчәктә дә зур тырышлык һәм эзләнүләр бәрабәренә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калабыз.
Һәрчак яңалыкларга омтылып эшләгез.
Гаиләләрегездә бөтенлек, яхшы кәеф, сәламәтлек телибез!
***
Радио көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Бер гасыр чамасы элек элемтә җиһазлары могҗиза сыманрак кабул ителгән булса, буген радио, телевидение, мобиль элемтә тормышыбызнының аерылгысыз юлдашларына әверелделәр.
Хәзерге мәгълүмати алга китеш – әлеге тармак өчен көч түгүче бик күп галимнәр, инженерлар, техникларның хезмәт нәтиҗәсе ул.
Радио көне ул телевидение һәм элемтә хезмәткәрләре көне дә. Һәрбарчагызга сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын.