Ватанны саклаучылар көненә сценарий

СЦЕНАРИЙЛАР

Ягез әле әтиләр

Сәхнә түрендә өстәлләр тезелгән. Катнашучылар санынча урындыклар куелган. Каршыга «Ягез әле, әтиләр!» дип язылган плакат эленгән.

Конкурста биш яки алты ир-егет катнашырга мөмкин. Кичәне ике кеше (егет һәм кыз) алып бара.

Егет. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Кыз. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Егет. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсен башлыйбыз.

Кыз. Бүгенге бәйрәмдә без сезгә «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» дип исемләнгән «Ягез әле, әтиләр!» бәйге-кичәсен хәзерләдек.

Егет. Кичәне башлап җибәргәнче, анда катнашкан ир-егетләр белән таныштырганчы, жюри сайларга кирәк. Без жюри составына дүрт кеше тәкъдим итәбез. Хәзер сезне алар белән таныштырып үтәбез.

Кыз (жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).
Хөрмәтле җюри әгъзалары, рәхим итеп билгеләнгән урыннарыгызга утырыгыз.

Егет. Хәзер, хөрмәтле дуслар, сәхнәгә бәйгедә катнашучы ир-егетләрне чакырабыз. Беренче номер белән бүгенге бәйгедә катнаша — ….

Кыз…. булып эшли. Тормыш иптәше … белән … егет һәм … кыз үстерәләр. … Бәйрәмдә катнашучы һәрбер ир-егет белән шушы тәртиптә таныштырып үтә.)

Егет. Хөрмәтле ир-егетләр, хөрмәтле әтиләр, хәзер бәйгене башлыйбыз.

Кыз. Бәйгенең беренче туры «Курорттан хат» дип атала.

Егет. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез. Ир-егетләр үзләрен курортта дип хис итәләр һәм шуннан хатыннарына хат язалар. Бәйгенең шарты буенча, егетләребез бу хатларны өйдә язып килделәр. Хәзер сәлам хатларын тыңлыйк. Рәхим итегез, хөрмәтле әтиләр, кайсыгыз кыюрак?
(Хатларның шаян булуы шарт.)

Кыз. Рәхмәт сезгә. Бүгенге кичәгә әтиләребезнең яклаучылары да килгән. Хәзер шуларның берсен сәхнәгә чакырабыз. Сүзне аңа бирәбез. Ул … сыйныфта укучы … булыр.

Яклаучы. Мин бүгенге бәйгедә … абыйның беренче урынны алуын телим. Хәзер аны яклап … җырын башкарам. (Җырлый.)

Егет. Рәхмәт, … . Бәйге барганда, яклаучыларның чыгышларын дәвам итәрбез.

(Тагын хатлар укыла.)

К ы з. Хәзер бәйгебезнең икенче турына күчәбез. Бу тур — үзешчән сәнгать туры. Ир-егетләрнең нинди һөнәрләргә оста булуларын белик әле.

Егет. Сезнең каршыгызда хәзер «беренче номер» үз һөнәрен күрсәтә. (Концерт номеры. Катнашучыларның һәрберсе үз һөнәрен күрсәтә.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Егетләрне яклап чыгыш ясаучыларга да жюри тарафыннан бәя куела, аларга карап егетләргә өстәмә очко бирелә.

Конкурсыбызны дәвам итәбез. Без бу турда әтиләребезнең тормышта очрый торган төрле ситуацияләрдән чыга алу осталыкларын тикшерербез. Хөрмәтле ир-егетләр, сезгә 8 минут вакыт бирелә.

Ситуацияләр:

1. Сез хатыныгыз белән су аркылы күпердән чыгып барасыз. Көтмәгәндә, хатыныгызның сумкасы кулыннан ычкынып суга төште. Сез йөзә дә белмисез, ди. Бу ситуациядә нишләр идегез?

2. Сез командировкадан кайттыгыз. Керсәгез, өйдә хатыныгыз белән сезгә таныш түгел ир кеше сөйләшеп утыра. Сез аның кайдан килгәнлеген әлегә белмисез. Бу ситуациядә нишләр идегез?

3. Сез хатыныгыз белән туйда яки берәр мәҗлестә. Бию көе яңгырый. Сезнең хатыныгызны таныш булмаган ир-ат биюгә чакырды. Бу бию бетеп, икенче төрле бию башлангач та әлеге ир тагын хатыныгыз белән биергә теләк белдерде. Сез нишләргә булдыгыз?

4. Сез хатыныгыз белән икегез генә тукталышта автобус көтеп торасыз. Бер салмышрак егет килеп чыгып, хатыныгызга бәйләнә башлады. Бу ситуациядә нишләр идегез? (Ситуацияләр һәрбер ир-егеткә аерым-аерым
кәгазьләргә язып бирелә.)

Кыз. Шушы вакыт эчендә без сәхнәгә җырчыбыз …ны чакырабыз. (Концерт номеры.)

Егет. Егетләр, уйлар өчен бирелгән вакыт үтте, рәхим итегез, хәзер сүзне сезгә бирәбез. (Ситуацияләр һәм аларга җаваплар укыла.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Хөрмәтле әтиләр, сәхнәгә рәхим итегез. Конкурсыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле тамашачылар, без ир-егетләребезгә: «Әгәр син депутат яисә президент булсаң, ирләр өчен нинди льготалар бирер идең?» дигән сорау куйдык һәм аларга өйләрендә җавап язып килергә куштык. Әйдәгез, аларның чыгышларын тыңлыйк. (Чыгышлар.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Конкурсыбызның алтынчы туры — … ел модалары. Хөрмәтле хатын-кызлар, бик игътибар белән карап утырыгыз, быелгы … елында нинди киемнәр тәкъдим итәләр икән?

Кыз. Сәхнәдә беренче төр мода. (Ир-егетләр хатын-кыз киемнәреннән сәхнәгә чыгалар һәм үзләре сайлаган модаларны мактыйлар.)

Егет. Хөрмәтле тамашачылар, ир-егетләребезгә ял бирәбез. Хәзер сезгә … җыр башкара. (Концерт номеры.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, конкурсыбызның соңгы, җиденче туры. Ир-егетләргә гаилә тормышына багышланган мәзәкләр, такмаклар, көлкеле хикәяләр сөйләргә хәзерләнеп килергә бирелгән иде.

Егет. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле әтиләр, рәхим итегез. (Чыгышлар.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, бәлки, сезнең арагызда да гаилә тормышына бәйле кызыклы мәзәкләр белүчеләр бардыр, сәхнәгә рәхим итегез.

Егет. Хөрмәтле тамашачылар, бүгенге «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» конкурсының җиңүчесен билгелик. Сүзне жюри комиссиясенә бирәбез. Рәхим итегез. {Жюри нәтиҗәләр белән таныштырып, җиңүчене билгеләгәч. Мәдәният йортының халык вокаль ансамбле кызлары ир-егетләргэ бүләкләр тапшыра һәм аларга багышлап җырлар башкарыла.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әтиләр!» конкурс-кичәсе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

ИХЛАСТАН