Язның беренче көне белән!

язның беренче көне белән ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Язның беренче көне белән! Аллаһыга шөкер менә быел да язларны каршы алу бәхетенә ирештек. Быелгы язның беренче көне сезгэ бары тик исәнлек, җан тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр генә алып килсен. Дөньяларыбыз тыныч, тормышларыбыз матур киләчәгебез якты матур мизгелләргә генә бай булсын, йөрәкләребездэ мөхәббәт ялкыннары беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен!



Язнын беренче коне белэн! Быелгы язлар безгә көтелмәгән бәхет — шатлык, тазалык — байлык һәм зур уңышлар алып килсен! Күкләребез аяз, көннәребез якты, барыр юлларыбыз киң һәм сикәлтәсез, елларыбыз тыныч һәм имин булсын! Исәнлек-саулык белән, бергә-бергә тагын бик күп җылы язларны каршы алырга насыйп булсын!

***

Күңелләрне сөендереп
Яз исе килә.
Бер нәрсәгә карамыйча,
Яшисе килә…

Хәере белэн килсен язларыбыз! Тышта бүген чынлап та яз исе килә, шундый рәхәт, урамдагы саф һаваны күкрәк тутырып сулап, рәхәтләнеп яшәргә язсын! Язларыбыз имин, көннәребез шатлык-сөенечләрдән торсын.

***

Бүген 1 март — язның беренче көне. Ниһаять, карлы-буранлы, салкын кыш та артта калып бара. Ә яз ул — табигатьнең яңарыш кичергән мәле. Борынгылар кырыс кыш, аның бураннары һәм салкыннары белән бергә бәхетсезлекләр, авырулар да китә, алмашка шатлык, уңышлар һәм бәрәкәт килә дип юраганнар. Алда — кояшлы матур көннәр, яшеллек, күтәренке кәеф. Яз фасылына аяк басу белән котлыйм!

***

Язның беренче көне белән, дускайларым!!! Бу язлар бәхет шатлыклар, саулык сәламәтлек, гаилә тынычлыгы белән,бәрәкәтле тормыш, яхшы кәефлэр алып килсен!!!

***

Язның беренче көне белән!
Борчулар артта калсын.
Алда безне бәхет-шатлык,
Тазалык каршы алсын.

Имин булсын балалар,
Сөйгәннәр сөендерсен.
Язның җылы җилләре,
Татулык алып килсен.

Язгы кояш җылылыгы,
Җанга рәхәт, дәрт бирсен.
Начар хәбәр кышта калсын,
Яхшысы янда йөрсен.

Бәхетле итсен һәркемне,
Гөрләвекле,җылы яз.
Тирә-якта хөкем сөрсен —
Дуслык, ярату һәм наз!

Укырга тәкъдим итәбез: Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаулар

Язның беренче көне — иң матур, якты һәм елның иң күркәм көннәреннән берсе. Шушы көннән башлап бу матур ел фасылы табигать белән идарә итүне үз кулларына ала: агачлардагы яшь бөреләр уяна, табигать җанлана. Яз килү белән күңелдә бары уңай хисләр генә уяна, ә йөрәкләр мәхәббәт ритмы белән тибә башлый.

Яз — табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Яшь кыз һәм егетләрнең бу вакытта иң тирән хис — мәхәббәт хисләре уянуы юктан гына түгел, чөнки бу яңа тормыш башлану чоры. Шуңа күрә дә, шушы матур көннәрдә, табигатьнең терелеп китүенә шатланып, бер-берсенә мәхәббәт хисләрен аңлатып, киләчәккә зур өметләр баглап, төрле милләт кешеләре язны үз бәйрәмнәре белән каршы алалар.

Язнын беренче коне белэн

Язнын беренче коне белэн 1 март котлау

язның беренче көне белән

 

ИХЛАСТАН