Мигъраҗ кичәсе догасы намазы

ДИН ТУРЫНДАГЫ ЯЗМАЛАР

Мигъраҗ кичәсе догасы намазы

Рәҗәб аеның 27 нче кичәсе — Мигъраҗ кичәседер. «Исра» сүрәсенең беренче аяте Мигъраҗ вакыйгасы хакында. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кичәдә кеше акылы кабул итә алмаслык бер рәвештә күкләрнең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Биш вакыт намаз бу кичәдә фарыз кылынган. Мөбарәк бер кичә булганга күрә, унике рәкәгать намаз кылу яхшы дип санала.

Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр: Ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң сүрә укылыр. Белгән кешеләргә Исра сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Сәлам биргәннән соң 100 мәртәбә:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ

«Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр.»

(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), — дип әйтелә. 100 мәртәбә:

اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

«Әстәгъфируллааһәл-газыйимә вә әтүүбү иләйһи.»

(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм),— дигәннән соң 100 мәртәбә

اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ

«Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд»,— дип салават әйтелер һәм намаз тәмамланыр, дога кылыныр.

ИХЛАСТАН