Белем бәйрәменә / С днем знаний

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алда килеп,
Хуш киләсең әйдә-әйдә диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмыйча үзенең бөтен көчен,
Безне сөйде, безгә белем бирде —
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
* * *

Белем бәйрәменә / С днем знаний
Белем беләккә көч бирә.
Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
Белем бәхетле итә.
Белем малдан кадерле.
Белемле кеше югалмас.
Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы. Белемнең чиге юк.
Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк. Белемсез бер эш тә чыкмый.
Гыйлем акчага килми; тырышлык белән килә.
Гыйлем байлыктан яхшырак.
Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
Гыйлемгә тотынган югалмас.
Гыйлемлек — нур, наданлык — хур.
Акча, мал — бер көнлек; гыйлем, һөнәр — гомерлек.
Бай булмасаң бай булма, гыйлем, һөнәргә сай булма.
* * *
Нәни дустым! Мәктәп бусагасын
Атлап кердең бүген тәүге кат.
Сәламәт бул, уңыш юлдаш булсын!
Күңелләрең булсын һәрчак шат!
* * *
Бик күп нәрсә белермен мин
Туган илем турында.
Мин бит инде зур булдым, —
Әлифбам бар кулымда.
* * *
Хыяллар безнең канатлы,
Хыяллар шундый матур.
Киләчәктә барыбыз да
Булырбыз кыю, батыр!
* * *
Тигез матур юлларга,
Без хәрефләр тезәрбез.
Дәфтәрләрне, көндәлекне
«Биш»ле белән бизәрбез.

ИХЛАСТАН