Чик сакчылары көне белән котлаулар

Чик сакчылары көне ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Чик сакчылары гаскәре, илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган чикләрен саклыйлар. Ватаныбыз чикләре сулардан, урманнар, кырлар, таулар аркылы да, һавадан да уза. Илебездә һәр елны, 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне, дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Бу көнне элеккеге һәм хәзерге вакыттагы чик сакчылары, үзләренең хәрби иптәшләрен тәбрик итәләр һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән батыр хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алалар.

Чик сакчылары көне белән котлаулар

Бүген чын ир-егетләр бәйрәме. Һәр елны, җәй айлары башланыр алдыннан, язның соңгы көннәрендә, Чик буе гаскәрләре бәйрәме билгеләнеп үтелә. Чик сакчылары, илебез чикләрен саклап, бик авыр хезмәт башкаралар. Аларның һөнәре һәрвакыт мактаулы. Без ышанабыз: Ватаныбыз чикләре ышанычлы кулларда һәм аннан дошман үтеп керә алмас. Чик сакчылары көне котлы булсын. Тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә.

Чик сакчылары көне белән шигырьләр

Чик сакчысы көне бүген!
Бар табигать ата шау чәчәк.
Сакчыларга телик саулык, бәхет
Тыныч хезмәт, матур киләчәк.

Сездәй батыр егетләр булганда
Ил чикләре безнең йозакта.
Бүгенгедәй тыныч-матур тормыш
Барсын иде бик-бик озакка!

***

Чик сакчысы көне белән котлыйм
Илебезнең батыр ирләрен.
Сез булганда дошман таптый алмас
Ватанымның газиз җирләрен.

Сез булганда тыныч безнең көннәр
Имин булып ата алсу таңнар.
Иң изге теләкләр булсын сезгә
Ил чигендә сакта торганнар!

***

Чик сакчысы көне җитте кабат
Хәрби бәйрәмең бүген синең
Яшьлегеңнең иң матур чагында
Сакладың чиген туган илнең

Бардың хәрби бурычың үтәргә
Чакырганга газиз Ватаның
Сау-саләмәт кайтсын армиядән
Уллары һәр ата-ананың.

Бүген синең бәйрәм, чик сакчысы!
Кайгыларсыз үтсен көннәрең.
Исән-сау бул, хезмәтең онтылмас,
Намус белән аны үтәдең…

***

Майның шушы ямьле көнендә
Чик сакчыларының бәйрәме.
Котлы булсын, бетмәсен беркайчан
Бәхет, шатлык, дөньяның яме.

Сезнең хезмәт бик тә катлаулы
Ләкин шуңа да ул мактаулы.
Илебез өчен бик тә кирәкле
Егетләр сез, кыю йөрәкле.

Искә алыйк, хөрмәт белән бүген
Ватан өчен биреп җаннарын
Ил чигеннән кайта алмый калган
Илебезнең батыр улларын.

Онытмыйк без Ватан чиген саклап
Изге яуда башын салганнарны.
Дога кылып искә алыйк бүген
Чик буенда ятып калганнарны.

Ихсан Нурисламов

Text.ru - 100.00%

пограничниклар көне белән котлаулар

ИХЛАСТАН