Десантчылар (ВДВ) көне белән котлаулар

Десантчылар (ВДВ) көне белән котлаулар Десантниклар коне ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Илебездә һәр елны 2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләнеп үтә. Десантниклар коне тарихы 1930 елның 2 августыннан башлана. Мәскәү хәрби округының Воронежда үткән укулары вакытында 12 кешедән торган подразделение беренче тапкыр парашют белән сикерә. 1932 елда авиадесант частьлары оештырыла башлый. Сезнең игътибарга Десантниклар коне белэн котлаулар.

Десантчылар (ВДВ) көне белән котлаулар

Хөрмәтле Десантчылар, сезне чын күңелдән Һава десанты гаскәрләре көне белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхетле тыныч тормыш телибез! Уңышлар сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!

***

Ватаныбыз сакчыларының иң кыюларын, иң көчлеләрен – хөрмәтле Десантчыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезнең кебек батыр егетләр булганда илебез күкләре һәрвакыт тыныч булыр. Сезгә исәнлек-саулык, шәхси тормышыгызда уңышлар теләп калабыз. Зәңгәр беретларыгыз тузмасын, балаларыгыз-оныкларыгыз сезнең белән һәрвакыт горурланып торсын. Парашютларыгыз бары тик сугышсыз, тыныч урыннарга гына төшсен!

***

Хөрмәтле Десантчылар, сез Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәдегез һәм үтәп киләсез. Безнең илдә Һава Десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне – илебезнең горурлыгы һәм ныклы терәге итеп күрәләр. Истәлекле бәйрәмегез көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәерле тормышлар теләп калабыз. Кыю йөрәкләрегездә һәрвакыт шатлык хисләре генә кайнасын, кайгы-хәсрәт урап үтсен, ил-көннәребез тыныч булсын!

***

Зәңгәр күкләрне үзләренә буйсындыручы батыр егетләребез — Десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре — Һава Десанты гаскәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә башәйләндергеч биеклек тә, дәһшәтле дошман явы да куркыныч түгел, «“Бездән башка беркем дә” — сезнең төп девизыгыз. Батырлык рухы сезнең йөрәкләрегездән беркайчан да китмәсен, ә йортларыгыз һәрвакыт бәхет-шатлык белән тулып торсын! Бәйрәмегез котлы булсын!

Десантниклар көне белән русча котлаулар монда: Поздравления с Днем ВДВ в прозе

***
2 августта һава десантчылары үзләренең һөнәри бәйрәмен — Хәрби-һава десантчылары гаскәрләре көнен билгели. Без аларны әлеге бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, кәеф күтәренкелеге, озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз.

Десантниклар коне

Десантниклар коне буген —
Белэсезме,дусларым?
Шул сафларда ничэ еллар
Хезмэт итте улларым.

Кочсезлэрне ул сафларга
Алмаганнарын белэм.
Кочле уллар устергэнмен!
Таяныч хэзер курэм.

Алар белэн парашюттан
Ничэ еллар сикердем!!!
Шокер эле,озелеп коткэн
Очрашуларны курдем.

Хыялымда йоргэн куккэ
Алар белэн мендем мин.
Бала кадерен,озгэлэнеп,
Шул вакытта белдем мин.

Авыр булды хезмэтлэре —
Тик алар зарланмады!
Минем чэчлэр генэ бары
«Бэс»кэ сарып карланды…
Н. Биктимерова.

ИХЛАСТАН