Һәр көнне керәсең төшемә — җыр сүзләре, текст

Хэр конне керэсен тошемэ ТАТАРЧА ҖЫРЛАР СҮЗЛӘРЕ (ТЕКСТ ҺӘМ АУДИО)

Татар һәм башкорт халкының иң яраткан, иң моңлы җырларыннан берсе булган «Һәр көнне керәсең төшемә» (Хэр конне керэсен тошемэ) җырының сүзләрен Радик Нуретдин (Радик Фәми улы Нуртдинов) язган, ә  көе — Роза Сәхәүетдинова тарафыннан иҗат ителгән.

«Һәр көнне керәсең төшемә»

Радик Нуретдинов сүзләре
Роза Сәхәүетдинова көе

Һәр көнне керәсең төшемә —
Елмаеп чыгасың тирмәңнән.
Чәчеңне җилләргә,
Җилләргә, җилләргә
Таратып үтәсең тирәмнән.

Артыңнан үләннәр тирбәлә,
Җемелдәп чыклары коела.
Син мине еракка,
Еракка, еракка
Чакырдың да кебек тоела.

Мин тиле, онытып дөньямны,
Син киткән якларга юл алдым.
Зәңгәр күк, офыклар,
Офыклар, офыклар
Артына кереп син югалдың.

Һәр көнне керәсең төшемә —
Еракка төбәлгән карашың.
Офыкта зур кояш,
Зур кояш, зур кояш,
Кагылма — янарсың, янарсың.

Хэр конне керэсен тошемэ — Нурислам башкаруында

Әлеге шигырьнең, җыр итеп язылганга кадәрге, беренче варианты түбәндәгечә:

Һәр көнне керәсең төшемә
Елмаеп чыгасын
тирмэдэн.
Чэченне жиллэргэ
таратып,
Йогереп утэсен эргэдэн.

Артыннан улэннэр
тирбэлэ,
Жемелдэп чыклары
коела.
Син мине еракка-еракка
Чакырдын да кебек
тоела.

Мин тиле, онытып
доньяны,
Син киткэн якларга юл
алдым.
Зэнгэрсу офыклар
артында
Котмэден… Керден дэ
югалдын:

Хэр тонне керэсен
тошемэ.
Еракка тобэлгэн
карашын…
Янына йогереп барсам да,
Мин куптэн сонлаган
курэсен… (Стихи.ру сайтыннан)

Теги: послушать, слушать, тынларга, тыңларга

ИХЛАСТАН