Ялгыз торна — текст, җыр сүзләре

Ялгыз торна ТАТАРЧА ҖЫРЛАР СҮЗЛӘРЕ (ТЕКСТ ҺӘМ АУДИО)

Фирдус Тямаев башкаруындагы, күпләр яратып тыңлый торган «Ялгыз торна» җырының сүзләре. Астарак бу җырның язылу тарихы.

Упкыннар каршында язмышым,
Учыма кысылган йөрәгем.
Башымны салам да салларга,
Кайнаган ташкынга керәмен.

Сизми тән кайнарны, салкынны,
Дулкыннар бәрәләр-кагалар.
Ярларга җитәлмый тилмерәм,
Кулсузым булса да аралар.

Төшме бу, өнме бу? Сынауның
Мондыен көтмәдем язмыштан.
Мин генә микәнни тормышта
Җәзага тартырлык ялгышкан.

Түбәмдә гел кара болытлар,
Җилләре өметле иссә дә.
Йөрәктән гел китмәс бу әрнү,
Тәнемнән ярасы китсә дә.

Ялгыз торна (җыр сүзләре)

Сәкинә Хәйруллина сүзләре, Фирдус Тямаев көе

Төшләремә кер әле бер,
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным.

Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш дулкыннарын…
Мин бит ялгыз торна,
Зинһар адаштырма,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш упкыннарын.

Була икән, шундый мәлләр,
Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр.
Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары,
Томырылып көтеп торган упкыннары.

Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш дулкыннарын…
Мин бит ялгыз торна,
Зинһар адаштырма,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш упкыннарын.

Таулар ташлар ишелер күк,
Барыр юлым киселер күк.
Бәхет диеп алданганмын, бары рәшә,
Коткаручым бул әле дип сиңа дәшәм.

Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш дулкыннарын…
Мин бит ялгыз торна,
Зинһар адаштырма,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш упкыннарын.

«Ялгыз торна»ны үлем хәлендә ятканда яздым»

Упкыннар каршында язмышым… дип башланып китә җырның клибы башындагы шигырь юллары. «Ялгыз торна» — Фирдүс Тямаевның иң көчле җырларының берседер.

«Бу җырны яздырып кайттым да, Сәкинә апа Хәйруллинага шалтыраттым. Сәкинә апа — минем күп җырларымның сүзләре авторы. «Гомер үтә», «Дуслар була бу тормышта санаулы гына», «Җиде малай», «Үбим әле, әнкәй, кулларыңнан» һәм башка бик күп җырларымны ул язды. Без икебез дә Нурлатта торабыз.

«Сәкинә апа, син өйдәме?» — дим. «Өйдә, Фирдүс», — ди. «Унбиш минуттан килеп җитәм, чыгарсың әле», — дидем. Мин килеп җиткәндә Сәкинә апа халаттан капка төбенә чыгып баскан иде. Машинага кереп утырды да, җырны кушып җибәрдем. Көтеп утырам нәрсә әйтер икән дип. Сәкинә апа бер куплетны тыңлады да, үксеп-үксеп елый башлады. «Сәкинә апа, ник елыйсың?» — дим.

«Энем, мин бу шигыремне үлем белән көрәшеп ятканда яздым. Онкология хастаханәсендә. Операциягә егерме минут калып килә иде. Мин шушы шигырьне язып яттым. Әгәр бу дөньядан китсәм, минем турыда соңгы истәлек булып шигырем калыр», — дидем. Тик Аллаһ Тәгалә шушы көчле операциядән соң миңа гомер бирде. Шигыремне җыр итеп тыңларга насыйп итте», — дип җавап кайтарды ул.

Җыр кешене яшәтә. Җыр — кешенең гомерлек юлдашы. Кеше хәсрәтен дә, кайгы-борчуын да, шатлыгын да җырга сала. Тик беркемгә күңел ялгызлыгы язмасын Ходай. Ялгыз торна булып каңгырап йөргән адәм баласыннан да бәхетсез кеше юк.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/showtime/30-09-2020/yalgyz-torna-lem-bel-n-k-r-shep-yatkanda-yazyldy-fird-s-tyamaev-kontsertynnan-reportazh-5775202

ИХЛАСТАН