Син минем җанымның яртысы текст

ТАТАРЧА ҖЫРЛАР СҮЗЛӘРЕ (ТЕКСТ ҺӘМ АУДИО)

Син минем җанымның яртысы (слова песни, слушать)

Син – минем жанымнын яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

Айдар Галимовның «Син минем җанымның яртысы» жырын тыңлау яки йөкләү өчен: Монда басыгыз / Жмите сюда чтобы слушать или скачать песню «Син минем жанымнын яртысы» Айдар Галимов

ИХЛАСТАН
Добавить комментарий