Килен төшкәндә — җыры сүзләре һәм тынлау

ТАТАРЧА ҖЫРЛАР СҮЗЛӘРЕ (ТЕКСТ ҺӘМ АУДИО)

«Килен төшкәндә» җыр сүзләре (текст песни)

1. Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар
Арттан чаба бала-чагалар.

2. Мамык мендәрләргә төренеп
Килен тошэ бүген авылга
Борынгыдан калган гадәт ул
Халык чыга каршы алырга
Яшь кәләшне күреп калырга.

3. Җилкендереп яп-яшь кызларны
Килен төшә бүген бер өйгә.
Кайда калды шундый чагым дип
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр.

4. Күптэн инде ачып куйганнар
Килен тошкән өйнең капкасын.
Килен, тошкэн өйнең капкасын
Китәргә дип, кире япмасын,
Кайгы жиле килеп какмасын.

Килен тошкэндэ җыры тыңларга (слушать) Ильназ Бах башкаруында:

ИХЛАСТАН
Добавить комментарий