“П” һәм “Р” хәрефләренә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

Падишаһ

Төштә падишаһ күрсәң, сөенечкәдер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә Зөлкарнәйн падишаһны, ягъни Александр Македонскийны күрсәң, гомерең озын булыр, бөек файдалар күреп, күп җирләргә сәфәр кыларсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә падишаһның үлгәнен һәм кабат терелгәнен күрсәң, әгәр дә шушы күргән падишаһыңны гадел дип белсәң, ул падишаһ һаман да гаделлек белән хөкем итәр.

Төштәге падишаһларның үзеңә мөнәсәбәте — падишаһның озын гомерле булуына дәлилдер.
(Өстәмә рәвештә тагын да «Патша» сүзенә аңлатмаларны карагыз.)

Палач

Төшеңдә палач күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, чит илгә китәрсең.

Пальма агачы

Төшеңдә пальма агачының башларын күрсәң, авыруыңа һәм хәстәлеккәдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштәге пальма агачы — файда ул, диелә шушы ук китапта.

Төшеңдә пальма сатып алсаң, очсызлыкка, ягъни елның бай килүенә дәлил булыр, һәр нәрсәгә данә, ашлык булыр

Паралич (кутәрем)

Үзеңне паралич суккан, ягъни күтәрем зәхмәтендә дип күрсәң, юралынышы бер дә яхшы түгел, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Патша

Төштә патша күрсәң, сөенечтер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә патшаның бер урынга кергәнен күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, шул патшаның кадереннән хурлыкка каласың, ә ул кергән урынга фәсад булыр.

Төшеңдә олуг падишаһны күрсәң, хөкүмәт һәм киң ризык буларак юралыныр.

Персик (шәфталу)

Төшеңдә персик ашасаң, һәлакәттер, ди Мөхетдин бине Г арәби.

Төшеңдә вакытыннан тыш персик күрсәң, каты авыруга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә әгәр дә агачтан персик чүпләсәң, авыру ирдән кулыңа мал керер.

Әгәр дә төштә ачы персик ашасаң, хәвефтер.

Печән

Төшеңдә печән һәм печәнлек күрсәң, кулыңа гаделлек белән мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә печәнлеккә печән яки салам өйсәң, күп малларга хуҗа булырсың.

Төштә печәннәр күрү — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Пешеренү

Төшеңдә утта әйберләр пешеренсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яхшы сәламәтлектер һәм күркәм яңалыклар ишетерсең.

Әмма «Төхфәтел-мөлек» китабында: Төшеңдә утта нәрсәдер пешеренсәң, авыру булырсың һәм ярамас сүзләр ишетерсең, диелә.

Төшеңдә тычкан итен пешергәнеңне күрсәң, бозык хатын малы белән бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә икмәк пешерүчене күрсәң, ул илнең башлыгы гадел булыр, төшең шушыңа дәлилдер.

Төштә аш пешерүчене күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, бу — адәмнәрне тереклеккә кыздыручы булыр.

Плащ (яңгырлык)

Төштә яңгырлык, ягъни плащ күрсәң, дәүләт, дәрәҗә, дәрәҗәле кием булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Попугай

Төштә попугай, ягъни тутый кош күрсәң, галим һәм хәерле гыйлем иясе булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә попугай күрсәң, тел остасы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә ана попугай күрсәң, күп хатыннар алырсың.

Пот

Төшеңдә пот күрсәң, һәлакәттер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә потларны күрсәң һәм аларны ватсаң, сөннәт гамәлен башкаруга юралыныр.

Прихожая (өй алды)

Төшеңдә прихожая күрсәң, хәрәм мал булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Пушка

Төшеңдә пушка, туп күрсәң, файда булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Пычак

Төшеңдә пычак күрсәң, дәрәҗә иясе олуг затлардан дошманлык ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә пычак күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, дошманга— җиңүдер, ә үзеңә—гомерең озынлыккадыр.

Төшеңдә пычак күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, куәт һәм җиңү ул.

Төшеңдә пычак күрсәң, малаең туар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә пычак уйнатсаң, җитәкче булырсың. Әгәр шунда пычагың сынса, яисә кителсә, хәвеф һәм сүз булыр.

Пычрак

Әгәр дә төшеңдә пычрак суны чыгарып түксәң, яисә пычрак су түгелсә, ялган сүз һәм көенеч булыр, бурычларың үтәлеп, кайгылардан котылырсың.

Төштәге пычрату да шушы рәвештә юралыныр.

Пычрану

Төшеңдә пычрану—кулыңа бер эш керер, аның эчендә яхшылык табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр төшеңдә пычрансаң һәм аннан соң никах булса, гамәлең яхшыга булыр һәм ишле мал хуҗасы кылы- нырсың.

Пыяла

Төшеңдә пыяла, яки пыялачыны күрсәң, куркусыз булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә йортыңны пыяладан эшләнгән итеп күрсәң, әҗәлең якын килгәндер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Пәйгамбәр

Төштә пәйгамбәрне күрү унбер төрле юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә:

  1. Үзеңә игътибар күзен салырлар;
  2. Рәхмәт ирешер;
  3. Нигъмәткә җитәрсең;
  4. Гыйззәт табарсың;
  5. Шәрәфле булырсың;
  6. Дәүләтле кылынырсың;
  7. Бәхет-сәгадәттер;
  8. Рийасәт-рәислектер;
  9. Көч-куәт табарсың;
  10. Яхшылык белән сөенерсең;
  11. Ике дөнья өчен дә газиз булырсың.

Төшеңдә әгәр дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберен зиярәт кылсаң, үзең солтан яисә ил башы булсаң, хәзинәң артыр, мәгәре ки сәүдәгәр икәнсең, малың ишләнер.

Төшеңдә пәйгамбәрне авыру дип күрсәң, яисә кайгылы сурәттә дип күрсәң, илдә Ислам диненең зәгыйфьлеге һәм бозык юнәлеш алганлыгы беленеп, көч-куәт итүгә булыр.

Төштә пәйгамбәрне калыккан, күтәрелгән һәм ачуланып күз салган дип күрсәң, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә тиешледер.

Төшеңдә әгәр дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәлен гаҗиз, сәхабәләрен дә шулай дип күрсәң, ул шәһәрдә фетнә, яисә зур бәла булыр, Аллаһы тәгалә аларга куылу ирештерер, пәйгамбәренең хөрмәте өчен.

Мөхәммәд пәйгамбәрне төшендә бер кеше яисә бер шәһәрдә, яки бер өйдә, я бер мәҗлестә күрсә, ул шәһәр һәм ул җирләр дошман өстенә җиңү булыр.

Әгәр дә Зөлкарнәйн пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, гомерең озын булыр, бөек файдалар табарсың һәм күп сәфәрләр кыларсың.

Сөләйман пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, ризык капкалары ачылыр, бик күп булыр, малың ишлеләнеп, күп файдаларга ирешерсең, күп җирләргә сәфәргә барырсың.

Әгәр дә Анабыз Хәуваны төшеңдә күрсәң, дәүләт ирешер, олуг дәрәҗә табарсың, кайгыдан имин булырсың.

Төшеңдә Атабыз Адәм пәйгамбәрне күрсәң, олы дәрәҗә һәм халыкны үзеңә буйсындыру булыр.

Әгәр дә төшеңдә үзеңне Адәм пәйгамбәргә буйсынмаучы итеп күрсәң, Аллаһ сакласын, һәлак булырсың һәм дә бәдбәхетлеккә чыгарсың. Әгәр дә бу төшне хатын-кызлар күрсәләр, ирләренә буйсынуга юралыныр.

Төштә Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтсәң, бәхетле илдә яшәвеңә дәлил булыр.

Әгәр дә төшеңдә Исхак пәйгамбәрне күрсәң, залим дошманнарың булырлар, әмма алар синең зур хөрмәтеңнән файдаланырлар, өстеңнән идарәчелек итәрләр, ә ахырдан, җиңү килеп, аларга көч итәрсең, үзләрен буйсындырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Исмәгыйль пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, Аллаһы тәгаләнең әмеренә буйсынырсың, вакытлы дөнья эшләреннән азат булырсың.

Ибраһим пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, Аллаһы тәгалә үзеңнән канәгать булыр, рәхмәт һәм нигъмәт капкалары ачылып, вакытың яхшы үтәр.

Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, диндар һәм тәкать иясе булырсың, догаларың һәм тәүбәләрең кабул булыр. Бозык кеше икәнсең, золым һәм начарлык ирешер.

Мөхәммәд пәйгамбәрне борчылган кебек итеп төшеңдә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, син яшәгән шәһәрнең, яисә төбәкнең халкы бозылган булыр, тәүбә итсеннәр, кайгы-хәсрәттән имин булырлар.

Мөхәммәд пәйгамбәрне төштә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, ике дөнья өчен дә газиз булырсың, бер-бер эш башлагансың икән, хәер ишекләре ачылып, шәһәр яисә төбәкнең халкы ислах һәм хәер белән булырлар, шатлык һәм бәхет, гаделлек һәм иминлек белән сугарылырлар. Кайгылы икән, кайгыларыннан арыныр, мохтаҗлык кичерсә, байлыкка ирешер, өметләнгәне кулына керер, ватанына исән-имин әйләнеп кайтыр. Кяфер булса, иманга килер, хәвефле исә, хәвефе бетәр, мәлик икән, дошманы җиңелер, ил башы икән, иленә бәла килмәс.

Гайсә пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, һәр эшең мөбарәк- бәхетле булыр, балаларың туар, дошманнарыңны җиңәрсең, дөньялыкта һәм Ахирәттә сөекле булырсың.

Муса пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, дошманнарыңны җиңәрсең, үч ала алмаслар, алардан имин булырсың.

Сөләйман пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, вәзирлек һәм олылык булыр, Аллаһы тәгалә ул кешегә дәүләт бирер, күп кешеләр тәхет хөкемендә булырлар. Әмма бер сәбәп аркасында мөлкәте кулыннан китәр, яңадан да кулына керер, җен-пәриләр зыяныннан имин булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә Әюп пәйгамбәрне күрсәң, рәнҗеш һәм михнәтле булырсың, авырып, бичарага калырсың, соңыннан шифа табарсың.

Әгәр дә төшеңдә Юныс пәйгамбәрне күрсәң, бер гамәл эшләп, шул сәбәптән тарлыкка һәм зинданга төшәрсең, Аллаһыга дога һәм үтенечтән соң шул бәлаләрдән котылырсың.

Төшеңдә Яхъя пәйгамбәрне күрсәң, итагать һәм гыйбадәт иясе булырсың, афәтләрдән һәм гөнаһлардан имин калырсың.

Әгәр дә төшеңдә Зәкәрия пәйгамбәрне күрсәң, туачак балаң гомерле булыр һәм дә догаң лаеклы саналыр.

Якуп пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, Аллаһы тәгалә күп угыллар бирер, әмма бер улың өчен кайгырырсың, ә соңыннан шул кайгыдан котылып, гыйззәт һәм бәхеткә, тынычлыкка ирешерсең.

Салих пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, дошманың фетнәсенә очрарсың, соңыннан бу фетнәдән котылырсың.

Төштә Мөхәммәд пәйгамбәрне күрү — хак, Шайтан аңа охшамас, ул булып төшеңә кереп, саташу кылачак түгел, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
(Төштәге кояш, яңгыр, болыт — болар да саташу булып кермәсләр).

Төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәрне сәхабәләре һәм изгеләре белән иңгәнен күрсәң, шул күргән җиреңдәге халыкка яхшылык иңеп, мәшәкатьләрдән котылырлар.

Төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, бер урында күркәмлек буларак юралыныр. Вәли, дин башлыгы булырга лаек икәнсең, бер олы мәликкә хезмәт итәрсең, ил башы янында хезмәттә булырсың, судья-казый булырлык икәнсең, шул дәрәҗәгә ирешерсең.

Төшеңдә Адәм пәйгамбәр белән сөйләшсәң, галим булырсың.

Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрдән бер-бер нәрсә алганыңны күрсәң, нигъмәтләр һәм күмәчләр белән сыйланырсың, алган әйберең кадерле булыр. Боларга лаек түгел икәнсең, байга сату эшенә, ягъни приказчиклыкка урнашырсың, шул эшеңдә гыйззәт һәм шатлык табарсың.

Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрне сурәтеннән гайре күрсәң, яисә йөзен чытык һәм кайгылы күрсәң, бер урыннан күченеп китәрсең, нигъмәтеңә кимчелек килер, хурлыкка төшәрсең, аннан соң шатлык килер, тәүбә лазем булыр.

Әгәр төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күркәм йөзле дип күрсәң, үзең дә күркәмлелек табарсың, кайгыда икәнсең, бушанырсың.

Төшеңдә Шис пәйгамбәрне күргән кеше тормышта нигъмәт, шатлык, хуш тереклек табар.

Төшеңдә Идрис пәйгамбәрне күрсәң, җиңеллек, сәламәтлек һәм күркәм үлем табарсың.

Төшендә Нух пәйгамбәрне күргән кеше озын гомерле булыр, әмма зур катылык күрер, кешеләргә рәнҗер, ә соңыннан җиңәр, аңа күп угыллар һәм шатлык килер, бер зәгыйфь хатын алыр, үзе шөкер кылыр.

Төшеңдә Нух пәйгамбәрне күрсәң, носари-христиан вәкилләре дин галиме булуыңа юрарга киңәш итәрләр. Хода каршында даим гыйбадәттә булып, олуг илгә баш булырсың, диләр.

Төшеңдә Ибраһим пәйгамбәрне күрсәң, атаңа дин куәтен өйрәтерсең һәм аңа хаҗәтеңне күрсәтерсең, курку табарсың, бер көчле падишаһтан өстен чыгып, бәхеткә ирешерсең, нигъмәткә җитәрсең, бер динле яхшы хатын алырсың һәм үзең дә динле булырсың.

Төшеңдә Исмәгыйль пәйгамбәрне күрсәң, гыйлем җыярсың, мәчет төзетерсең.

Исхак пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, каты куркуга төшәрсең һәм һәлакәттән хәвефләнерсең, соңыннан ул хәвефтән котылырсың, сөенеч итеп, гыйззәткә ирешерсең.

Төшендә Якуп пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, куәтең һәм нигъмәтең күп булыр, хатыннарыңның һәм балаларыңның тәрбиясен күрерсең, ризыклары белән ризыкланырсың.

Йосыф пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, диелә шушы ук китапта, ялганчылардан һәм залимнәрдән зарар күрерсең, тоткынга төшеп, авырлыклар күреп, соңыннан олы бәклек мәртәбәсен табарсың, олы гыйззәтләр күрерсең, үзеңә илнең олыларын буйсындырырсың.

Төшеңдә Юныс пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, тоткынлык тарлыгына төшеп, соңыннан котылу табарсың, ярдәм ирешеп, үлгәнчегә кадәр рәхәттә яшәрсең.

Төштә Шөгаип пәйгамбәрне күрсәң, үлчәүләрне бар нәрсәдән өстен күрүче халык арасында булып, соңыннан алар каршында өстенлеккә ирешерсең.

Муса пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, диелә шушы ук китапта, Һарун пәйгамбәрне күргәнеңдәге кебек юралыныр, ягъни Аллаһы тәгалә синең ярдәмеңдә Үзеннән баш тартучы һәм көч күрсәтергә маташучы залимнәрне һәлак иттерер.

Төшеңдә Әюп пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, бер рәнҗү-зәхмәттән күңелең бозылыр, малың кулыңнан китәр, балаларың үзеңнән алда үләр, соңыннан Аллаһы тәгалә болардан күбрәк итеп барсын да кире кайтарыр, морадларыңны хасил кылыр.

Төштә Сөләйман пәйгамбәрне күрсәң, диелә шушы ук китапта, казый яки падишаһ, ил башы булырсың, яисә галимлеккә ирешерсең.

Зәкәрия пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, картлыгыңда тәкъва-дин иясе улың туар.

Яхъя пәйгамбәрне төштә күрүне бу китапта дин һәм әдәп, тәүфыйк табарсың дип юрарга өйрәтелә.

Төшеңдә Гайсә пәйгамбәрне күрсәң, изгелегең күп булыр, хәерле бәрәкәт иясе саналып, Аллаһы тәгалә ризалыгы булырдай сәфәрләрдә йөрерсең, азга канәгать итәрсең, диелә.

Хозыр галәйһиссәламне күрсәң, үзгә һәм серле гыйлемнәрне белерсең.

Әгәр дә төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, динең күркәм булыр, эшләреңнең ахыры хәерледер. Әгәр дә Аллаһы тәгаләдән куркучы зат булсаң, дөньялыкта һәм Ахирәттә имин булырсың. Бурычлы икәнсең, Аллаһы тәгалә бурычларыңны үтәргә юлларны ачар.

Әгәр дә төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәр үзеңә нәрсәдер бирсә, аннан күпме нәрсә алсаң, шулкадәр үк изгелек табарсың.

Әгәр дә бер кеше йоклаганда төшендә Мөхәммәд пәйгамбәрне еш күрсә, эшләре һаман да җиңел барырлар, дөньялыкта һичбер хаҗәте калмас, хурлык һәм тарлык күрмәс.

Төшеңдә пәйгамбәрләрнең берсен бихәбәр хәлдә саташып йөрүен күрсәң, Шайтан котыртуы, асылсыз төш булыр, юралынмас.

Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: «Кем дә кем төшендә мине күрсә, чыннан да мине күргәне булыр, башканы түгел», дигән.

Пәке

Төшеңдә пәке-пычак кебек нәрсә күрсәң, әгәр дә балаң туасы икән, улың булыр.

Баш очыңда төштә пәке уйнатсаң, җитәкчелек итәрсең, әгәр дә пәкең сынса, хәвеф-хәтәр булыр һәм дә яман сүзләр ишетерсең.

Пәрдә

Төшеңдә пәрдә бөркәнгән кешене күрсәң, кайгы-хәсрәткә батарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә матур бизәкле пәрдә күрсәң, гомерең озын булып, мәртәбәдә узар.

Төшеңдә пәрдә күрсәң, падишаһлык, ил башы булу, гыйззәт һәм мәртәбә дип юралыныр.

Төштә пәрдә күрү—шатлык һәм рәхәтлектер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Әгәр дә төшеңдә ишекләрдә төшерелеп-капланып куелган пәрдәләр күрсәң, сагыш һәм көенечкәдер.

Пәри

Төштә пәри күрү—гаҗәп сүзләр һәм дә ялган хәбәрләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә пәри күрсәң, өнеңдә ялган сөйләрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Пәрәнҗә

Хатын-кыз төшендә пәрәнҗәсен күрсә, ире булыр, ире белән бәйле юралыныр. Әгәр дә ул хатынның ире юк икән, ир туганы, яисә атасыдыр. Алар белән бәйле юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Төштә пәрәнҗә булса, шатлык һәм рәхәтлеккәдер.

«Р» хәрефенә башланган төшләр

Ремонт

Төшеңдә ремонт эшен башкарсаң, өнеңдә дәрәҗәгә ирешерсең һәм максатыңа җитәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби

Ризван (җәннәт сакчысы)

Төшеңдә Ризванны күрсәң, афәтләрдән имин булырсың, рәхәт һәм бәхетле тормыш килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Рөкугъ

Төшеңдә рөкүгъ күрү, ягъни намаз укыганда баш игәнеңне күрү — Аллаһы тәгаләгә якын булу ул, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН