Татарстан турында шигырлэр / Стихи про республику Татарстан

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Адаштырмас маягыбыз — мирас,
Юлда юлдаш — туган телебез.
Туган телне, җирне сөйсәк кенә
Якты булыр безнең көнебез.
Яшибез гел шулай кояшлы
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Иминлек! Иминлек! Иминлек!
***
Өч төс балкый безнең байракта:
Ак төс — безнең намус төсебез,
Яшел төсе — безнең яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез.
Җилфер-җилфер итә безнең байрак,
Элеп куйдык аны биеккә.
Дөнья безнең шушы байрак аша
Омтылышны күрсен иреккә.

ИХЛАСТАН