Тәрбиячеләр көне белән котлаулар

аудио поздравление воспитателю ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!

Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!

***

Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп-җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы — зур куаныч. Ул гына да түгел, сезнең яшьлек-матурлык, үз-үзегезне гел шулай гүзәл йөртүегез дә безне куандыра. Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар. Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниебезнең Кеше булуга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм белән ихластан тәбриклибез. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.



Тэрбиячелэр коненэ котлау шигырьлэре, изге теләкләр

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата

Эшегезгә тугры булганыгыз өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр

Мәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.

Күңелләргә берүк уелмасын
Төзәлмәслек тирән яралар.
Ходай сезгә сабырлыклар бирсен
Яратсыннар сезне балалар!

Данис Фахрутдинов

***

Рәхмәтемне белдерәм!
Балаларның йөзләренә
Шундый нур биргән өчен.
Каты итеп яратканга,
Назлап караган өчен.
Матур рәсемнәр буятып,
Язарга өйрәткән өчен!

***

Тэрбияче кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?

***

Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!

***

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул — тәрбияче.

***

Тэрбияче коне белэн,
Тәбрик итәм Әнием!
Балаларга шундый яхшы
Тәрбияче бит син безнең.

Нурлы күзләр сүнмәсеннәр
Янып торсын мәңгегә.
Шул күзләрдән чыккан нурлар
Җылылык бирсеннәр безгә!

С днем дошкольного работника поздравления на татарском языке, воспитательлэр коне белэн, балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән котлаулар, балалар баксаhы хезматкардаре конона котлаудар


ИХЛАСТАН