Яңа ел турында җырлар балаларга

яна ел турында жырлар ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Яна ел турында жырлар, яна ел жырлары балаларга, хуш килэсен яна ел (балалар бакчасында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында бәйрәм уздырганда куллану өчен)

Яна ел жыры (“Айфара”)

Узып бара елның соңгы минутлары,
Бар дөньяда балкый Яңа ел утлары.
Балаларның бәхетле йөзләре
Сабый чакны искә төшерә.
Әйтерсең, барып кайттым балачак иленә.

Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән.
Кар кызы бәхетле, Кыш бабай да.
Шаулап-гөрләп бәйрәм итә бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри төндә.

Чыршы төсле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, күктән йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бәхетләр телик барсына.
Яңа елга язсын бергә аяк басарга.

Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән.
Кар кызы бәхетле,
Кыш бабай да.
Шаулап-гөрләп бәйрәм итә бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри төндә.

Яңа елда безгә кирәк:
Бәхет-шатлык булсын күбрәк.
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.
Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-яңа ел белән, дуслар.

Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән.
Кар кызы бәхетле,
Кыш бабай да.
Шаулап-гөрләп бәйрәм итә бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри төндә.

Каршы чыгып алырбыз

Кырлар тынып йокога талганнар
Кар-буранны көтәләр.
Ак туннарын киеп куйганнар,
Кыш бабайны көтәләр.

Бик зарыгып сагынсалар да
Алар сабыр итәләр
Йөгерешеп безнең бәйрәмгә
Чабып килеп җитәләр

Кыш бабайны каршы алырга
Бар җәнлекләр килгәннәр
Безнең җырны ишеткән алар,
Утлар яна күргәннәр.

Кыш бабабыз,синең килгәнне,
Көтәбез без барыбыз.
Тавыш бир, бабай арысаң,
Каршы чыгып алырбыз.

Кил инде, Яңа ел!

Кыш бабай, кыш бабай,
Кар ява, кил инде,
Янчыгың җәеп сал,
Бүләкләр бир инде.

Кыш бабай, син безне
Җырлат та биет тә,
Ә йөлдыз чыршыда
Балкысын биектә.

Кар сылу апабыз,
Йөрт әле җитәкләп,
Уйныйк без бергәләп
Чыршыны тирәләп

Кыш бабай, җырларбыз
Гармуның көенә,
Шигырләр сөйләрбез,
Яңа ел, кил генә!

Кил Яңа ел

Ак карларны биетеп
Яңа ел килә җиремә.
Көтеп алабыз ашкынып,
Күңел ак нурга төренә.

Кил, яңа ел,
Кил, яңа ел,
Күңелнең үз түренә.
Өр яңа юл
Яручы бул
Минем киләчәгемә

Яңа елның сәгәтләре
Суксын бәхет теләп кенә
Җирдә барча кешеләрең
Яшәсеннәр көлеп кенә.

Кил, яңа ел,
Кил, яңа ел,
Күңелнең үз түренә.
Өр яңа юл
Яручы бул
Минем киләчәгемә

Еллар очрашып, могҗиза
Өмет иткән мизгелләрдә
Өлгер барчасын юрарга
Якты, матур, изгеләргә.

Кыш бабай турында җыр

«Һә», — дигәнче үтеп китте,
Еще один год.
Гомер шулай бик тиз үтә,
Не заметишь вот.
Кунакка шушы бәйрәмгә
Приглашаем Вас.
Приходите, приносите
Много күчтәнәч.

Кыш бабай белән бергә,
Дед Мороз идет.
Яңа ел безгә килә,
Значит, Новый год.

Купим без большой открытка,
Будем написать.
Бәйрәм килгәч, барысын да,
Надо поздравлять.
Барыгызга без телибез,
Корычтай бәхет.
Аллаһы боерса, будем живы,
Много-много лет.

Кыш бабай белән бергә,
Дед Мороз идет.
Яңа ел безгә килә,
Значит, Новый год.

Яшел елка башларында,
Звездочка яна.
Туда-сюда биеп йөри —
Снегурочка.

Без бигрәк тә яратабыз
Шушы бәйрәмне.
Ел буе көтеп алабыз,
Яңа ел сине.

Кыш бабай белән бергә,
Дед Мороз идет.
Яңа ел безгә килә,
Значит, Новый год.

Фейерверки и салюты,
С ночи до утра.
Яна елны отмечает,
Вся большой страна.
Без бигрәк тә яратабыз
Шушы бәйрәмне.
Ел буе көтеп алабыз,
Яңа ел сине.

Кыш бабай белән бергә,
Дед Мороз идет.
Яңа ел безгә килә,
Значит, Новый год.

Икенче вариант

Серле әкият иленән
Юлга чыга бер бабай.
Тәрәзәдән күҙен алмый
Аны көтә һәр малай.

Ак сакал, тылсым таяк
Һәр кем моңа бик нык шат.
Бүләкләргә ул бик бай
Кем була ул? — Кыш бабай!!!

Кыңгыраулы пар атларда
Ашкынып-очып  килә,

Өр-яңа ел алып килә
Матур теләкләр телә!

Ак сакал, тылсым таяк
Һәр кем моңа бик нык шат.
Бүләкләргә ул бик бай
Кем була ул? — Кыш бабай!!!

Мин телимен һәрбер өйдә
Өстәл булсын түгәрәк
Һәр баланы көтсен иде
Чыршы төбендә бүләк.

Ак сакал, тылсым таяк
Һәр кем моңа бик нык шат.
Бүләкләргә ул бик бай
Кем була ул? — Кыш бабай!!!

Яңа ел белән, дуслар!

(Виталий Агапов көе һәм сүзләре)

Искә төшә балачакның
Шау-шулы бәйрәмнәре,
Яшел чыршы әйләнәли
Яңа ел түгәрәге.

Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.

Күз алдымнан бер дә китми
Балачак Кыш бабае.
Шундый матур Кар кызларын
Хәзер кайдан табасың?

Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.

Оныта алмыйм бүгенгедәй
Кыш бабай бүләкләрен —
Нечкә билле перәннекләр,
«Барбарис» кәнфитләрен

Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга

Яңа ел җыры

Шамиль Сәхәүтдинов көе hәм сүзләре

1.Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,
Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.
Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,
Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.

Кушымта:

Уңышлы булсын, дип, җәйләр
Аппак юрганнарын җәйгән
Яңа Ел белән!
Яңа өметләр тудырган,
Һәр кешене куандырган
Яңа Ел белән!
Яңа Ел белән! Яңа Ел белән!
Барчагызны да котлыйбыз Яңа Ел белән!

2.Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!
Беркайчан да керләнмәссен сезнең күңелләр!
Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!
Парсызларга пар канатын табарга язсын!

Кушымта.

3.Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,
Газиз әткәй-әнкәйләргә — озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Кушымта.

Яңа ел җыр

Яңа ел бәйрәме килде,
Күңелдә шатлык.
Матур бәйрәм булсын диеп
Бергә җыелдык.

Кушымта:

Әйдәгез, әйдәгез!
Бергә җырлыйкчы.
Ак кар кулга төшсә әгәр,
Була, ул тамчы.

Әти-әни безгә бүген
Бүләк бирерләр.
Туганнар да бәйрәмгә дип,
Безгә килерләр.

Кушымта

Һәр ел саен безгә шулай
Яңа ел килсен.
Күңелләрне шатландырып,
Θскә кар сипсен.

Кушымта

Хуш киләсең Яңа ел!

Толпар атым, салып канатыңа,
Ак бәхетләр, шатлык алып кил!
Тоякларың арымасын юлда,
Атлап түгел, очып безгә кил!

Йолдызлардан илһам нурлары ал,
Ай нурыннан ал син мәхәббәт!
Түкми-чәчми сип син күңелемә.
Шул хисләрдән миңа бик рәхәт!

Хуш киләсен безгә, өр-Яңа ел!
Килер юлың булсын ак кына!
Яңа өмет, яңа хыял белән,
Без чыгарбыз синең каршыңа!

Гульфия Гизатова

Яңа ел төне

Шампан очкыннары, салют белән
Шаулап үтә Яңа ел төне.
Яңа елда яңа өмет булып
Куна йөзгә карлар бөртеге.

Кушымта:

Без җырлыйбыз, без биибез бүген,
Безгә бүген Яңа ел килә!
Шау-гөргә күмә, Яңа ел килә,
Һәркемгә дә елмаеп көлә.

Үткән белән, киткән хисләр белән,
Саубыллаша Яңа ел төне.
Дуслар, туганнар белән бергәләп,
Бу төн үтә шаян-көлкеле.

Чыршы үзе дә бик шат шикелле,
Йолдызлар җемелдәп бииләр.
Бу төнне һәркем ачып ишеген:
-Әйдә, бәхетле ел, кил, — диләр.

Венер Фәттах

ИХЛАСТАН