“И” һәм “Й” хәрефләренә башланган төшләр

тошлек тош юрау Төшлек. Төшләрне юрау (татарский сонник)

И

Иблис

Кем дә кем төшендә Иблисне күрсә, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, дошманына җиңелер, дошманына җиңү ирешер.

Төшеңдә Иблисне күрсәң, һәлакәтле адәм сиңа дошманлык эшләр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Иген, ашлык

Бодай, арпа, тары һәм шундый игеннәрне төшеңдә күрсәң, ашлык яки башак күрсәң, кулыңа көтелмәгән җирдән мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә иген күрү — бәхетле хәләл мал булуга дәлил ул, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштәге икмәк һәм иген — вилаятьтер һәм файдалы сату итүдер, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Игенче, игенчелек

Төшеңдә берәү үзенең сабан сөреп, ашлык чәчкәнен күрсә, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, нинди теләге бар, шуларга ирешер.

Төштә иген игүеңне күрсәң, игенчелек белән шөгыльләнсәң, дөньялыгыңда һәм динеңдә гамьле булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төштә игенчелек эше белән шөгыльләнү — Аллаһы тәгаләгә тәвәккәл итү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә игенчелек белән шөгыльләнеп, иген чәчсәң, морадыңа ирешерсең, дип юрарга киңәш ителә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»нең икенче бүлегендә.

Икмәк, ипи

Төштә икмәк күрү — хәләл мал һәм ризык ул, шулай ук олы мәртәбә һәм дәрәҗә табу белән дә юралына.Әгәр дә төшеңдә икмәк киссәң, бүлсәң, салуда ризык бәясенә очсызлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» тә.

Төштә икмәк ашауны ил башлыгы, падишаһ булу белән дә, ил яки вилаять файдасы дип тә тәгъбир кылалар.
Әгәр дә мондый төшне кол яки тоткын кеше күрсә, азат булуга юралыныр.

Төштә икмәк күрү — хәләл мал булуга дәлилдер, диелә шушы ук «Төхфәтел-мөлек» китабының беренче бүлегендә.

Төшеңдә солтанның яки ил башлыгының икмәк ашаганын күрсәң, гаять тә зурлык-олылык һәм теләккә ирешү булыр.

Төшеңдә әгәр дә мичтә яки танурда икмәк пешерсәң, тарлык килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә икмәк киссәң, нигъмәт һәм бөеклек булыр, ди ул.

Әгәр дә төшеңдә кипкән икмәк күрсәң, яисә икмәк катылары булса, вакытың яхшы узар.

Төштәге йомшак икмәк шулай ук яхшыга юралыныр.

Бер кеше төшендә арпа икмәген күрә икән, күп изгелекләр һәм яхшылыклар булуга юралыныр.

Төшеңдә күп ипиләр, икмәкләр күрсәң, дусларың ишле булырлар, гомерең озынлыгына юралыныр һәм дә балаң туар, сөенечләр килер.

Әгәр дә төшеңдә газиз икмәкне күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, зәхмәт һәм мәшәкатьсез генә кулыңа мал керер.

Әгәр дә бер кеше төшендә чынаякка яки савытка икмәк турап ашаса, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, гомере үткән булыр. Аллаһы тәгаләгә сыенырга, гөнаһларыннан тәүбә итәргә кирәк.

Төшеңдә киселгән икмәк күрсәң, диелә шушы ук китапта, күп мал булыр, әмма алардан файдалана гына алмассың.

Төштә ипи күрсәң, билгесез-үзгә җирдән килсә, илнең олыларыннан тәрбия күрерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Икмәкче, икмәк пешерүче

Төштә икмәкчене, икмәк пешерүчене күрсәң, ул мәмләкәтнең хуҗасы, башлыгы гадел булуга дәлилдер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә икмәк пешерүче ирне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, гадел солтандыр, яки ил башыдыр, яисә шәфкатьле юлдаштыр.

Имам

Төшеңдә имамны күрсәң, әгәр дә үзең намус һәм иман иясе булсаң, мал һәм рәхәтлек килер, мәгәре бозык кеше икәнсең, зиндан, зәхмәт һәм бәлаләр ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә имам-хатибны күрсәң, ягъни имамның җомга намазында хөтбә укый торганын күрсәң, малың артыр һәм мәшһүр булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә имамлык башкарсаң, бөек һәм хөрмәтле булырсың.

Төштә имамнарны күрү — хәер һәм шәрәфәт ул, диелә «Руза» дигән китапта.

Төшеңдә имамлык күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, олылык булыр.

Әгәр дә төшеңдә кыйблаң дөрес булганын күрсәң, шунда намазыңны тәмам итсәң, арада үзеңне имаммын дип күрсәң, олылык һәм мәртәбә ирешеп, хөкемдар ителерсең.

Әгәр дә төшеңдә ирләргә һәм хатыннарга барсына бергә имаммын дип үзеңне күрсәң, аларга имамлык кылсаң, шул шәһәргә казый-судья булырсың, әмма казый-судья булырлык гыйлемең һәм дәрәҗәң барлыгы шарттыр. Мәгәрем ки белемең ул эшне башкарырга җитмәсә, халык арасында изге сүзләр сөйләүче булырсың, халык ул сүзләреңне кабул итәр.

Төшеңдә хатыннарга гына имам булганыңны күрсәң, зәгыйфь кавемгә мөтәвәлли ителерсең.

Имчәк, ими

Төшеңдә ими, ягъни имчәк күрсәң, гыйззәт һәм хөрмәт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә ирнең ике имчәге — хатыныдыр һәм кызын күрүедер.

Әгәр бер хатынны имчәгеннән асылган дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ул хатын зина кылыр, шул зинадан бер бала тудырыр.

Иннек

Төштә матур иннек күрү — чибәр, татлы һәм күркәм буйлы хатын буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Шакшы һәм ямьсез иннекне төшеңдә күрсәң, симез һәм бозык хатын булыр.

Инбир, имбирь

Төшеңдә инбир (имбир) күрсәң, яки ашасаң, гыйлемең һәм мәгърифәтең мәшһүр булыр, гомерең озындыр һәм вакытың рәхәттә узар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Инҗир, инҗир агачы

Әгәр дә төшеңдә инҗир күрсәң, кылган гамәлең өчен борчылырсың, берничә тапкыр аңлатып акланырсың, шуннан хәләл мал кулыңа керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә инҗир агачын күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр төшеңдә инҗир ашасаң, ди ул, өйләнерсең һәм балаң туар, байлык җыярсың.

Ирен

Төшеңдә ирен күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, адәмнең ярымы, ягъни хатыны, яисә ире, яки дусты булырсың.

Ир кеше

Әгәр дә төшеңдә ихтыярлы, ирекле ир кешене, ягъни кол булмаган ир кешене күрсәң, ул ир синең йортыңа керсә, бүлмәңә узса, яисә теләгәнчә йөрсә, бу төшең дәүләт буларак юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Ис тию

Төшеңдә үзеңне ис тиеп исергән итеп күрсәң, бер дә яхшыга булмас, зәгыйфьлеккә, зәгыйфьләнүеңә дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Исерткеч, исерү

Төшеңдә исерткеч эчеп исергәнеңне күрсәң, дөнья эшләренә күңел салырсың, денсезгә чыгарсың, кайгы һәм хәсрәт ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әмма Мөхетдин бине Гарәби: Төшендә берәү исерткеч эчеп исергәнен, исерек булуын күрсә, байлыкка ирешә, кулына хәрәм мал керә, ди.

Төштә эчү һәм исерү — хәвефтер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә хәмер эчеп исерсәң, сиңа бер солтан, ил башы ирешер һәм ачуланыр, яки кыйнар, диелә шул ук китапта.

Иснәү, ис иснәү

Төштә хуш исләр иснәү—шатлык һәм баладыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Ислемай, хушбуй

Төшеңдә ислемай күрсәң, шатлык табарсың, изгелеккә ирешерсең, кулыңа хәләл мал керер һәм яхшы хәбәр ишетеп сөенерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә ислемай күрү —яхшы хәбәр алу, галимнәр мәҗлесенә бару, саф иман ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә ислемайлар сөртенсәң, яхшыга һәм хәерлегә юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә берәүнең яки үзеңнең башыңа ислемай сипсәләр, яхшы сүзләр ишетеп сөенерсең, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.

Ит

Төштә чи итне күрү — кайгы һәм хәсрәт килү билгесе, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төштәге сарык ите — хәлләре хәвефле булу хәбәре, диелә шунда ук.

Әгәр дә төшеңдә киек ауласаң, аны тотып, итен ашасаң, кулыңа мал керер.

Төштә эт, яки көчек итен ашасаң, кулыңа шулай ук хәләл мал керүгә юралыныр.

Төшеңдә үгез итен киссәң, өләшсәң, шул шәһәрдә гыйлем иясе булырсың һәм бүтәннәргә мал өләшерсең.

Әгәр дә төшеңдә тавык итен ашасаң, хатынлыкка бер кыз алырсың һәм аның кызлыгын бозарсың.

Төштә сыер ите ашасаң, кулыңа мал керер.

Төшеңдә сарык суеп, итен ашаганыңны күрсәң, дошманыңны җиңәрсең.

Төштә кош итләрен ашасаң, кулыңа мал керер, бөркет ите төшкә керсә, мал һәм файда булыр, дип юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә күгәрчен итен ашасаң, кулыңа мал керүгә тәгъбир ителер.

Төшеңдә ана эт итен ашасаң, дошманга җиңү булыр.

Төштә бүре итен ашаган кеше өнендә кайгыга төшәр.

Төштәге сыртлан ите — көтелмәгән җирдән кулыңа мал керү ул.

Төшеңдә каплан ите ашасаң, дошманыңның малы кулыңа керер.

Арыслан итен ашасаң, дошманнарыңнан зыян күрерсең, кулыңнан күп кенә малларың китәр.

Төшендә тычкан итен ашаган кеше өнендә бер хатынның гайбәтен сөйләр.

Төшеңдә дуңгыз итен ашасаң, кулыңа явыз кешедән мал керер, яисә бер тоткыннан бурычың кайтыр, яки хәрәм мал җыярсың һәм Аллаһы тәгалә каршында гөнаһлы булырсың.

Төшеңдә итне казан, яки кәстрүл эчендә дип күрсәң, хәләл мал булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сарык суеп, итен ашасаң, ди, теләгеңә ирешерсең. Әмма төшендә сарык итен ашаганын күргән кешегә кайгы ирешер, дип белдерә.

Төшеңдә сарык итен тураганыңны күрсәң, байлык килүгә юралыныр, диелә.

Әгәр дә төшеңдә адәм итен ашасаң, гайбәт һәм юк сүзләр сөйләрсең.

Төштә кошлар итен ашау, ди Мөхетдин бине Гарәби, теләгеңә ирешәчәгең хакында белдерер.

Киек яки куян итен ашасаң, яисә бер-бер кешегә шул .итләрне ашатсаң, дошманыңнан өстен чыгарсың һәм байлыкка ирешерсең.

Төштә чи ит ашау — гайбәт ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Төштәге итләрнең барсы да — рәнҗүдер, авырудыр, диелә шушы ук китапта.

Төшкә куырган, кыздырылган ит керсә, үлемдер, шушындый итне ашау — гайбәттер.

Төштә тозлы ит күрсәң, ганимәт малыдыр.

Әгәр дә төшеңдә симез ит күрсәң, яхшы ризык буларак юралыныр.

Арык ит — көенечтер.

Төштә ит ашау, шулай ук, хәлсезләнү дип тә юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә итнең сөяге, сөякле ит күренсә, яшерен мал буларак тәгъбир ителер, кулыңа керер.

Төштә пешкән сыер итен күрсәң, хәвефтән котылу буларак юрарлар, яки ир балаң туачагы белән тәгъбир кылырлар.

Төштәге сарык ите, шулай ук, мал да булыр, әмма мәшәкате белән кулыңа керер.

Төштәге кош итләре, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ризык һәм малдыр, яки алданудыр, яисә хатын-кыз ягыннан хәйләдер.

Итек

Төшеңдә итек күрсәң, хәләл хатыныңа талак кылырсың, хәләл хатыныңны аерып җибәрерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төштә итек күрү — морадың булыр, теләгеңә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Итекче

Төшеңдә итекчене күрсәң, гадел солтан, гадел ил башлыгы буларак тәгъбир кылыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Итче

Төшеңдә итчене күрсәң, бер залим дип бел.

Төшеңдәге итче — Газраил фәрештә ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә ит чабучыны күрсәң, усал һәм начар кешеләргә иярерсең, залимнәр белән аралашырсың.

Төштә ит чапсаң, тәүбә итү тиешле, бер явыз эш башкарырсың.

Төшеңдә итче белән сөйләшсәң, явыз һәм начар кешегә очрарсың, аның белән сергә керерсең.

Үзең белмәгән итчедән төшеңдә ит сатып алсаң, шул итне өеңә китерсәң, өеңдә ызгыш һәм талаш булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә итчегә алачык төзесәң, залим булырсың.

Төшеңдә белмәгән итчене күрсәң, Газраил фәрештә булыр.

Ишек

Төшеңдә ишек башы, ягъни уңбер агачы кырылса, җимерелсә, бу — йорт иясе булыр, ул үләр, яисә бер кайгы-гамьгә чумарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә йортыңның ишеге җимерелсә, яки янса, йорт хуҗасының зәгыйфьләнүе, яисә кайгыруы ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә йортыңның ишеген күреп, аңа игътибар итеп уйлансаң, бәладән имин булырсың.

Әгәр төшеңдә йорт ишеген ачсаң, ул бикле булган исә, яхшы киңәш табарсың һәм мәслихәтең ачылыр.

Ишекләрдә пәрдәләр күрсәң, сагыш һәм көенеч белән юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төштәге ишек, йорт ишеге — озын гомерле булуың ул, диелә шушы ук китапта.

Төшеңдә кабык ишек күрсәң, хатын булыр.

Әгәр дә төшеңдә ачык ишек күрсәң, ризык ишекләре ачылуга дәлилдер.

Төшеңдә агачтан ясалган бикле ишек күрсәң, дөньяңны саклауга хөкем ителер.

Төшеңдә ишегеңнең ярылуы — кыйммәтсез һәм кадерсез булуыңдыр.

Әгәр дә төшеңдә йорт ишелеп, тузаны күтәрелсә, кулыңа мирас ирешер, мирас малын алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Ишәк

Төштә ишәк күрү — бер эштә иреңнең хәмде әйтүедер, ягъни Аллаһы тәгаләгә сөенеп рәхмәт әйтүедер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ гәрҗемәсе»идә.

Төшеңдә кыргый ишәкне күрсәң, яки ишәгең кыргый булса, сәфәреңнән файда табарсың, максатыңа ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә ишәккә атлансаң, яки аркасыннан кочсаң, көчле һәм куәтле булырсың.

Төшеңдә ишәкләрем күп икән дип күрсәң, ят кешедән теләкләрең хасил ителерләр.

Төшеңдә ишәк белән торганыңны күрсәң, маташсаң, теләгеңә ирешерсең.

Төшеңдә ишәгеңне күзсез, сукыр дип күрсәң, көтелмәгән җирдән бик күп мал килер, кайдан икәнлеген дә белмәссең.

Төшеңдә ишәгеңне симез, яисә ябык дип күрсәң, дәүләтең артыр һәм малың куәтләнер.

Әгәр төшеңдә итен ашар өчен дип ишәгеңне суйганыңны күрсәң, кәсебеңдә тизлек белән мал табарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә кыргый ишәкне суйсаң, мал һәм ганимәт булыр.

Төшеңдә әгәр дә ишәгеңә атланып утырганыңны һәм һәркайда аның өстендә йөргәнеңне күрсәң, бер мөселман җәмәгатьләреннән аерылырсың, яисә бер гөнаһка керерсең, гөнаһ кылырсың.

Ияк

Төшеңдә ияк күрсәң, ыруг, тамыр иясе булыр, ягъни нәсел ияседер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Иягең белән нәрсә булса, нәсел башы булган кешегә дә шул килер.

Ияр

Төшеңдә ат иярләсәң, атка менсәң, олылык һәм мәртәбә ирешер, барча теләкләрең хасил кылыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә иярне аттан төшерү — дәрәҗәңнән китү ул.

Иярче

Төшеңдә иярчене күрсәң, ягъни ияр ясаучыны күрсәң, туры сүзле адәм булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Иңсә

Төшеңдә иңсә күрү, ягъни кулбаш иңсәләрен күрү акрынлык һәм матурлык ул, диелә «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә

Й

Йозак

Төштә йозак күрү көч һәм куәт белән юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төшеңдә йозак күрсәң, падишаһлыктыр һәм хөрмәттер, диелә шушы ук китапта.

Төштә йозак югалтсаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, карарыңда азат булырсың.

Әгәр дә төшеңдә катлы-катлы йозаклар күрсәң, яхшы карар һәм дәүләт булыр, эшең җиңел барыр.

Төшеңдә йозак ачылганын күрсәң, барча эшләрең дә бәйләнерләр һәм тукталынырлар.

Йоклау

Төшеңдә йоклаганыңны күрсәң, уянгач, эшеңә яки эшеңдә ашыгулык булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсендә.

Йолдыз

Төшеңдә йолдыз күрсәң, карендәшең ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә йолдызны яхшы дип күрсәң, карендәшеңнән изгелек ирешер, әгәр дә явыз итеп күрсәң, карендәшеңнән явызлык килер, яисә карендәшеңә явызлык булыр.

Йолкыш

Төшеңдә йолкыш (начар, хәлсез) хайваннарны күрсәң, хурлык һәм бәхетсезлек ирешер, ди Мөхетдин бине Г арәби.

Йомырка

Төштә йомырка күрсәң, гаурәт һәм хатын-кыз булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштәге пешкән йомырка хәрәм мал буларак юралыныр.

Төшеңдәге йомырка — хатыннар булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә ботка кебек итеп пешерелгән йомырка ризыгын күрсәң, сытып, болгатып йомырка пешерсәң, шушылай пешерелгән йомырка ашасаң, кайгыдыр, сакланырга кирәк.

Йомыркалар, җенес йомыркалары

Төштәге җенес йомыркалары — дошманнарыңның җиңү, яки җиңелү юлыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Әгәр дә бер кеше төшендә ике йомыркасын да печелгән итеп күрсә, дошманнарына җиңү табар.

Төшендә берәү үзенең йомыркаларын зур булган, яки шешкән дип күрсә, дошманнары аңа зарар итә алмыйча гаҗизләнерләр.

Төшеңдә ике йомыркаңның да киселүен күрү кайвакытта кыз балаларың үлеменә һәм мәхрүм калуыңа да юралыныр.

«Йомыш үтәү», «тышка чыгу»

Әгәр дә төшеңдә бер-бер урында «олы йомышыңны үтәп», «тышка чыксаң», аннан соң үзеңне чистартсаң-өретсәң, булган үз малыңны югалтырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә «олы йомыш үтәгәндә» үз тәрәтең киемеңә, яки тәнеңә буялса, кулыңа хәрәм мал керер, ди ул.

Төшеңдә бәдрәфтә, яки кое өстенә, коега, яисә асылсыз җиргә «олы йомышыңны үтәсәң», «тышка чыккан» урының кайдалыкны белмәсәң, көтелмәгән җирдән кулыңа мал керер.

Йон

Төшеңдә сарык йонын күрсәң, яхшыга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төштә сарык йонын алганнарын күрсәң, хатын белән ир арасында дошманлык барлыкка килер.

Төштә әгәр дә бөркет йонын күрсәң, мал һәм файда ирешүгә юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә аягыңны бик тә йонлы дип күрсәң, бер малаең туар һәм бик тә олы хөрмәтләргә ия булыр,
ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә сарык йонын күрсәң, мал һәм нигъмәт булыр, ди ул.

Әмма икенче бер урында: Төшеңдә ион күрсәң, солтаннарга, ил башлыкларына һәм вәзирләргә, министрларга — мал һәм нигъмәт, фәкыйрьләр өчен — дошман, ди.

Йон эрләүче

Төштә йон эрләүчене күрсәң, сәфәр кылырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Йон тетүче

Төшеңдә йон тетүчене күрсәң, дәгъва иясе булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Йорт

Төшеңдәге йорт — иреңнең динедер, ир кешенең динедер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Бер кеше төшендә йорты җимерелгәнен күрсә, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, аңа бер кайгы ирешер.

Пыяла йортта торганыңны төшеңдә күрсәң, әҗәлең якынайган булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә бер-бер җыештырылмаган өйгә керсәң һәм дә чыксаң, дошманыңның көнчелегенә очрарсың, ди ул.

Төшеңдә йорт төзесәң, йорт салсаң, гомерең рәхәттә узар.

Әгәр дә төшеңдә йорт төзетсәң, йорт салдыртсаң, яки йортны яңа дип күрсәң, эшләрең җиңел барыр, нигъмәтең һәм дәүләтең күп булыр.

Бер кеше төшендә балчыктан, яки кирпечтән камил һәм биек итеп яңа йорт төзесә, әгәр ул фәкыйрь булса, байлыкка ирешер, сагышлы икән, тәүбә кылыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә киң һәм зур йорт эчен күрү—дөньяңның киңлеге гамәлеңнең яхшылыгы һәм юмартлыктыр.

Төштәге йортның тар урыннарын күрсәң, саранлык булыр төштәге йортның яңалыгы, балчыклы булуы — дине һәм хөкемнәрендә сагышлы булудыр, ул йортның зиннәтедер һәм дә ул йортның хатыннары, угылларыдыр.

Төшеңдәге йортнын яхшылыгы — дөньяңның яхшылыгыдыр һәм зурлыгыдыр.

Әгәр төшеңдә йорт бүрәнәләре төшсә, бер гөнаһка керерсең һәм дә газапка ашыгырсың.

Йорт бүрәнәсеннән төшеңдә төшсәң, намазыңнан төшүең һәм Аллаһы тәгаләне онытуың булыр.

Әгәр дә йорт бүрәнәләрен төшеңдә туфрак белән болганган дип күрсәң, курку артыннан кулына мал керер.

Төшеңдә йортыңның диварлары, стеналары ауса, яки аларны аударсаң, кулыңнан малың китәр.

Төштә йорт дивары ауса — тиз арада кайгы килү ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төшеңдә йортның бер диварыннан икенчесенә сикереп йөрсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчәрсең.

Төштәге йорт диварлары — олылык һәм мәртәбә, шулай ук хәләл мал булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә иске йорт диварын күрсәң, яңадан аны төзәттерсәң, олылыгың һәм дәрәҗәң артыр.

Төшеңдә иске йортның диварлары ауса, барча кайгылардан котылырсың.

Әгәр дә бер-бер хатын төшендә йорт стеналарыннан су акканын, гөрләп-чишмәләп агып төшкәнен күрсә, зур кайгы булыр, шул рәвешле бик тә күп елар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Йөз, бит

Төшеңдә йөз, бит күрсәң, мәкерле хатын булыр, яисә үз хатының мәкерле дигән хәбәрдер.

Төшеңдә солтанның йөзен күрсәң, максат һәм яхшылык, олылыкка һәм дәрәҗәгә ирешү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшеңдә йөзеңне-битеңне пешкән, яки симез дип күрсәң, куәт булыр һәм дошманыңны җиңеп, үзеңә буйсындырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә йөзеңдә бер-бер артык нәрсә күрсәң, ди ул, бай булырсың.

Әгәр дә төшеңдә үз йөзеңдә кан әсәре калмаганлыгын күрсәң, тәүбә итәргә кирәк, әҗәлең бик тә якын килгәндер.

Әгәр дә төшеңдә билгесез кешенең йөзен-битен күрсәң, хәтәрле булырсың һәм, кемнеңдер көнчелеге җитеп, бәлаләнерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, бу төшне күрүчегә саклану киңәш, ителә.

Әгәр дә төшеңдә берәр кешенең йөзен каралган дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ул кеше кяфер булыр, Аллаһы тәгалә мондый түбәнлектән саклый күрсен.

Әгәр дә төшеңдә йөзеңне тузан белән капланган, кара дип күрсәң, үлемдер.

Төштә йөзеңне ак күрсәң, иманың булыр.

Төштә кызыл йөз—дәүләт, кызыл белән аклыгы — гыйззәт, йөзеңнең сарылыгы — сырхаулык һәм авырудыр.

Төштә хатыннар ирләренең якты йөзләрен күрсәләр, мал һәм гыйззәт дип юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә йөзең өстеннән кеше йөргәнен күрсәң, ярдәмчеләрең белән корылык булыр һәм көенеч дип юралыныр.

Йөзек

Төштә йөзек күрү — ирләргә дә, хатыннарга да яхшы дип юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә алтын яки көмеш йөзек күрсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, зур байлыкларга ирешерсең һәм ил эчендә мал тотучы булырсың.

Төштә йөзек күрү — зур изгелек табу ул, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төшендә бер ир хатынында йөзек күрсә, бу төше үзенең эшләре тәмамлану билгесе булыр, шушы тәмамланган эшеннән файда һәм дәүләт бар кылыныр.

Хатыннар төшләрендә алгын йөзек күрсәләр, мал табарлар.

Төштә ирләрдәге алтын йөзекне күрү кайгы һәм хәсрәтне белдерер.

Әгәр дә төшеңдә йөзекнең ике кашы бар икән -тип күрсәң, малың артыр һәм бер карында ике улың туар.

Төштә кырылган йөзек күрсәң, зур дәрәҗә билгесе булыр.

Әгәр дә төшеңдә йөзек белән мөһер суксаң, зур дәрәҗәгә юралыныр һәм зур эшеңнең тәмам булуына тәгъбир кылыныр.

Төштә борыныңда йөзек күрсәң, яки көмеш йөзек күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, хаҗга китәрсең һәм дошманнарыңны җиңәрсең.

Кем дә кем төшендә йөзек күрсә, бай булыр һәм бер хатын алыр, ди ул.

Төштә алтын йөзек күрүне олы мәртәбәгә ирешү буларак юрарга киңәш итә.

Төшеңдә йөзегеңнең сынганын күрсәң, дәүләтең китәр.

Төштә йөзек күрүне «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» баладыр һәм хатындыр, яки кол хатын-кәнизәктер, дип юрарга киңәш итә, яисә кол хатын сатып алудыр, я бер йорттыр, яки хайван, малдыр, я вилаятьтер.

Әгәр дә төшеңдә алтын йөзек күрсәң һәм аны ирләрнең кигәнен күрсәң, ул ирләргә хурлыктыр, диелә шушы ук китапта.

Йөзем

Төшеңдә коры йөзем күрсәң, дәүләт килер.

Төштә кара йөзем күрсәң, рәнҗеш һәм мәшәкать булыр.

Чи йөзем күрсәң, һәр данәсе кадәр мал табарсың, дип белдерелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшгә йөзем җимеше күрсәң, хәрәм мал булыр һәм явыз сүзләр ишетерсең диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә йөзем суы күрсәң, яки йөзем суы эчсәң, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, бу төшең һәр җирдә сәламәт һәм имин булуыңа дәлилдер.

Төшеңдә кара йөзем җимешен күрүне монда да рәнҗеш һәм мәшәкать буларак юрарга кирәклеге белдерелә.

Төштә йөзем җимешен күрсәң, яхшылык һәм мәртәбәдер, дип аңлатыла «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Йөзем суын исә күркәм һәм бай хатын дип юрарга киңәш итә.

Төшеңдә ак йөзем җимешен күрсәң, ризыгыңның киңлеге булыр.

Әгәр дә төшеңдә йөзем җимешен ашасаң, йөзем җимешләре җитлеккән вакыт икән, хәтта кара йөзем җимешен ашасаң да, барсы да ризык буларак юралыныр. Әмма җитлегү вакытыннан алда йөзем җимешен ашасаң, сагыштыр, вакытыннан гайре чакта ашасаң, рәнҗүдер.

Төштәге йөзем тәлгәше — сагыш ул.

Төшеңдә йөзем җимеше бакчаларын күрсәң, хатының яисә хатын-кыз булыр.

Төштә яшь йөзем җимешен күрсәң, дөньяңның яхшы һәм хушлы булуынадыр.

Йөзү, йөзүче

Әгәр дә төшеңдә суда йөзсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Әгәр дә төшеңдә болганчык суда йөзсәң, кулыңа хәрәм мал зәхмәт белән керер.

Төшеңдә әгәр дә агар суга килеп төшсәң һәм аннан кабат йөзеп чыксаң, авыр бәлаләрдән иминлек белән котылырсың.

Төштә суда йөзсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бу төшең бер эшкә тотынуыңның билгесе булыр һәм куәтле имандыр. Эшнең ахыры якындыр һәм яхшы бетәр.

Йөк

Төштә йөк күрсәң, кулыңа мал керер һәм теләкләреңә ирешерсең, дип язылган «Төхфәтел-мөлек»тә.

Әгәр дә төшеңдә йөк төялгән ат күрсәң, ул бәйле торса, дәүләт килер, диелә шушы ук китапта.

Төшеңдә үзеңне йөкле, йөк күтәрүче итеп күрсәң, зур мәртәбәгә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр йөк атының йөк китерүен төшеңдә күрсәң, ди ул, биек кешеләрнең тәхет хезмәтендә булырсың.

Төштә йөк күрү куәт һәм иминлек буларак та юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Йөренү

Төшеңдә төз җирдә йөренгәнеңне күрсәң, иреккә чыгуың, бәлаләрдән котылуың дип юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә чокырда йөренгәнеңне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, авырлыклар килер, әмма ахыры яхшыга бетәр.

Төшеңдә берәр кешенең күкрәгеннән йөрәген чыгарып ашасаң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Йөрәк

Төштә йөрәк күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, хәзинә булыр, хәзинә дип юралыныр.

Әгәр дә йөрәгеңне зур икән дип күрсәң, хәзинәңнең дә зур булуынадыр, мәгәре кечкенә итеп күрсәң, хәзинәң дә аз булыр.

Төшеңдә йөрәк ашасаң, диелә шушы ук китапта, балаң тарафыннан куәт һәм файда эшләнелгәнен күрерсең.

АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

ИХЛАСТАН