Сонгы кынгырау бэйрэменэ сценарий / На последний звонок

СЦЕНАРИЙЛАР
«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” көе уй­ный. Әниләр балаларын җитәкләп залга керәләр. Кунаклар балаларны басып каршы алалар. Балалар әлеге җырны җырлый-җырлый керәләр.
Кл.җит. Хөрмәтле кунаклар, укыту­чылар, кадерле балалар 10 ел элек менә шушы балаларны, 15 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулла­рына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып,  бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге  көндә! Алар янында әниләре кечкенә генө булып калганнар. Бүген минем  балаларымның бәйрәмнәре – соңгы кыңгырау! Мин аларны чын күңелдән котлыйм һәм зур уңышлар телим!
Килгән кунаклар тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.
1 ук. Тәүге звонок белем ачкычларын
Балаларның бирә кулына.
Соңгы звонок башлап алып чыга
Һәр яшьлекне тормыш юлына.
2 ук. Ун ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
“Последний бой” көенә җыр яңгырый:
Без бик күптән, без бик күптән ял ит­мәдек шул,
Безнең ял өчен вакытыбыз булмады:
Фән нигезләрен өйрәндек без бик тырышып,
Һәм, ниһаять, сынаулар ахыры.
Кушымта:
Тагын әз генә түзик, дустым,
Ул бик моңсу — соңгы кыңгырау.
Беренчегә барыр идем
Тотынып әнинең кулына.
Соңгы тапкыр яңгырый көмеш кың­гыраулар,
Рәхмәт сезгә, мәктәп һәм остазлары­быз.
Безне моннан олы тормышка очыралар,
Без сезнең өметләрне акларбыз.
Кушымта.
3 ук. Гел исемдә килүем мәктәбемә,
Сөеп безне алып кердегез.
Шуннан бирле Сез күпме балага
Армый-талмый белем бирдегез.
Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә
Агач яфрак ярган шикелле.
Ә балалар киткәч моңайдыгыз,
Шушыдыр, дип, гомер үтүе.
4 ук. Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,
Чәчләрегез иртә агарса да.
Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,
Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.
Яшәгез Сез әле озак-озак,
Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.
Безнең юлда якты маяк булып,
Ерактан яктыртып торыгыз.
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла.
Фәннәргә багышланган шигырьләр: (һәр укучы 1 фәнгә багышланган шигырь укый)
Рус телен без өйрөнөбез-
ЕГЭ мәҗбүри, чөнки.
Тормыш итә башлагач та
Кирәк булырга мөмкин.
Әдәбиятка керәбез дө,
Әсөр- шигырь укыйбыз.
Моны ничек сөйләрбез, дип,
Уйлыйбыз да уйлыйбыз.
Чит илгә чыгып китсәк тә
Без югалып калмыйбыз.
Инглиз телен өйрәнәбез,
Бик тырышып укыйбыз.
5кә 5не кушарга,
Логарифмны табарга
Өйрәтәләр
Алгебрада, алгебрада.
Тапкырларга, бүләргә,
Тамыр асты эзләргә
Өйрәтәләр
Алгебрада, алгебрада.
Без интернет челтәрендә
Балык кебек йөзәбез.
Бөтен җиргә керәбез дө,
Чыгалмый интегәбез.
Тарих, җәмгыять белеме-
Калдырма бу дәресне.
Бар үткәнне белеп торсаң,
Булырсың киләчәкле.
Химияне укыганда
Реакцияне аңлыйбыз.
Практик эштә ни булса да
Шартлатмыйча калмыйбыз.
Ньютонның өч законын да,
Архимед сүзләрендә
Барысын да өйрәтәләр
Физика дәресендә.
Дөнья картасына карап
Без Күкшелне табабыз.
Географияне белгеч,
Бер җирдә югалмабыз.
Спортзалга йөгереп без керәбез,
Йөгереп чыгабыз чыкканда.
Физкультура фәне дө кирәк бит
Олы юлга аяк басканда.
Кисәбез дө, кагабыз да,
Ни дә булса төзибез.
Хезмәт дәресе үткәнен
Беркайчан да сизмибез.
ОБЖ фәнен укыгач,
Юлда дөрес йөрибез.
Урманда да югалмыйбыз-
Солдат кебек үзебез.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмә­тебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омты­луыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! Безнең истәлегебез итеп кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алуыгызны үтенәбез, (укытучыларга, мәктәп хез­мәткәрләренә бүләк тапшыру)
(Моңлы көй уйный)
Кысып җитәкләдем дө мин әни кулын,
Мәктәп бусагасын атладым…
Шушы адым мөһим булганлыгын
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
“Тырыш, укы!”- дип өндәде әни,
“Тырышам,”- дип кемне алдадым???
Үз-үземне алдап йөргәнемне
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Галим булсын, дип, тырышты укы­тучым,
Әни исә янда атлады.
Бөтен авырлыкны өни күтәргәнен
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Авыр минутлар да җиңел булып калды,
Җил-давылдан өни каплады.
Кеше булыр өчен әни кирәклеген
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Мин күп белдем хәзер, күп аңладым
Әти-әни сүзен тыңлармын…
Ләкин әни булу зур эш икәнлеген
Әти булгач кына аңлармын… (автор: Нияз Галимзянов. Күкшел авылы)
1 ук. Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дө бүген яннарыбызда сөекле әниләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы — Шатлыкларыбыз­ны үзенекеннән дө артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Кадерле, сөекле әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән тәннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннөрегездө безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез… (Әниләргә чәчәк бирәбез)
«Одинокий пастух” көе яңгырый. Ике укучы Равилә апа (1нче укытучы) янына барып, аны ике яктан җитәкләп класс янына алып киләләр. Бу вакытта бер укучы шигырь укый:
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм — әнкәм белән янәшә
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә, шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп, каушап калуым.
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы…
Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
 Кыенлыклар килсә, әле дә ул
Бирешмә!- дип, гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
1нче укытучыга рәхмәт сүзләре: Хөрмәтле Равилә апабыз! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язар­га, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бир­дегез. Шук-шаян, күзләре янып тор­ган, уйлары уенда булган 15 баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыш­тыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең бе­ренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!
Класс җитәкчесенә рәхмәт сүзләре: Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җи­тәкчебез Әлфия апа! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чык­кан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сез­нең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлы­кларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дө, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакыт­ларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле Әлфия апабыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар те­либез. (сыйныф җитәкчесе котлавы) Безнең бүгенге бәйрәм көнендә 1 нче сыйныф укучыларына да әйтер сүзебез бар. Мәктәбебезнең эстафетасын без алар кулына тапшырабыз.
Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы-барыбер.
Тар булса да, яңа сукмак яса,
Аны зурайтучы табылыр.
Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр
Безнең бөек Татар илендә!
“Голубой вагон” көенә җыр яңгырый:
Безнең соңгы елыбыз бетә инде,
Мәктәп тормышы артта кадды.
Барыбыз бер гаилә булып яшәдек,
Уңыш гел янда атлап барды.
Кушымта:
Беренче сыйныфлар,
Барысы да алда,
Сезнең өчен өле
Яңа таң атар!
Тырышып укыгыз,
Тәртипле булыгыз,
Барыгыз да сезнең
Үз юлын табар!
(Көй дәвам итә, без беренче сыйныфлар­га шарлар өләшәбез)
Безнең алда олы сы­нау тора,
Без торабыз юллар чатында,
Безнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Без укыган шушы мәктәпләрдән
Укып чыккан күпме белгечләр!
Алар саны артыр безнең белән,
Безне көтә алда күп эшләр.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, дустым, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
“Фабрика звезд” көенә мәктәпкә ба­гышланган җыр яңгырый:
Безнең мәктәп шундый әйбәт
30 ел белем бирә.
Шушындый яхшы мәктәпләр
Районга күбрәк кирәк.
Борчулар да бар, әлбәттә,
Аларсыз яшәп булмый,
Ләкин без утырткан гөлләр
Һаман да әле сулмый.
Кушымта:
Яңгырый соңгы кыңгырау,
Яңгырый, ул тынмый,
Мәктәпсез яшәп булмый.
Укучы өчен барысы да,
Берни дә жәлләмиләр:
Бирәләр белем һәм ашау,
Акча гына бирмиләр.
Нәрсәгә соң безгә акча,
Шундый белем булганда,
Уку йортларына керсәк,
Артыр белем тагын да.
Кушымта.
Студент булмадык өлегә,
Тик укучы да түгел.
Мәктәбем, мин синнән киткәч
Сагыныр сине күңел.
Олы юлдан без барырбыз-
Күрсөттегез сез аны.
Күк йөзендә балкытырбыз
Без яңа йолдызларны.
1 ук. Агым судай челтерәшеп
Үтте мәктәп еллары,
Озатып калды безне җәйгә
Көмеш кыңгыраулары.
Сау бул, мәктәп, сентябрьдә
Көтмә зарыгып безне –
Төрлебез төрле җирләрдә
Каршыларбыз бу көзне.
Сабыр итче бераз, вакыт,
Үтми торсын еллар да.
Җыелсыннар унберләр дә
Кыңгырауны тыңларга.
Аның соңгы чыңлавы,
Хушыгыз, мәктәп еллары.
Аерылышуны сизеп
Чыңлый күңел кыллары.
“Школа, школа, я скучаю» (Сливки) (кыз­лар башкаруында)
Школьный двор и смех подружек,
Самый чистый, самый звонкий,
И бегут по теплым лужам
Босоногие девчонки.
И уже других качают
Наши школьные качели.
Школа, школа, я скучаю,
Как мы быстро повзрослели…
Припев:
А записки с голубками
Все летят ко мне из детства,
Беспокоят мою память,
Никуда от них не деться.
Я своих подружек школьных
Иногда еще встречаю.
Оказалось, это больно…
Школа, школа, я скучаю
Мы учились, мы влюблялись,
И с тобой делили тайны.
Эти 10 лет промчались,
Прозвенел звонок прощальный.
В сентябре откроешь двери
Ты совсем другим ребятам.
Школа, школа, я не верю,
Что прошло все без возврата…
Припев.
И звонок звенит украдкой,
На душе моей истома.
Я за чистую тетрадку
В сентябре усядусь дома.
Напишу, о чем мечталось
Всем, кто был со мною рядом.
Школа, школа, я скучаю
По тебе и по ребятам.
Припев.
11ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Моңлы көй уйный. 11нче сыйныф егете кыңгырау тоткан 1нче сый­ныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый:
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар телеп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Бир кулыңны, дустым,
Ерак юлга чыктык,
Тау артында болыт аллана.
Безнең юллар бара
Ерак офыкларга,
Офыктагы серле таңнарга.
Ямансуда кебек,
Аерылуны белеп,
Урамнарны җырлап бер урау.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
(Кыңгырау яңгыраганнан соң)
Яңгырады кыңгыраулар соңгы,
Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.
Артта хәзер, артта инде бары…
Мәктәп еллары арттан елап калды.
Артта калды дөрес калдырулар,
Шактый-шактый шуклык-шаярулар,
Гашыйк булып яшерен янулар,
Укып кршми оятка калулар…
Артта калды бар да инде болар.
“Саубуллашу вальсы”н җырлап чыгып китәләр…
ГАЛИМЗЯНОВА Әлфия Ильдаровна
Кукмара районы Мәчкәрә мәктәбенең I квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы.

ИХЛАСТАН