Оклау, уклау
Тоштэ оклау (уклау) куру. Тоштэ уклау күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Олуг зат
Төшеңдә олуг затларны күрсәң, хаҗ кылуга мөмкинлегең ачылыр, дәүләткә ирешерсең, рәхәт тормыш кичерерсең, бер балаң туып, шул балаңнан сөенерсең, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә олуг кешенең ашап утырганын күрсәң, аның җаны өчен садака бирергә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Он
Тоштэ он куру — хәләл мал кулга керүгә һәм очсызлык булуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Ибне Сирин әйтер: Төшендә он күргән кешегә бер олы файда ирешер һәм аның ризыгы чиксез булыр, өмете зур булган ирдән кулына мал керер.
Төшеңдә тегермәндә он тартсаң, мәртәбәле кеше ягыннан кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге бодай оны, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, мал җыю һәм яхшы хатындыр.
Орлык
Төштәге орлыклар һәммәсе — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Тоштэ орлыклар куру, алар яшелчә орлыклары булсалар, мактаулы балаларың күп булыр.
Орышу
Төштә орыш-талаш күрү — гайбәттән телеңне тыярга кирәклегенә ишарәдер, юкса бәлагә очрарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Оча сөяге
Төшеңдә малның оча сөяген ашасаң, хуш тереклек һәм гыйззәт булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Очкыч
Әгәр дә төшеңә утырып оча торган очкыч керсә, очу өчен файдаланыла торган әйбер булса, яхшыга юралыныр
һәм рәхәтлек килер.
Төшендә бер кеше очкычта, очкыч коралда очса, ул кешенең олылыгы һәм ахирәт көне яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» дигән тош юрау китабында.
Очу
Әгәр дә төшеңдә һава йөзендә кош кебек очсаң, бер хатын үзеңә иш булыр, күп маллар кулыңа керер.
Бер җирдән икенче урынга очып сикерсәң, сәфәргә барырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.Төшеңдә үзеңне күктә очучы итеп күрсәң, вилаять һәм дәрәҗә булыр.
Ибне Сирин әйтер: Әгәр үзеңне күктә очучы итеп күрсәң, ерак сәфәргә барырсың.
Әгәр дә төшеңдә күктә очсаң һәм туры өеңә чыксаң, әмма килеп җитмәсәң, тәүбә итәргә кирәк, әҗәлең якын килгәндер, әгәр дә туры өеңә чыксаң һәм түбәңә төшсәң, иңсәң, хаҗга сау-сәламәт барырсың.
Төштә һавада очуны Мөхетдин бине Гарәби дә сәфәргә бару буларак юрарга киңәш итә. Әгәр дә төшеңдә очып, агачка төшсәң, кунсаң, бөек адәмнәр белән аралашырсың.
Төшеңдә күкләргә очсаң, хаҗга барырсың.
Әгәр дә төшеңдә очып барган чагыңда җиргә төшсәң, хатының булса, аерырсың, яшь хатын алырсың.
Төшеңдә очып, күкләрдә утырсаң, бай булырсың.
Әгәр төшеңдә күктә кош кебек очып йөрсәң, теләгеңә ирешерсең.
Төшеңдә очып барганда фәрештәләргә очрасаң, диндарлар белән сөйләшерсең.
АЛФАВИТ БУЕНЧА ТӨШЛӘР
Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).
Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.
Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.